Әнкәй, мине моңнар көйләп
Йоклат әле бишегеңдә.
Бүген никтер сабый булып
Тибрәләсе килә менә.
Читтә торсын онытылып
Шаулы тормыш мәшәкате.
Артта калсын авырлыклар,
Тибрәт әле, әни, мине.
Дөнья тулы бу сагышлар
Урап алган җир йөзен.
Кайчак ишелә авырлыклар
Яшәү өметен өзеп.
Өмет әзелгәндә бу тормышка
Кайтарасың һәрчак, син, әни.
Юатасың үскән балаңны да
Балам, диеп, көйли-көйли.
Бишек тавышы кирәк бүген,
Бик сагындым, юксындым.
Хәле киткән йөрәгемә
Яңадан көч бирер идең.
Әнкәй, мине моңга көйләп
Йоклат тылсымлы бишектә.
Бар дөньямны онытып, тынып,
Бишек җырын ишетәсем килә.
Чулпан Габделганиева.