Хузур" нәшрияте йорты күп эшли

"Хузур" нәшрият йорты бик күп һәм сыйфатлы, дөрес китаплар бастыра. Соңгы ун елда мәдрәсә, ислам көллияте һәм Россия ислам институты шәкертләре өчен йөзләрчә дәреслек бастырган.

БӘЙЛЕ
2025 Янв 31

"Хузур" нәшрият йорты мәдрәсә, ислам көллияте һәм Россия ислам институты шәкертләре өчен дәреслекләр чыгарган иде. Шуларны искә төшереп алыйк әле. 

"Хузур" нәшрият йорты бик күп һәм сыйфатлы, дөрес китаплар бастыра. Соңгы ун елда мәдрәсә, ислам көллияте һәм Россия ислам институты шәкертләре өчен йөзләрчә дәреслек бастырган. 2017 елдан әлеге уку әсбапларының яңартылган вариантлары да чыга башлады. Алар - рус, татар һәм гарәп телендә.

Мисал өчен, быел Әхмәдхади Максудиның "Восточная логика", Сираҗетдин әл-Газнәви әл-Һиндинең "Толкование акыды ат-Тахави", имам Шөренбуләлинең татар телендә «Нур әл-Изах» һәм Сәет Әхмәт Баланбуриның гарәп телендә «Мабадиг аль-усуль» китаплары дөнья күрде. Июльдә нәшриятта Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйнинең «Тафсир Джалялейн» һәм «Хадисоведение. Комментарии к “Аль-манзумат Аль-байкуния” хезмәтләре басылды.

«Тафсир Джалялейн» – Җәләл әд-Дин әл-Мәхәлли һәм Җәләл әд-Дин әс-Сөети тарафыннан язылган Коръән тәфсире. Бу авторларның берсе - хезмәтен язып бетерергә өлгермәгән мөгаллим, икенчесе - шул тәфсирне 40 көндә тәмамлаган аның атаклы укучысы әс-Сөети. Тәфсирдә таныш булмаган сүзләргә аңлатма бирелә, Коръән аятьләре һәм сүрәләрнең иңү сәбәпләре һәм кыраат турында сөйләнә, берничә файдалы хәдис кертелгән. Китап гарәп телендә.

Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйнинең «Хадисоведение. Комментарии к “Аль-манзумат Аль-байкуния”» уку әсбабы имам әл-Байкунинең шигъри трактаты тексты һәм Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйни шәрехләре нигезендә әзерләнә. Дәреслектә хәдисләр турындагы фәннең терминологиясе һәм башка аспектларының мөһим мәсьәләләре карала. Ул гади тел белән язылган, аңлаешлы. Китапны хәдисләр турында белем нигезләрен өйрәнә башлаганнарга һәм шушы фән турында төп мәгълүматны, терминнарны үзләштерергә теләүчеләргә тәкъдим итәргә мөмкин. Китап рус телендә.

"Хузур" нәшрият йорты тагын имам Габдрахман Карабашиның "Китабут-таджвид» һәм имам Мөхәммәд Гашыйк Иляһи әл-Барнинең «Тасхиль ад-Дарури» китапларына да чыгарды. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән оешкан “Хузур” нәшрияты бүгенге көндә киңкырлы эш алып бара. Нәшриятны Ришат Хәмидуллин җитәкли. Хузур татарчага тәрҗемә иткәндә тынычлык дигәнне аңлата. Билгеле булганча, кайбер фетнәләр гыйлем булмаудан, наданлыктан килеп чыга. Динне хикмәт белән, гыйлемле кешеләрнең төшендерүе бүгенге көндә бик мөһим. Димәк, шул чакта тынычлык та булачак.

“Хузур” нәшрият йорты төрле темаларга багышланган сайтлар да (дистанцион белем бирүгә корылган онлайн мәдрәсә, электрон ислам китапханәсе, хатын-кызлар өчен ислам сайты, Россиядәге хәләл нокталар буенча гид-белешмәлек, намазга багышланган сайт) эшли, татар дин әһелләренең мирасын да кайтара.  Җыеп кына әйткәндә, бу сайтлар дини белем бирү, Ислам кыйммәтләрен тарату, дингә кагылышлы сорауларны ачыклау өчен эшләнгән.

Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, еш кына исламны хәзерге дөньядан аерылган, ниндидер искергән күренеш дип күз алдына китерәләр. “Моңа еш кына массакүләм мәгълүмат чаралары да үзеннән өлеш кертә. Алар үз битләрендә мөселманнарны тормыштан артта калган, урта гасыр кешесе итеп тасвирлый. Бүген әлеге мифларны юкка чыгарырга һәм исламның заман белән бергә атлап баручы дин икәнлеген күрсәтәсе килә”, – диде мөфти хәзрәтләре.

Мөфтият тарафыннан кварталга бер тапкыр имамнар өчен “Шура” журналы чыгарыла. Анда мөфтиятнең рәсми игъланнары,  әзер вәгазьләр бирелә, Хәнәфи мәзһәбенә кагылышлы материаллар урнаштырыла. 

“Хузур” нәшрият йорты 2013 елда ук инде үзенең рәсми сайтын оештырып җибәрде, яшьләр өчен сайт ачты, “Азан” интернет-радиосын эшләтеп җибәрерде, иске татар, гарәп, төрек телләрендә басылган дистәләрчә китапны тәрҗемә итте. Алар арасында Курсавиның 300 хәдис тупланган хезмәте дә бар. У Шулай ук Коръәннең Казан басмасы дөньякүләм стандартларга туры китерелде.

Шулай итеп, кайчандыр мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән нәшрият эше үсешкә таба бара.  Вәлиулла хәзрәтнең “Иман” нәшриятында чыккан китаплар аша дини күтәрелеш вакытында халыкның белем алуы билгеле. Вәлиулла хәзрәт башлап җибәргән эшнең мәгънәви яктан да, сыйфат ягыннан да яңа баскычка күтәрелде.

Ислам буенча китаплар җитешми. Нәшрият йортлары да күп түгел. Ә инде “Хузур” нәшрияты оешкач – мөселманнарның, нәшрият сәясәтенең ихтыяҗларын аңлап эш итә башладылар. 

Шунысын билгеләп китәргә кирәк: нәшрият йорты үз эшчәнлеген интернетта киң җәелдерү генә түгел, китаплар чыгару белән дә шөгыльләнә. 


.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе