Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә,3 апрельдәТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов борынгы Болгар шәһәрендә төзелеш һәм реставрация корылмаларында булды.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Алар иң беренчеләрдән булып Елга вокзалын карады. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, әлеге объектка 270 миллион сум акча бүленгән, аның 264 миллион сумы үзләштерелгән инде. Төзелеш эшләре 2011 елның ноябренә тәмамланыр дип көтелә.
Төзелеш эшләре узган ел азагында башланган Истәлек билгесе кунаклар танышкан чираттагы объект булды. «Истәлек билгесе 2011 ел ахырында файдалануга тапшырылачак, — дип хәбәр итте «Грань» ҖЧҖ директоры Леонид Анисимов. — Объектның беренчел бәясе 150 миллион сумга якын тәшкил итә». Ул билгеләп үткәнчә, Истәлек билгесен төзү эшләре салкыннар аркасында бер айга туктатылган булган, тулаем алганда исә «барысы да билгеләнгән темпта бара».
Алга таба Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Җәмигъ мәчетендә һәм Көнчыгыш мавзолейда булды. Республика башлыгына саклану корылмаларының эскизларын күрсәттеләр, аларны Җәмигъ мәчете һәм Хан сарае өстендә торгызу күздә тотыла. «Саклану корылмаларыннан башка мөмкин түгел», — диде Татарстан Президенты.
Шуннан соң кунаклар реставрация эшләре алып барыла торган Кара пулат һәм Кече манараны карады, аларда төзелеш эшләрен май урталарында төгәлләү күздә тотыла. Президент шулай ук палаткалы лагерь кору урынында булды. Республика башлыгына үрнәк сыйфатында махсус матраслар һәм җыелмалы урындыклар белән җиһазландырылган 5 палатканы күрсәттеләр.
Аннары делегация әгъзалары Болгар мәчете комплексын (анда мәдрәсә дә булачак) карады. Мәчеттә төзелеш эшләре быелның ахырында төгәлләнәчәк. Р.Миңнеханов мәчетнең матур архитектуралы булуын билгеләп үтте, шулай ук бинаның проектына уңай бәя бирде.
Икмәк музеенда да зур күләмдә эш башкарылган. Президентка тимерче алачыгын күрсәттеләр, биредә мич эшли инде һәм тимер чүкергә мөмкин.
Президент шулай ук остаханәне, сәүдә рәтләрен, ресторанны, төзелеш эшләре алып барыла торган тегермәнне карады. Әлеге объектта төп эшләр инде май ахырында ук төгәлләнер дип көтелә.