"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе остазы Әхмәт хәзрәт Сабиров

Әхмәт хәзрәт Сабиров - имам да, мөгаллим дә, дәреслекләр авторы да, милли һәм дини мирасны халыкка кайтаруда җан атып йөрүче дә...
 

БӘЙЛЕ
2024 Сен 08
 
Борбашта матур язу буенча мастер-класс узды. Төп яңалыклар

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе остазы Әхмәт хәзрәт Сабиров Борбаштагы пансионат шәкертләренә гарәп хәрефләрен матур язу буенча мастер-класс уздырды.

Әхмәт хәзрәт Сабиров - имам да, мөгаллим дә, дәреслекләр авторы да, милли һәм дини мирасны халыкка кайтаруда җан атып йөрүче дә...

Аның бөтен тормышы “Апанай” мәчете һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе белән бәйләнгән.

“Мөхәммәдия”дә ул 1993 нче елдан бирле: мәдрәсәнең эшчәнлеген рәсмиләштерү, уку биналарын кайтару, лицензияләр алу кебек юридик мәсьәләләр аның кулы аша узган.

 1996 нчы елдан бүгенге көнгә кадәр ул мәдрәсәдә
хөснелхат,
иске имля,
пәйгамбәрләр тарихы,
ислам тарихы буенча дәресләр алып бара.

Әхмәт хәзрәт - заманында Казанның “Ак мәчет” мәхәлләсен оештыруда да катнашкан шәхес һәм имам-хатыйб та булган.
Мәчетне ул җимерелүдән, өстеннән генплан буенча юл салудан саклап кала һәм 2014 елга кадәр үк инде мәчет бинасына төп реставрацион реконструкция эшләрен башлап җибәрә.

Бүген Әхмәт хәзрәт – Апанай мәчетенең имамы, Апанай мәдрәсәсенең мөдире вазыйфасын да алып бара.
Аның бинасын да ул мөселман өммәтенә кайтаруга, төзекләндерүгә күп көч куйган.

Хәзрәт үзе дөньяви белеме буенча – эколог һәм психолог, әмма иске имля буенча дәреслек, “Гарәп язуы” методик әсбабы һәм “Арабская каллиграфия” уку әсбабы кебек китаплар язган,
матбугатта С. Бикбулатов, Г. Баруди кебек галимнәр тормышына, Ислам белән бәйле вакыйгаларга багышланган мәкаләләр бастыра, иске татар телендәге дини һәм тарихи әдәбиятны хәзерге заман укучысына аңлаешлы итеп тәрҗемәләр ясый, төзәтмәләр кертә һәм басмага әзерли.

 Шунысы игътибарга лаек: Әхмәт хәзрәт - Казанда беренче хәләл ит ризыгы кибетен, беренче мөселман ашханәсен ачкан кеше.
Хәтта муниципаль балалар бакчасында балаларны хәләл ризык белән тәэмин итү эше белән дә шөгыльләнгән!


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе