Чишмә нигъмәте

Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, рәхәт булып китә. 

БӘЙЛЕ
2024 Июн 19

 

  •  

Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап санлган.

- Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәл кыямәт көненә кадәр изгелек булып торыр. Беренчесе: баласы әти-әнисенә дога кылса, Икенче: файдалана торган изге эш һәм, өченче: хәерле гыйлем, ягъни китап язып яки берәрсен өйрәтеп калдырса», — диелә. Икенче очракта һәрвакыт файда китерә торган эш-гамәл күздә тотыла. Бу — мәчет салдыру (мөселманнар кереп гел намаз укый), күпер төзетү (кеше гел йөри), агач утырту (агачлары лепелдәгән саен тәсбих тартып тора) һәм чишмә ачып калдыру мөмкин. Чишмә — Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт, чиста су. Еллар узу белән аның кадерен тагы да аңларбыз әле. Чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.)нең; «Кыямәт көненә таба алтын чыгар, су китәр», — дигән хәдис-шәрифе бар. Хәер, бу сүзләр бүген үтәлә дә инде. Моннан егерме ел эле Казанда «Яхонт» дигән бер генә алтын кибете иде. Бүген андый сәүдә нокталарының санын төгәл белүче юк. Алтынны хәтта авылларда да саталар хәзер. Чиста су исә көннән-көн кими. «Тәбәрәк» сүрәсенең соңгы аятендә Аллаһы Тәгалә: «Мин чиста суны әзәйтсәм, сезгә аны кем алып килеп бирер? », — ди. Димәк чишмәнең актуальлеге арта. Аны чистарту, кешегә су алу өчен уңайлы итүдән дә зур нигъмәт юк. Су — тормыш чыганагы. Ашамыйча торганда да, су эчми яшәү авыр.

- Дини яктан караганда таләпләр юк. Чишмәнең кешегә уңайлы булуы шарт. Шуңа да аның янына чиләк, савыт куярга урын ясау хәерле. Чатыр (беседка), утырып торырга эскәмия эшләү әйбәт. Унбиш еллар элек Татарстан буенча чишмәләр турында бәйге узды. Шул елларда күп чишмәләрне чистарттылар, бизәделәр. Миңа еш кына Әлмәт белән Бошкортстан арасында йөрергә туры килә. Анда шундый матур-матур чишмәләр бар. Юл буенда, авыл янәшәсендә чишмәләр булуы кешеләр өчен бик уңайлы.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе