Төрле халык һәм дин вәкилләре дус-тату яши торган зур гаилә

Хөрмәтле дуслар! ​Сезне Республика һәм Казан шәһәре көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Шатлыклы көн мөбарәк булсын! 

БӘЙЛЕ
2024 Авг 29

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дуслар! ​Сезне Республика һәм Казан шәһәре көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Шатлыклы көн мөбарәк булсын! 

​Татарстан һәм башкалабыз – төрле халык һәм дин вәкилләре дус-тату яши торган зур гаилә. 

Бу бәйрәм туып-үскән, гомер иткән газиз җиребезгә карата ярату хисләребезне тагын да көчәйтә, безне якынайта, берләштерә.

​Ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыклары турындагы хәтер-хатирәләр безнең өчен һәрчак изге, без дөньяны фашизмнан азат иткән данлыклы җиңүчеләр буынының каһарманлыгы белән хаклы төстә горурланабыз.

Күпмилләтле халкыбызның рухи-әхлакый хәзинәләре, традицияләренең безнең өчен кыйммәте зур һәм без аларны аеруча мөһим дип саныйбыз. 

​Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны, гражданнарның татулыгын саклау һәм ныгыту – безнең төбәктә һәрчак игътибар үзәгендә. Мәдәниятләр һәм диннәр күптөрлелеге – бәхәссез өстенлекләребезнең берсе.

Бүген безнең республика югары темплар белән үсә, бу барыбызга да уңайлы тормыш тәэмин итә. Бу бәйрәм көнендә барлык халыкка сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, тынычлык, татулык һәм республика үсеше өчен иҗади эшчәнлектә уңышлар телибез.

Без бергәләп Татарстанны яшәү өчен иң гүзәл җир итәргә һәм шул рәвешендә киләчәк буыннарга тапшырырга насыйп әйләсен!

Ихтирам белән “Ярдәм-Помощь” ГХФ һәм “Ярдәм” мәчете, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте!


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе