“Инфо-Ислам” мәгълүмат агентлыгына ике ел тула

Апрель аенда «Инфо-Ислам » агентлыгына ике ел тула. Бу вакыт аралыгында без үз укучыларыбызның күңелләрен яуларга омтылдык һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бу теләк чынга ашып

БӘЙЛЕ
2011 Апр 04

Апрель аенда «Инфо-Ислам » агентлыгына ике ел тула. Бу вакыт аралыгында без үз укучыларыбызның күңелләрен яуларга омтылдык һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бу теләк чынга ашып бара. Ресурсны кулланучылар саны артканнан-арта һәм без моңа бик шатланабыз. Ике ел дәвамында агентлыгыбызның эшчәнлеген бер дә туктатмадык, шуңа күрә бүгенге көндә безнең шактый гына яңалыклар, теологик һәм аналитик мәкаләләр архивы тупланган.

Эшчәнлегебездә без традицион кыйммәтләр нигезендә мөселманнарны берләштерү, экстремизмга һәм радикаль агымнарга каршы торуны максат итеп куйдык. Ислами илаһият фикернең үсешенә булышлык күрсәтү; Россиядәге мөселман инфраструктурасының үсеше турында сөйләү; кергән һәрбер кеше Ислам диненең асылын күрә алуы; кулланучыларның Россия һәм Татарстанда мөселман берләшмәсенең ничек итеп үсүе турында таныша алулары-болар ресурсның төп бурычлары булып тора. Мәгълүмат агентлыгының соңрак чыккан татарча tatar-islam.ru юрамасы да шулай ук үз укучыларын таба бара.

Ресурсларны төзегәндә шундый кыска вакыт аралыгында абруйлашуыбызны, көндәлек укучылар формалашуын без уебызга да китерә алмадык. Без моны бик зур казаныш дип уйлыйбыз һәм киләчәктә дә бу юнәлешне үстерергә ниятлибез.

Бүгенге көндә Аллаһ ярдәме белән безнең берләшкән редакция 4 зур мәгълүмати проект алып бара: «Ислам info», «Восточный маркет» газеталары, «Инфо Ислам» һәм «Татар Ислам» мәгълүмат агентлыклары. Алар барысы да «Ислам info» медиа-төркеменә берләшкән.

«Ислам info» медиа-төркеменең генераль директоры

Илдар Баязитов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе