Иң беренче, хәйриячелекнең Кешелек дөньясында коткару ысулының берсе булуын ассызыклап кую дөрес булыр. Күз алдыбызга китерик, шушы зур дөньяда бер затка Алланың яраткан колы буларак сынау килә. Сынау: сиңа карата көнчелек, ярлылык, чир аша булырга мөмкин. Кемгәдер мал-мөлкәт бирелә, халәл юл белән табылган булса да, байлыгы аңа сынауга әверелә. Нигә алай була соң ул?
Дини күзлектән ихтибар итсәк, һәрбер байлыгыбыз Алладан һәм без ул малдан ятимнәргә, авырту кешеләргә димәк мохтаҗларга, өлеш чыгарырга тиешлебез. Әмма үзебезнең нәфесебез зур булу сәбәпле, без бу канунны урап үтәбез.
Күпме кешеләр кемнеңдер мәкерле хәйләкәрлеге, туганлык яисә дуслык элемтәләрен өзүе аркасында, үзенең ялгыш гамәлләре сәбәпле сукбайлык тормышында яшәргә мәҗбүр. Нәрсә соң ул сукбайлык? Караклык, исерткеч яисә тилерткеч чималлар куллану, үз-үзләренә кул салу...
Бу язмышка дучар булган кешеләр еш кына төрле оешмаларга килеп ярдәм итүләрен сорыйлар, авыр тормышларын җиңеләйтергә омтылалар.
Без дә алардан баш тартсак, кул селтәсәк, без ничек Алла каршына баргач нинди хәлдә булып, ничек җавап тотырбыз?
Ярдәм милли хәйрия фонды бу эш белән ныклап шөгелләнә. Меңәрләгән язмышларны уңай якка бору өчен үз көчләрен куялар. Бу хезмәттә әлбәттә иганәчеләр олуг хөрмәткә лаек. Әгәр дә иганәчеләр үзләренең мөлкәтләреннән зәкать, фитра һ.б сәдакаларын фондка күчерсә, без тагын да күп мохтаҗларга бергәләп булыша, изге эшләр кыла алачакбыз.
Лилия Тимергалиева.