Без, ураза тоткан мөселманнар, бу көннәрдә сагышлы – юксынулы мизгелләр кичерәбез. Ни өчен дигәндә, Рамазан аебыз быелга китеп барды.
Озын, эссе көннәрдә уразаны ничек тотарбыз дигән шөбһәләнү дә булмады түгел. Раббыбызның хикмәте белән ураза аеның узганын сизми дә калдык. Тәравих намазларында тулы Коръәнне тыңладык. Ниһаять, соңгысын да башкардык. Безнең “Ярдәм” мәчетендә ул бигрәкләр дә тантаналы рәвештә узды. Соңгысында ана телебездә дә үтә тәэсирле, йөрәк бәгырьләрен тетрәтерлек итеп аңлатылды.
Коръән хафизларыбызның авазы һәр тыңлаучыны әсир итте, хәтта елатты да, юатты да, үкендерде дә. Мөнәҗәтләр әйтү аеруча ихласландырды, шөкер итүләребез кирәклеген төшендерде. Моның өчен Раббыбызга чиксез шөкер кылабыз. Һәрвакыт зикердә булыйк, туганнар. Бар кылучыбыз безне ташламас, иншә Аллаһ!. Бердәм булыйк, һәрчак дога кылыйк!