Казанда Серов урамы бульварлы булды. Фотоальбом.

"Ярдәм" мәхәлләсенә йөрүче хезмәт ветераннары, сәламәтлеге чикле кешеләр, күрмәүчеләр өйлә намазыннан соң бүген мәчетебез янында ачылган Серов урамы бульварында бәйрәмдә булды. Яңа җәмәгать киңлеген сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырганнар. Ачылышта  Казан Мэры Илсур Метшин та катнашты.

БӘЙЛЕ
2024 Окт 07

"Ярдәм" мәхәлләсенә йөрүче хезмәт ветераннары, сәламәтлеге чикле кешеләр, күрмәүчеләр өйлә намазыннан соң бүген мәчетебез янында ачылган Серов урамы бульварында бәйрәмдә булды. Яңа җәмәгать киңлеген сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырганнар. 

Ачылышта  Казан Мэры Илсур Метшин та катнашты. Ул иң беренче булып шәһәр Башкарма комитетында Серов урамында бульвар төзү концепциясе буенча киңәшмә үткәреп, җәмәгать киңлеге «Ярдәм» мәчетеннән Восход урамына кадәр узачагын моннан ике ел элек әйткән иде. Һәм бу бакчаның беренче рәте сафка да басты. Төзелеш дәвам итә.

Мәскәү районында, дистә еллар дәвамында сазлыклы һәм буш урын буларак билгеле Серов урамында башта матур мәчетебез төзелде. Аннары матур парк планлаштырылды. Хәзер инде искиткеч бульварның беренче өлеше дә халык кулланышына тапшырылды.


 Бу бульвар, бөтен катлам кешеләр өчен дә кулланылышлы. Уңайлы мөһит программа кысаларында төзелүе аның төп үзенчәлеге булып тора. Якындагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәге һәм дә сукырлар китапханәсе әгъзалары бульварның камильлегенә сокланды, күңел күзләре белән күреп, куллары һәм колаклары белән тоеп карады.
 

Хәзер инде бу райондагы һәм дә шәһәргә килгән гарибләр үзләрен мөмкинлекләре арттырылган итеп тоячаклар һәм һич тә кимсенми, тулы рәвештә буш вакытларын күңелле очрашулар белән үреп барып, ял итәчәкләр.

Россиянең өченче төп шәһәре булган Казан каласында, үзенчәлекле вакыйга. Мәскәү районында, дистә еллар дәвамында сазлыклы урын буларак билгеле Серов урамында искиткеч бульварның беренче өлеше халык кулланышына тапшырылды.

Бу Бульвар, бөтен катлам кешеләр өчен дә. Уңайлы мөһит программасы кысаларында төзелүе аның төп үзенчәлеге булып тора. Якындагы Ярдәм тернәкләндерү үзәге һәм дә сукырлар китапханәсе әгъзалары Бульварның камильлегенә сокланды, күңел күзләре белән күреп, куллары һәм колаклары белән тоеп карады.

Хәзер инде бу райондагы һәм дә шәһәргә килгән гарибләр үзләрен мөмкинлекләре арттырылган итеп тоячаклар һәм һич тә кимсенми, тулы рәвештә буш вакытларын күңелле очрашулар белән үреп барып, ял итәчәкләр.

 

Обзорное видео инклюзивного сквера и праздника. Чтобы смотреть нажмите на фото или на ссылку: https://t.me/mechet_yardam/3068 .

 

 

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе