Рәшидә абыстайның: "Иман ул агач кебек. Агачның тамыры - намаз, ә әдәп, игелеклелек, сабырлык, башка гүзәл сыйфатлар - шуның җимешләре"..
Рәшидә абыстай Исхакый: «МИНЕ ДОГА БЕЛӘН ИСКӘ АЛЫГЫЗ»
— Рәшидә абыстай, узган гомер юлларыгызга күз салгач, үкенечле хисләр уянмыймы?
— Юк, әлхәмдүлилләһ! Кечкенәдән намаз укып, ураза тотып, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанып үстем. Берәр әйберем югалса да Аллаһы Тәгаләдән сорый идем. Әти белен әни безне Ислам дине буенча тәрбияләделәр. Әни бик диндар кеше иде. Абыебыз армиягә китеп хәбәрсез югалгач: «Әгәр баламның тере хәбәре килеп, кайта дисәләр, намаз укыган вакытым булса, намазымны бүлмәм»,— ди торган иде. Абыйның кайту хәбәре ирешкәндә, әни почмак якта намаз укый иде. Хәбәрне ишетүгә сәкедән төште. Әйткән сүзе исенә төшеп, бер сүз дәшмичә намазын дәвам итте.
— Дин тыелган вакытта да намазыгызны ташламадыгызмы?
— Юк! Тормыш авыр булган чакларда да, көн-төн эшләгәндә дә калдырмадым. Кияүгә чыккач, ирем Габдерәүф белән намазларыбызны укып, бер-беребезгә итагатьле булып, Аллаһыга хәмед вә сәнәләр әйтеп, үз бәхетебезгә куанып яшәдек. 1947 елны акча реформасы булып, Арчада саклык банкы хуҗасы булып эшләгән иремне төрмәгә утырткач та Ходай Тәгаләдән йөз чөермәдем, Аңа таянып яшәдем.
— Ә ирегезне ни өчен утырттылар?
— И-и, ул елдагы галәмәтләрне күрсәң! Урамда саклык кассасы капка төбендә елаучылар, хәтта акчасына ут төртеп, өстенә утырып үлүчеләр дә булды. Кешегә яхшылык эшлибез дип, кассага утыз өч мең акча салган өчен иремне уналты елга төрмәгә утырттылар. Ибәтуллин дигәннәре үзен үзе атып үтерде.
Ирем төрмәгә утыргач, миңа көн бетте. Фатирдан куып чыгардылар, бер марҗа өенә алып кайтты. Әбинең — тәре, минеке — намазлык. Шулай итеп, гыйбадәт кылабыз. Кибеттә эшләгән чагым иде, төрмә белән ике арада йөри торгач, дүрт меңлек товарым бозылган. Түләттеләр.
Иремнең срогын дүрт елга калдыруга ирешкән идек. Төрмәдән 4 февральдә өйгә кайтты, 4 апрельдә үлде. Бик нык авырды. Шундый авыр чаклар булды, әмма Аллаһы Тәгалә мине яман кешеләрдән дә, яман эшләрдән дә саклады. Кайда гына эшләсәм дә, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара идем. Бервакытта да намазымны калдырмадым. Икенче иремә кияүгә чыкканда, ул намазсыз булган икән, белмәдем. Икенче көнне үк тәһарәт алдырып, намазга бастырдым. Операцияләр дә кичердем. Ул чакта авырлы идем. Ходайдан сорап күтәрдем, бала исән-имин туды. Алты бала таптым, барысы да намазлы, зекерле, сәламәт тәнле булып үстеләр. «Кызларымны намазсыз егеткә кияүгә бирмәм»,— дигән сүземә тугры калдым, кияүләремнең барысы да намазлы. Аларның берсеннән дә: «Фатирың бармы? Машинаң бармы?»— дип сорамадым. Иң беренче соравым: «Намаз укыйсыңмы?» — булды.
— Намаз хакында ни диярсез?
— Намаз укый башлаган көне — кешенең туган көне була. Аллаһ кушканча яши башлый бит. Аллаһының кануны белән яшәгәннәр мохтаҗлык кичермиләр, бай булалар. Бәндәгә озын гомер һәм мал җитми. Менә шуны аңларга кирәк.
Рәшидә абыстайның намаз укырга өйрәткән китабын кемнәр генә белми икән?! «Намаз — җәннәт ишегенең тоткасы», — дия-дия, Рәшидә абыстай үзенең шигъри юлларын укытты.
«Намаз өстебездән төшми
Авырлык килгәндә дә.
Намазсызлык аркасында
Хәсрәттә барлык бәндә.
Намазсыз гәүдәләреңне
Сөйрәп йөрү дә хәрәм.
Аллаһының ризыклары
Намазсызларга әрәм.»
«Намаз укымаган кешегә Аллаһы Тәгаләнең һавасы әрәм», — ди Рәшидә абыстай. Үзе әйтмешли, бигрәк каты әйтә инде! «Намаз укымаучыларны Аллаһының каты газабы көтә», — ди. Юкка гына Госман хәзрәт армия хезмәтендә дә намазын калдырмыйча укып бармагандыр инде! Намазын укыган, уразасын тоткан. Боларны белгән ананың шатлыгы эченә сыймаган.
— Аллаһы Тәгалә кешене авырлык белән сынар диләр…
— Менә шул чакта сабыр итә белергә кирәк. Гомерем буе сабыр булдым. Динебезне кыерсыткан чакта да сабырлык күрсәттем. Алдагы көнгә өметләнеп, кача-поса булса да бәндәләрне тәһарәт алмакка, намаз укырга өйрәттем. 1974-1975 елларда мәчетнең баскыч астында тузан эченә намазлыкларыбызны җәеп, намаз укыдык.
Соң булса да уң булсын, дип
Дингә ирек бирделәр.
Мәчетләрне торгызырга
Безгә әмер бирделәр,
— дип, бу хакта бер шигыремдә дә яздым. Әлхәмдүлилләһ, киселгән манаралар яңадан калыкты, мәчеттән клуб ясап йөргән кешеләрнең дә күбесе, соңга калып булса да, дингә килде. Әлхәмдүлилләһ, барысына шөкрана кылып, чын күңелемнән сабыр итеп, дингә хезмәт иттем. Мактану булмасын, рия кермәсен дип тырыштым. Аллаһ һәр эшебезне изгелек итеп язса иде. Кылган гамәлләребез Кыямәт көнендә тәмуг утына пәрдә булса иде. Амин.
— Бүгенге көндә нидән куркасыз?
— Яшем олы, бәндәләргә Ислам тәртибен өйрәтергә көчем бетүдән куркам. Аллаһы Тәгаләнең аятьләре, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләреннән торган вәгазьләремне дискларга яздырып таратуымның сәбәбе дә шул. Мин вафат булгач, бәндәләр шул вәгазьләрдән файдаланып, иманга күңелен биреп, бәхетле булып яшәп, бәхетле булып үлсеннәр иде дип сорыйм Аллаһыдан.
Рәшидә абыстайның бу сүзләрен васыятьнамә итеп кабул иттем. Халкыбызның талантлы баласы — Рәшидә абыстайның бай мирасы югалмас, гасырлар дәвамында өйрәнелер әле дип уйлыйм. Балалары, оныклары хакындагы том-том язмалары, дөньяга карашлары, диннең кайтуы хакында теркәп барган фикерләре, үзенең тормышы, вәгазь дисклары, язган шигырьләре, чыгарган китаплары — боларның берсенең генә дә вакытлар узуга карамастан бәһасе-кыйммәте җуелмас. Киресенчә, Адәм баласын ялгышлыклардан, бозыклыклардан саклар, Ислам диненең үзе өчен алтын багана булуын аңлар һәм гомерен Аллаһ теләгәнчә, Ул кушканча яшәп уздырыр өчен гыйбрәт булырлар.
Рәшидә абыстай дин өчен көрәшеп йөрмәсә дә, иманлы балалар үстерүе, чиксез сандагы шәкертләре булуы белән дә тарихка кереп кала алган булыр иде. Әмма аның көрәшче йөрәге динен яклап көрәш мәйданнарына да алып чыккан, мәчетләрне торгызуда һәм халыкка кайтаруда башлап йөрүче иткән. Мәңгелек дан һәм хөрмәт насыйп булсын аңа моның өчен!
Әле 88 яшькә җиткәч тә өйдә тик утыруны белми Рәшидә абыстай.
Шәкертләренә дин сабагы өйрәтә, очрашуларга йөри, интервьюлар бирә. Телефоннан сөйләшкәндә дә аның энергияле икәнлеге сизелеп тора. Әйтәсе сүзен шартлатып әйтеп сала, «Мин Фәлән якка китәм әле, чакырдылар, ике атнадан кайтам, очрашырбыз», — дип саубуллаша. Исән-имин йөрсен инде юлларда, хәвеф-хәтәр күрми генә яшәп, йөз яшьлек юбилеенда …нче оныгын күрү бәхетенә дә ирешсен.
«Дөнья — ахирәтнең кыры. Дөнья-ахирәтне тигез алып барып, бөтен көчең белән Аллаһ кушканча яшәп, Аллаһыга зекердә булырга кирәк. Аллаһыны зекер итүдән телең юешлектән кипмәсен. Дөньяда җыйган малларың калачак, кап-кара кабергә керәсең бар, кабер хәлен аңлатырга дөнья теленең көче җитми. Намаз укыйсыңмы үзең? Һәр намаз ахырында кабер газабыннан сыгын. Кабергә алып бара торган иң зур нигъмәт— Аллаһы Тәгаләдән курку, Аның кушканнарын үтәү һәм өметләнү. Дөньядан кабергә бурычлы булып бара күрмә. Һәр эшеңдә Аллаһыга таянсаң, Аңа якын булырсың», — дип, теләкләр тели-тели озатып калды мине Рәшидә абыстай. Йөз мәртәбә амин! Сез теләгәнчә, сез өйрәткәнчә яшәсәк иде барчабыз да! Амин!
Мөнирә САФИНА
«Авырмас өчен 101 киңәш», №5, 2012.
|