29-30 мартта Казанда «Мөселман иҗтимагый оешмаларның Россия Федераөиясе һәм чик илләр территорияләрендә үсеше өчен булган очрашу» узды. Очрашуны Ислам банкы үсеше Делигациясе, ТР МДН һәм РИУ әзерләделәр. Анда Доктор Малик Шах Юсуф җитәкчелегендәге 4 кешелек делегация чыгыш ясады.
Очрашу максаты — төрле рухи идарә вәкилләрен Ислам банкына проектлар әзерләргә өйрәтү. Чарада Украина, Эстония, Латвия, Дагестан, Россиянең үзәк регионнары һ.б. җыенысы 20 якын кеше катнашты. Үзәк булып «Белем бирүче программаларның процентсыз кредиты» һәм «Хәйрия проектлары» дигән темалар торды.