Бу сүзләрне хәзрәти Гали ишетте һәм: "Ибн Габбас дөрес әйтер. Әмма минем күңелемдә шулай урнашкан: көннәрдән яхшырагы шулдыр - дөньядан иман белән киткән көн; айлардан яхшырагы шулдыр - әгәр ул ай эчендә тәүбә кылсаң; ә инде җомга көнендә имансыз китсәң, моңа җомга көненең файдасы булмас; эшләрдән яхшырагы шулдыр - әгәр ул эшне кылганнан соң, аны Аллаһы Тәгалә кабул итсә",-диде.