Бик популяр булган шоумен, чын халык артисты, телевидение һәм юмор йолдызы, җырчы Җәвит Шакиров “Ярдәм” мәчетендәге бәйрәмнәр оештыру бүлегенә соклануын белдерде.
“Кунаклар исеменнән генә түгел, артистлар исменнән дә бик нык итеп рәхмәт әйтәсем килә Сезгә! Өстәлләр бик мул, хезмәт күрсәтү бик уңайлы булды. Күз каршындагы официант кызлар гел эшләп кенә тордылар. Сездә никах укытулары белән, Максим һәм Алсу, аларның ата-аналары бердә ялгышмаганнар! Киләчәктә дә уңышлар Сезгә! Алга таба кунаклар еш булыр, диеп уйлыйм, чөнки бик яхшы эшлисез!” – диде Җәвит Шакиров.