Яхшы кешеләрнең гошер сәдакалары халыкка таратылган

Яхшы кешеләр гошер сәдакасын «Ярдәм» хәйрия фондының игелекле эшләрдә куллансын диеп китергән. Яшелчә, җиләк-җимешне тапшырган кешеләргә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен, бәла-казалардан сакласын. Гошер садакаларын кабуллардан кылсын! Амин!

БӘЙЛЕ
2024 Ноя 17. 60 тонна ризык сәламәтлеккә туя алм

Балтач, Апас, Арча, Әтнә, Балык Бистәсе, Нурлат, Чирмешән һәм башка районнар, Казан бакчачылары “Ярдәм-Помощь” гомуммилли хәйрия фондына гошер сәдакасын китергән. Аеруча бәрәңге, кабак, чөгендер, кишер, алма кебек нигъмәтләр, хәтта бал, кайнатма, тозланган консервалар да бар иде. 60 тонна ризык сәламәтлеккә туя алмаган кешеләрнең төрле оешмаларына, юксыл, мохтаҗ, мәзлүм, сырхау, карт кешеләргә таратылган.

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №20

Күп фотоларны астарак карагыз.

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №1

 

Гошер садакалары кабул булсын!

Яхшы кешеләр гошер сәдакасын «Ярдәм» хәйрия фондының игелекле эшләрдә куллансын диеп китерде. Яшелчә, җиләк-җимешне тапшырган кешеләргә Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен, бәла-казалардан сакласын. Гошер садакаларыбызны кабуллардан кылсын! Амин!

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №2

 

Күп оешмалар гошер алды

“Ярдәм” фонды гошерне төяп китереп биргән кайбер оешмалар:

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казандагы бүлеге;

Татарстан республикасы сукырлар китапханәсе;

Бөтенроссия чукраклар җәмгыятенең Казандагы бүлеге;

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №3

 

“Казан әниләре” хәйрия фонды;

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №4

 

Киров, Мәскәү, Яңа Савин һәм башка районнарның инвалидлар оешмалары;

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №5

 

“Альпари” хәйрия фонды;

 

«Забота» оешмасы;

«Апельсин» яшүсмерләр клубы;

Юдино бистәсе инвалидлар оешмасы;

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №6

 

Волжск шәһәре социал оешмалары;

“Мечта” инвалидлар үзәге;

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №7

 

Казан шәһәрендәге мәчетләр;

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №8

 

Һәм башка оешмалар;

Һәр тараткан очракны, алган оешма яки кешене фотога да төшереп булмас иде. Бу вакытта фонд хезмәткәрләре үзләре дә урак өстендәге кебек эшләде, Казан буйлап даими гошер таратты. Алучылар исә үстергән бакчачыларга, китереп биргән кешеләргә ихластан рәхмәт әйтте, дога кылды.

Өйләренә хәтле китереп бирдек

Сырхаулар арасында өеннән чыга алмаучылар да бар. Кешеләр белән арлашмаучылары да бар. Сәламәтлеге чикле карт-корыга, бала-чагага өенә хәтле китереп бирдек. Бездә андый хастларның кортотекасы бар. Онытмыйбыз, аларга даими шалтыратып, барып торабыз.

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №9

 

Гошерләр су кебек китә торды

Сентябрь һәм октябрь аенда “Ярдәм” мәчете территориясе мохтаҗлар өчен чын бәйрәм урыны кебек булды.

Җомга намазы узгач Казан шәһәре Серов урамы 4 а йортта моҗтаҗлар бәрәңге, чөгендер, кабак кебек яшелчә таратылганда юксыл карт-корының шатлыгы эченә сыймады.

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №10

 

Бездән төрле яшелчәләрне аягы йөргән мохтаҗлар үзләре килеп алды. Берише караучысыз калган өлкән кешеләргә, хаста күршеләре өчен алып китте. Шулай иттереп гошер сәдакалары су кебек китә торды.

Хәтере чуалганнар соңга кала

Сәламәтлеккә туя алмаган кешенең еш кына еш кына хәтере чуала, ул эшенең рәтен оныта. Без мәхәлләдә, тирә-юньдә гошер таратыбыз диеп ике ай буе сөрән салдык.

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №11

 

Тик кайберәүләре ишетми калган, яки ишетеп тә соңга калган. Андыйлар һаман да шалтыратып яшелчә сорап тора. Аларны да нәүмиз итмибез. Фонд үз хисабыннан яки ярдәм итүчеләр сәдакасын аларның өйләренә китереп биреп тора. Хәйрия эше туктый алмый.

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №12

 

“Тормыш юлы” һәм башка проектлар туктамый ул

Без халыкны көн саен ашатабыз. «Ярдәм» мәчете һәм фонды сәдакаларны ел дәвамында мохтаҗларга бирә. Без барысын да шәригать кушканча чиста, ачык итеп эшли, моҗтажларга тарата, юксылларга ашатабыз.

Әйтик “Тормыш юлы” проекты аша да көн саен фонд янына көндезге аш ашарга ике йөзләп мохтаҗ халык җыела.

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №13

 

Шулай ук ел дәвамында шәкертләр, реабилитантларны ашатабыз. Бездә сукырлар, телсезләр, чукраклар, аяксыз калганнар, акылга туймаганнар, хаста балаларның ата-аналары, якыннарын илне саклаганда югалткан өчен тернәкләнү курслары туктамый. Алар фонд хисабына ашый, яши, юл чыгымнарын каплана.

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №14

 

Гошерләр, һәртөрле корбанлык, сәдакалар барысы да кирәкле кешесенә барып ирешә. Шулай ук “Ярдәм” фондының Балтач, Апас районнарындагы, Левченко бистәсендәге бүлекчәләренә дә гошердән өлеш чыгарылды. Безнең биналарда яшәүче йөзләрчә шәкерт, сырхау көн саен даими туклану ала бит.

Юксыл, мохтаҗ, мәзлүм, сырхау, картка ярдәм ит!

Юксыл, мохтаҗ, мәзлүм, сырхау, карт кешеләр кая ярдәм сорап кая килә? — “Ярдәм” мәчетенә! Сәдакалар, халык ярдәме аларга терәк булып тора. Шунысы сөендерә, картаеп ялгыз һәм мохтаҗ булып калган абзый-апалар да, инвалидлар да бирешми. Тик аларга тазә яшелчә, җиләк-җимеш җитешми, ашарга пешерү дә уңайсыз. Аларга “Ярдәм” вакыфының (ОБФ «Ярдам-Помощь») “Тормыш юлы” («Дорога жизни») исемле проекты буенча көн саен кайнар ризык бирә.

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №15

 

Карт-корыга ярдәм итү бик зур савап. Сез дә бу эштә ярдәм итә аласы. Менә бу куар-код аша ярдәм итеп, сәдакалар тапшырып була. Яки бу адреска кереп матди ярдәм күрсәтеп була: https://yardemfond.ru/vnesti-pozhertvovanie/

Помочь проектам фонда

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №16

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №17

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №18

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №19

 
 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №21

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №22

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №23

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №24

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №25

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №26

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №27

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №28

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №29

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №30

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №31

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №32

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №33

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №34

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №35

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №36

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №37

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №38

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №39

 

“Ярдәм” 60 тонна гошер таратты, изображение №40


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе