Түбән Новгородта ислам лекцияләрен онлайн-трансляцияләү өчен система эшкәртелә

ТН МДН ислам лекцияләрен онлайн-трансляцияләү өчен система эшкәртә. Мондый системаны оештыру теләген шәһәрнең яшьләре белдерде. Түбән Новгород

БӘЙЛЕ
2011 Мар 31

ТН МДН ислам лекцияләрен онлайн-трансляцияләү өчен система эшкәртә. Мондый системаны оештыру теләген шәһәрнең яшьләре белдерде.

Түбән Новгород шәһәренең татарлар җирле милли-мәдәни автономиясе рәисе Равил Сәйфетдинов сүзләренчә, соңгы араларда яшьләр еш кына ислам белән кызыксына башлады. «Социаль челтәр кысаларында мөселман яшьләре дөньяда булган ислам хәбәрләре белән кызыксына, ТН МДН дини эшлеклеләренең лекцияләр белән чыгуларын сорыйлар. Түбән Новгород мөселман яшьләре яңа дәрәҗәгә күтәрелде, без бу дәрәҗәне сакларга һәм үстерергә тырышырбыз»,- ди Р.Сәйфетдинов.

Яңа технологияләр ярдәмендә лекция тыңлаучылар үзләренең белем дәрәҗәләрен арттыра алалар. Лекцияләрне тарихчылар, этнологлар, имамнар, политологлар алып барачак. Онлайн-трансляцияләр ярдәмендә лекцияләрне ешрак бирү мөмкинлеге ачыла, шул сәбәпле тыңлаучыларның кирәкле белем алу мөмкинлекләре арта барачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе