Франция Президенты Николя Саркози илдә исламның роленә багышланган дебатлар үткәрергә тели. Күпсанлы халык һәм Франциянең югары дини эшлеклеләре моңа каршы тора, чөнки бу социаль киеренкелекне көчәйтергә мөмкин. Католикларның, протестантларның, православие христианнарының, яһүдләрнең һәм мөселманнарның әйдәп баручы вәкилләре «бездә бара торган тынычсыз вакытта бу бары тик буталчык кына китерергә мөмкин» дигән фикер белдергән гариза чыгардылар.
Тик дебатчылар бу чараны Франциянең югары җәмгыятькә хас сыйфатларын, традицияләрен карау һәм мөселманнарның гореф-гадәтләрен яраштыруга юнәлдерелгәнен әйтәләр, дип хәбәр итә arabnews.com.