Доктор Мәлик Шаһ Йосыф җитәкчелегендәге 4 кешелек делегация

Алдан әйтелгәнчә, 29-30 мартта Казанда «Мөселман иҗтимагый оешмаларның Россия Федерациясе һәм чит илләр территорияләрендә үсеше өчен булган очрашу» дигән тема

БӘЙЛЕ
2011 Мар 31

50,16 KbАлдан әйтелгәнчә, 29-30 мартта Казанда «Мөселман иҗтимагый оешмаларның Россия Федерациясе һәм чит илләр территорияләрендә үсеше өчен булган очрашу» дигән тема ниятеннән зур җыен узды. Очрашуны Ислам банкы үсеше вәкилләре, ТҖ МДН һәм РИУ әзерләделәр. Анда Доктор Мәлик Шаһ Йосыф җитәкчелегендәге 4 кешелек делегация чыгыш ясады.

Очрашу максаты булып, төрле рухи идарә вәкилләрен Ислам банкына проектлар әзерләргә өйрәтү тора. Чарада Украина, Эстония, Латвия, Дагыстан, Россиянең үзәк регионнары һ.б. -җыенысы 20 якын кеше катнашты. Үзәк булып «Белем бирүче программаларның процентсыз кредиты» һәм «Хәйрия проектлары» дигән темалар торды.

Бүген Доктор Мәлик Шаһ Йосыф җитәкчелегендәге 4 кешелек делегация «Сөләйман» мәчетенә килде. Билгеле булганча, «Сөләйман» мәчете Казанда хәйрия эшләре белән танылган мәчетләрнең берсе булып тора.

Мәчет имамы Илдар хәзрәт Баязитов, үз чиратында, кунакларга бу гыйбадәтханә әһелләренең эшчәнлеге хакында бәян итте. Ул мәчет каршында эшләп килүче күрмәүчеләр өчен булдырылган китапханә, «Нур» нәшриятен күрсәтте.

«Менә монда шулай ук «Ислам инфо» медиа төркеме урнашкан. Күптән түгел «Восточный маркет» газетасын чыгардык. Аннан алган керемнәр барысы да «Сөләйман» мәчете каршында урнашкан тернәкләндерү үзәгендә укыган инвалидлар өчен.

Бу курсларга килгән шәкертләр Луи Брайль системасы буенча изге китапны-Коръәнне укырга, әйберләр ярдәмендә йөрергә, компьютердан файдалану серләренә төшенәчәк. Казанның «Сөләйман» мәчете каршындагы сукырларны тернәкләндерү үзәге Россиядә бу өлкәдә уңышлы эшләп килүче оешмаларның берседер. Соңгы вакытларда Чечняда да мондый тернәкләндерү үзәген төзергә ниятләүләре билгеледер.

Бу юлы курсларга Татарстанның төрле районнарыннан килгән хатын-кызлар кабул ителде. Шулай ук Башкортстаннан, Дзержинск һәм Екатеринбург шәһәрләреннән килгән шәкертләр бар», — дип сөйләде хәзрәт.

Кунаклар монда укыган шәкертләр белән танышты, дәресләрдә утырып чыкты, яшәү шартлары белән кызыксынды, тернәкләндерү үзәгенең ихтыяҗлары белән танышты. Алар бу курсларның түләүсез икәнлеген белгәч, исләре китте һәм ярдәм итәчәкләрен белдерделәр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе