– Хәзрәт, әлеге мәчет бинасында хәзер нәрсә урнашкан?
– Анда хәзергә төбәк музее урнашкан. Бүген мәчетне тапшыру турындагы документларны Русия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Дамир Гыйзәтуллин кабул итеп алды.
Тышкы кыяфәте мәчет рәвешендә булса да, анда бернинди дини гыйбадәтләр узмый иде. Музейда Касыйм татарлары экспозициясе урын алган. Хәзер мөселманнарга бирелгәч инде мәчет ясыйбыз. Шул ук вакытта без музейның калуына да каршы түгел. Бу бина бик зур һәм анда шактый туристлар килә. Алар шулай ук ислам дине, мәдәниятебез белән дә таныша ала. Без беркемне дә кумыйбыз.
– Анда мәчеткә дә музейга да урын җитәме?
– Бу икекатлы бина. 400 квадрат метр мәйданы бар. Шуңа барыбыз да сыябыз. Әлеге мәчет Петр I карары белән җимерелгән була, аның бары манарасы гына калган иде. 1700нче елларда Екатерина патшабикә аны яңадан торгызырга боерык бирә. 1938 елда исә ул музейга тапшырыла. Быел әлеге хәлгә нәкъ 75 ел тула.
– Билгеле булганча, бу мәчет бинасы федераль дәрәҗәдәге әһәмияткә ия архитектура объект булып тора. Аны финанслау ничек булачак?
Рәшит БултачеевxРәшит Бултачеев
– Монысын белмим. Аллаһ ярдәме белән үзебез тотарбыз. Бу инде соңгы гасырдагы иң зур тарихи вакыйга, чөнки үзәк федераль бүлгедә мондый мәчет бердәнбер. Русиядә борынгыдан сакланган тарихи мәчетләрдән Дербенттан соң бу әһәмияткә ия икенче мәчет.
– Касыймда ничә мәчет бар?
– Бер генә мәчет. Шуңа бәйрәмнәрдә ул шыгрым тула иде, менә бу Хан мәчетенең мөселманнарга бирелүе бик яхшы булды. Болай мәчеткә райондагыларны да кертеп ике меңләп кеше килә. Бу инде татарлар. Ә хәзер мәчеткә йөрүче таҗиклар һәм үзбәкләр дә күп бит әле.
– Хан мәчетен мөселманнарга бирү мөрәҗәгате озак каралдымы?
– Юк, барысы да тиз эшләнде. Менә хәзерге мәчет белән генә хәл итеп булмый. Без аның да җирле мөселман оешмасына бирелүен сорыйбыз. Инде бу эш 2007 елдан бирле бара, әле һаман очына чыгып булмый.
– Әлеге мәчет хәзер кем карамагында?
– Ул шәһәр милке санала. Мәчеттән тыш мәдрәсә дә бар һәм анда төзекләндерү эшләре бара. Без хәзер барысын да эшләп бетерербез дә, шәһәр җитәкчелеге аны тартып алып берәр үз кирәкләренә кулланырлар дип куркабыз. Хәзер бит заманалар шундый.
– Мөселманнарга ник бирәселәре килми?
– Документларның барысы да җыелмаган, устав нотариус аша узмаган дип әйтәләр. Ниндидер сылтаулар табып торалар инде. 21 ноябрь көнне барлык документларны яңадан җыеп тапшырдык, хәзер инде көтәбез.
Чыганак: "Азатлык.орг"