Фәтвалар чыгару буенча бердәм халыкара секретариат оештырылачак

Мисырның баш мөфтие Али Җума ислам галимнәре һәм мөселман халкы арасында фикер каршылыклары килеп чыкмау нияте белән Фәтвалар чыгару буенча бердәм халыкара секретариат оештырырга тәкъдим

БӘЙЛЕ
2011 Апр 01

Мисырның баш мөфтие Али Җума ислам галимнәре һәм мөселман халкы арасында фикер каршылыклары килеп чыкмау нияте белән Фәтвалар чыгару буенча бердәм халыкара секретариат оештырырга тәкъдим итте. Ул инде кайбер мөселман илләренә мондый тәкъдимнәр дә җибәргән (Судан, Сүрия, Кувәйт, Иордания, Аман, Босния).

Җиддәдә Фикһлар буенча Ислам академиясе, Һиндстанның ислам фикһлары буенча ассамблеялары, Индонезиянең Ислам үзәге, Кувәйтның Халыкара ислам үзәге һәм башка оешмалар бу тәкъдимгә уңай җавап кайтардылар.

Фәтва чыгарыр алдыннан бу проект кысаларында төрле ил галимнәре иң элек каршылыклы сораулар буенча тикшеренүләр үткәрәчәкләр һәм үз фикерләрен бер-берсе белән яраштырачаклар.

Билгеләп үтик, ислам галимнәре һәм мөселман халкы арасында фикер каршылыклары килеп чыгуы зур игътибарга лаек. Тарихтан күренгәнчә, мондый каршылыклар мөселманнар арасында бәрелешләр китереп чыгарган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе