Болгарда Мәүлид ән-Нәби үтте

Шәһре Болгарның Ак мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион Мәүлид ән-Нәби үтте. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ак мәчеттә узачак тантанага дин кардәшләрне, остазлар һәм шәкертләр, имам-мөхтәсибләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләрен җыйды.

БӘЙЛЕ
2024 Сен 16

 

Барлык катнашучыларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне билгеләп үтелүче мөбарәк ай – Мәүлид белән Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тәбрикләп узды. Ул үзенең чыгышында Мәүлидне үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

«Аллаһ Раббыбыз Мәүлид бәйрәмебезне мөбарәк кылсын. Шушы изге айларда мөбарәк мизгелләрдә шушы галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелмеш расүл Мөхәммәд Мостафа ﷺ хәзрәтләренә әйткән салаватларыбызны, зикер-тәсбихләребезне, игелекле гамәлләребезне Аллаһ Сөбехәнәкә Тәгалә кабул итеп, кыямәт көннәрендә барчаларызга да сөекле Пәйгамбәребез  ﷺ нең өммәтеннән булырга, аның шәфәгатенә ирешергә насыйп вә мияссәр әйләсә иде”, – дип теләде ул.

Илфар хәзрәт сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге, рәхмәте булуын ассызыклады. “Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында: “Без сине бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек”, – ди.

Илфар хәзрәт 23 ел буена Пәйгамбәребезнең ﷺ, шушы галәмдә шәмнең нуры булып, Ислам нурын кешеләрнең калебләренә сеңдереп, халыкларны караңгылыктан яктылыкка чыгаруын, гөнаһлардан аралавын билгеләп үтте. Дин кардәшләребезне мөбарәк бәйрәм белән котлап, “Мәүлид” касыйдәсе башкарылганда салаватларны әйтергә – шуның белән Аллаһ Илчесенең ﷺ шәфәгатенә ирешергә омтылырга чакырды.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр “Мәүлид” касыйдәсен башкару торды. Аны рәсми чыгышлардан соң Татарстанның танылган артистлары Марсель Вәгыйзев, Рөстәм Хөсәенов, Кәрим Габдуллатыйпов, Ранис Габбасов һәм “Саф” иҗат төркеме башкарды.

Җәлил хәзрәт Фазлыев билгеләп үткәнчә, татарларда касыйдә башкару традициясе һәрвакыт булган. Билгеле булганча, Марсель Вәгыйзев һәм аның иҗат төркеме башкара торган касыйдәнең тексты госманлы авторы Әүлия Чәләбидән алынган һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев тарафыннан эшкәртелгән. Әсәр беренче тапкыр 2022нче елда Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсендә яңгырады.

Мәүлид тәмамланганнан соң, Илфар хәзрәт Хәсәнов дога кылды.

Болгарда Мәүлидтә катнашучылар өчен шулай ук Болгар ислам академиясендә төшкә кадәр аерым программа каралган иде. Алар шушы программа кысаларында балалар арасында оештырылган республикакүләм Коръән укучылар бәйгесен карады.

Әлеге конкурс бөтен Татарстаннан 30 га якын баланы җыйды. Җиңүчеләр кубоклар алды, ә барлык катнашучыларга сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Моннан тыш, катнашучылар “ХочуHalal” мобиль кушымтасы проекты – хәләл товарлар сата һәм хәләл хезмәтләр күрсәтә торган оешмаларны һәм шул хезмәт, товарларны кулланучы кешеләрне берләштерә торган онлайн платформа белән танышты.

Быел һиҗри календарь буенча мәртәбәле айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае 3нче сентябрьдә кояш баеганнан соң башланды һәм ул 3нче октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу ай – Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган ай. Татарстан мөселманнары өчен мәчетләрдә Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ Рәсүленең ﷺ тормышын өйрәнүне, аңа күпләп салаватлар әйтүне, Коръән аятьләрен уку, догалар кылу, вәгазьләр сөйләүне үз эченә ала. Мәүлид мәҗлесләре Пәйгамбәребез ﷺ узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгытуны максат итеп куя.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе