«Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проектының Президент гранты өлеше тәмамланды

Казанга «Ярдәм»гә Россиянең бар почмакларыннан да дөм сукырлар, бик начар күрүчеләр килеп торды: Төмән, Курган, Чиләбе, Махачкала, Самара, Татарстан, Удмуртия, Кавказ һәм башкалар. Айлык сәламәтләндерү курсларының бу айдагы өлеше дә эшли. Алар Корбан бәйрәмендә дә монда булды.

БӘЙЛЕ
2024 Июл 04

«Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проектының Президент гранты өлеше тәмамланды. Тик эш туктамый! Дәвам итә!

Күзе күрмәүчеләр өчен грант өлеше тәмамланса да, эш дәвам итә! Киләсе очрашу - көз көне. 

«Ярдам-Помощь» фонды каршындагы күзе авырту булган кешеләрне тернәкләндерү проектының РФ Президенты грантын кулланып ясалган өлеше тәмамланды.. 


«Ярдам-Помощь» фонды каршындагы күзе авырту булган кешеләрне тернәкләндерү проектының РФ Президенты грантын кулланып ясалган өлеше тәмамланды. Бу турыда махсус оештырылган матбугат җыелышында хәбәр ителде.

«Ярдәм» гомуммилли хәйрия фонды каршында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» исемле тернәкләндерү курслары эшләп килә. Шуларның җидесендә 245 сәламәтлеге чикле кеше бер ел ярым вакытында РФ Президенты грантын кулланып укыды һзм шифа алды.


Казанга «Ярдәм»гә Россиянең бар почмакларыннан да дөм сукырлар, бик начар күрүчеләр килеп торды: Төмән, Курган, Чиләбе, Махачкала, Самара, Татарстан, Удмуртия, Кавказ һәм башкалар. Айлык сәламәтләндерү курсларының бу айдагы өлеше дә эшли. Алар Корбан бәйрәмендә дә монда булды.


Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп максаты – ярдәмгә мохтаҗ кешене гадәти кешегә әйләндерү. Кешене социаль тернәкләндерү күрмәүченең үзенең активлыгыннан да тора, ә без моның өчен тиешле шартлар булдырырга тиешбез.

Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп юнәлеше булып, аларны социаль тернәкләндерү тора. Күрмәүчеләрнең мәгариф системасы аларга Луи Брайль системасы белән укырга, язарга, компьютерда эшләргә өйрәтүдән генә торырга тиеш түгел.


Шулай ук кешене җәмгыятьтә бәйсез тормышка өйрәтү, ялгызлыктан котылырга булышу – төп максатларның берсе булырга тиеш.
Сукырлар өчен сәламәтләндерү курсалары оештыру буенча зур белгеч, «Ярдәм» укыту-сәламәтләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйлметдинова инвалидларны оптимист, тырыш булырга өйрәтә.
Күп кенә сукырлар ялгызлык, бер кешегә дә кирәк булмау, бер әйбер дә эшли алмау хисен кичерә.

«Әлеге проблемадан чыгу юлы — социальләшү. Бу җәмгыяттән дә, инвалидның үзеннән дә тора. Шуңа да безнең максат, коммуникация булдыру, аларда яшәргә теләк уяту. Һәм проект шул юнәлештә эшләде», — дип саный Мәликә Гыйлметдинова.


Әлеге проект 2006 елда ук инде эшчәнлеген башлап җибәргән. Тәҗрибә туплап, методикалар төзеп, белгечләр булдырылган.
2023 елда яңа дәрт белән «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» дип аталган проект үз эшчәнлеген башлап җибәргән.


«Ярдам-Помощь» ГХФ каршындагы бу тернәкләндерү курсларының соңгы җидесе РФ Президенты грантын кулланып, Президент грантлары фонды ярдәмендә оештырылды.

Сез дә бу изге эштә катнаша аласыз. Менә, ярдәм итү өчен адресы: https://yardemfond.ru/nashi-proekty/reabilitatsiya-invalidov/

Это изображение имеет пустой атрибут alt; его имя файла - f94e79c4-e57f-41ae-831d-faca26e59a33.png

Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе