Әтрәч авылы тарихы һәм тирәсе

Тәтеш районында бик данлыклы Әтрәч авылы бар. Якында урнашкан Зур Тархан каберлеге һәм шәһәрлеге, Богдаш һәм Зур Әтрәч тарихи һәйкәлләре комплексыннан илебез археологлары да табылдыклар тапкан. 

БӘЙЛЕ
2024 Ноя 19

 

 Тәтеш районы Әтрәч авылының “Шәфкать Шәриф” калкулыгы бик данлыклы булып тора. 

Татарстандагы Тәтеш районы Әтрәч авылының “Шәфкать Шәриф” калкулыгында татар мөселманнарының җыеннары да уза.

Күп гасырлар элек Болгар дәүләтенең князьлек үзәге булып торган хәзерге Зур Әтрәч авылында укулар үз вакытында күренекле драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин (1935-2012) катнашында уза иде. Аның ярдәме белән Борынгы Болгар дәүләте чорыннан безнең көннәргә ирешкән зират койма белән әйләндереп алына. Халык шушы җирлектә урнашкан Шонгат каласының борынгы зиратын зиярәт кыла, бабаларыбыз рухына дога да кыла. Бу чараларны оештыруда төбәкне өйрәнүче җирле тарихчы, күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән Мөнир Вәлиев зур тырышлык күрсәтеп килгән.

Якында урнашкан Зур Тархан каберлеге һәм шәһәрлеге, Богдаш һәм Зур Әтрәч тарихи һәйкәлләре комплексыннан илебез археологлары да табылдыклар тапкан. 

 Казанда 1906 нчы елда Галиәсгар Камал мөхәррирлеге һәм наширлегендә чыккан “Азат” газетасында (30 нчы март, 6 нчы апрель саннары) танылган татар тарихчысы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гайнетдин Әхмәров (1864-1911) биргән мәгълүматлар: “Тәтеш өязенең Әтрәч каръясендә Болгар заманнарыннан калган бер иске зират бар, шунда алты йөз еллар мөкаддәм куелган (20-25 кадәр) язулы ташлар да бар. Ихатасы юк, ташларның бәгъзесе авып ята, бәгъзеләре сынгалап, берничә еллар мөкаддәм араларын сукалап, иген дә чәчкәннәр иде, шул сәбәпле бер баруыбызда бәгъзе ташларны күрер өчен иген арасыннан эзләп таптык, икенче мәртәбә баруыбызда такыр басу иде. Шул зират өстендә Әтрәч каръясенең сыер-сарык көтүе йөргәнен күрдек, бәгъзе хайваннар ташлар арасына ятканнар, бәгъзеләре ташка ышкылып торалар. Хайван йөргән сәбәпле, зират өстендә тирес тә күрелде. Шунда бер карт көтүчедән сорадык: "Ник болай хайван йөртеп, зиратны кадерсез итәсез?" — дип. "Йөртәбез шул инде, йөртмә дип әйтүче дә юк", — дип җавап бирде. Дәхи зиярәт кылырга килүчеләр хакында сораштык. "Килүчеләр була, кичә дә бер пар ат белән килеп, Коръән укып киттеләр, ләкин белеп булмый, әллә кеше, әллә фәрештәләр булды — Ходай белсен. Мин сезне дә танымыймын, миңа сез дә әллә кем", — диде. Бу ташлар элегрәк бик күп булган имеш, ләкин мөселманнарның илтифатсызлыгыннан күбесен якындагылар урлап ташыган, диләр. Шуннан ерак түгел Җанбакты дигән урыс авылының кәнисә ишеге төбендә ике язулы таш бар, берсен язып та алган идек, 665 ел мөкаддәм язылган. Дәхи Каратун дигән урыс авылында бер язулы ташны барып карадык, ул да шул Әтрәч зиратыннан алынган булырга кирәк. Бу зират Болгар дәүләтендә булган бер зур шәһәр зираты булса кирәк, чөнки бер каръя әһеле генә бу кадәр алты йөз елларга түзәрлек зур вә яхшы ташларны куя алмас иде, дип күңелгә килә. Шул тарафтагы мөселманнарның хәбәре буенча, бу урында ике мең өйле Шоңгаты шәһәре булган, имеш. Бу шәһәрнең халкы болгарлар белән (ягъни пайтәхетләре булган Болгар шәһәренең мөселманнары белән) кыз алышып, кыз бирешеп йөргәннәр, диләр. Шунда шәһре Болгарга йөргән тугры юлларын да күрсәтәләр. Бу зиратның якынында күп болгар нәрсәләре дә табыла, хосусан "әзгәри" дип атала торган болгар тәңкәләре, элегрәк, Болгар заманында, акча урынына йөртелгән көмеш кисәкләре дә күп табылган. Бу зиратның якынындагы ике Әтрәч каръясенең мөселманнары үзләрен әүвәлдә шул Шоңгаты шәһәреннән күчеп утырганнар дип сөйлиләр. Бу ике авылның халкы мондаен нәрсәләрне мөкаддәс күреп, шул зиратны ихата кыйлып куйсалар, яки тирән чокыр гына казып әйләндерсәләр дә, бу ташлар бәлки тагы да алты йөз ел торырлар иде”.

XIX гасыр ахырында биредә алтмышка якын кабер ташы сакланып калган булса, бүген исә алар бер дистәдән дә артмый. Изгеләр зиратындагы ташларның бер өлеше бүген Болгарда. Ә күбесе бөтенләйгә юкка чыккан – аларны якын-тирә авылларда төзелештә кулланганнар. Борынгы зиратны Туфан Миңнуллин күреп киткәч, ул шушы каберлекләрне тау ягының “йолдызы” итүдә ярдәм итәчәген белдерә. Туфан абый тоткан зират коймалары буялган, аның янына яшь агачлар утыртылган, Изгеләр чишмәсе янында Әтрәч укуларының тарихын чагылдырган стенд эшләнгән, янында гына кечкенә музей да бар.

Туфан абыйның рухы шат булса иде. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга да хәерле гомерләр биреп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язса иде.

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе