Чулпан йолдызы Габделганиева.

Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем”, - ди. Әнисе Гөлнур апа ялгызы алты баланы тәрбияләп үстергән.

БӘЙЛЕ
2024 Авг 26

Арбада йөрүчеләр, ике тәгәрмәчле бишектәләр дип әйтсәк дә ярый. Русиянең төрле урыннарыннан киләләр “коляскалылар”. Араларында гаҗәепләре бар, читтән торып югары уку йортларында укучылар да, үз эшләренең осталары да бар. 

 

Башында – ак яулыгы, намаз укый. Тумыштан ук аяклары йөрми икән аның. Ачык күңелле бу кыз кешеләргә мәрхәмәт белән карый.

Норма мәктәбе укытучылары өйләренә килеп дәрес биргәннәр. Бәйрәмнәрдә дә сыйныфташлары белән бергә була. Аның күңеле шигъриятне якын итеп, шигырьләр яза башлый, район газетасында басылып та чыгалар. 

Бүген көндә аның “Йолдыз бүләк итәр идем”, “Бәхет үзе килде миңа” дигән китабы Казанда сукырлар өчен китапханәсендә басылды. “Әниемә”, “Мәхәббәтнең төсен эзлим” кебек китаплары дөнья күргән. Чулпан китапны чыгаруда район хакимиятенә, дус, туганнарына, Кариле авылының шәхси эшмәкәре Гөлсем апага, Мулланур Миңнебаевларга, җырчы Габделфәрт һәм Рузилә Сафиннарга олы рәхмәтле Чулпан. Әнисенә һәм туганнарына багышланган җырларын артистлар башкара.

Әлеге күңеле гел яктылыкка омтылучы Чулпан спортка да битараф түгел, спортчы буласы килү теләге аннан китмәгән. Нәтиҗәдә шашка буенча Татарстан һәм Русия чемпионы, спорт мастерына кандидат. Чулпан Габделәхәт кызы - гел спорт өлкәсендә. Күрәсез, уңышлары да бар. “Спорт миндә яшәү дәрте уятты, - ди ул үзе. – Спортчылар белән көч сынашып, үземә бик күп көч таптым”.

Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем”, - ди. Әнисе Гөлнур апа ялгызы 6 баланы тәрбияләп үстергән.

Янәшәмдә йомшак тавышы, ягымлы елмаеп торган әниемне күргәч, күңелемдә әйтеп бетергесез сөенеч тоям. Әни белән дөнья ямьле, тормыш матур, дип юкка гына әйтмиләрдер. Ходай безгә бүләк иткән изге җанлы кеше бит ул әни. Сагыш-шатлыкларыңны ярты сүздән, йөрәк тибүеннән аңлаган, күз-карашыннан хәлеңне тоеп юаткан тагы кем бар икән? Күңел яраланса, әни сизә, күрә, ярдәмгә ашкына. Саф ак чәчәк төсле ул әни йөрәге. Үз баласы өчен шатлана да, көя дә. Җирдәге гүзәл чәчәккә тиңлим үз әниемне. Аның исеме дә “гөл”дән башлана.

“Әниебез, картайдым дип, тик утырмый, тәмле ризыклар пешереп, ул-кызларына, килен-кияүләренә ягымлы сүзен, җылы ана назын биреп, йорт эшләрен карап, оныкларын да яратып, ярдәм итеп, намаз өстенә баскан ак күңелле изге әни, әби булып яши. Йорт-җирне нык тота. Туганнар арасында татулыкны саклап, безнең өчен көрәшеп, язмышка баш имичә яшәгән әниебезгә бик рәхмәтле без.”

Чулпан тирә-ягында яхшы кешеләр булуына шат


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе