Алабуга “Шәкерт”ләре белән очрашу

29 март көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге Алабуга шәһәренә сәфәр кылды. «Алтын урта» мөселман татар

БӘЙЛЕ
2011 Мар 31

29 март көнне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге Алабуга шәһәренә сәфәр кылды. «Алтын урта» мөселман татар яшьләре җәмгыяте Казан федераль (Идел буе) университетының Алабуга филиалы студентлары белән очрашты. Университет бинасында узган очрашуда Казаннан килгән кунаклар — ТҖ МДНнең яшьләр белән эшләү бүлегеннән Айнур Солтанов, Ләйсән Фәтхетдинова, Нияз Сабирҗанов һәм шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Идел» журналының бүлек мөхәррире Рүзәл Мөхәммәтшин катнашты. Яшьләр белән күрешү өчен Алабуга районы һәм шәһәре мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Ясәвиев тә килгән иде.

Килгән кунаклар Алабуга шәһәре студентларын «Алтын урта» эшчәнлеге белән таныштырды, мөселман яшьләре белән эшләү нечкәлекләре хакында фикер алышты, Идел буе төбәгендә формалашкан традицион ислам, хәнәфи мәзһәбенең бүгенге көндәге әһәмияте турында сүз алып барды. Соңыннан катнашучыларның сорауларына җавап бирелде.

Очрашу өч этапта үтте. Беренчесе — актлар залында узган очрашуда яшьләр өчен булган гомуми мәсьәләләр — тел, милләт проблемалары, яшьләр тормышы турында сүз барды. Икенче этапта әдәбият, сәнгать, «Шәкерт» әдәби берләшмәсе белән танышу узды. Алабугалыларның шигырьләре, җырлары тыңланды. Рүзәл Мөхәммәтшин үзенең шигырьләрен укыды, студентларның сорауларына җавап бирде. Өченче этап — читтән торып уку бүлегендә укучы район-авыл имамнары катнашында үтте, биредә аларның сорауларына ТР МДНнең яшьләр белән эшләү бүлеге әгъзалары җавап бирде.

Татарстан Республикасы мөселманннары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге әлеге очрашуны оештыруда башлап йөргән «Шәкерт» түгәрәге җитәкчесе Резилә Минһаҗевага үзенең киң рәхмәтен белдерә. Гөлия Садыйкова мөхәррирлегендә дөнья күрүче «Шәкерт» газетасына киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар тели, дип хәбәр итә ТҖ МДН.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе