Самара өлкәсендә Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итәчәкләр

Агымдагы ел Татарстанда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Билгеләп үтәргә кирәк, шул сәбәпле Татарстан Республикасында гына түел, Самара өлкәсендә дә бу

БӘЙЛЕ
2011 Апр 04

Агымдагы ел Татарстанда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Билгеләп үтәргә кирәк, шул сәбәпле Татарстан Республикасында гына түел, Самара өлкәсендә дә бу вакыйгага багышлап чаралар үткәрелә.

Самараның Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуына багышланган «Татар балалары җырлый» дип аталган зур тамаша узачак. Аны Самара шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте үткәрә.

Тамашачыларны Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фәтхи, Татарстан дәүләт җыр-бию ансамбле артистлары Сания Фәйзуллина һәм Григорий Сергеев чыгышлары көтә. Әхмәт Кәримов баянда уйный.

Тамашачылар Похвистнево районының Подбельск авылы урта мәктәбе, Самара шәһәренең «Яктылык» һәм башка мәктәпләре укучыларының чыгышларын караячаклар. «Нур» мәдрәсәсенең мөгаллиме Сәйфетдин хәзрәт Нурсәлимов вәгазь сөйлиячәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе