Бүгенге көндә ин мөһим, ин авыр, иң кичектергесез нәрсә, ул—кеше гарбияләү. Бигрәк тә бала тәрбиясе, баланы тормышка әзерләү. Илдәге тәртип тә. милләтнең ныклыгы да, гаиләдәге бәрәкәтиминлек тә кеше дигән адәми затнын әхлагына бәйләнгән.
Кеше тәрбияләү турында алтын хәрефләр белән әхлакый кодекслар язылды, дәүләт программалары, концепцияләр кабул ителде, һәр система адәм баласын үз идеологиясенә туры килерлек итеп. үзенә хезмәт итәрлек итеп тәрбияләргә тырышты.
Дөнья куйган мең төрле сорау каршында, үткәндәге ялгыш Һәм гөнаһлары авырлыгы астында, киләчәкнең хәвефле билгесезлеге алдында кеше бер ялгызы басып калды. Аның тәрбиясе белән, бигрәк тә яшь кеше тәрбияләү белән. бүген кем шөгыльләнергә тиеш?’ Гаиләме, жәмәгатьчелекме. дәүләтме?
Һәрберсе үзенең фикерен ин дөресе, кеше өчен бердәнбер котылу юлы. тәрбия чарасы итеп күрсәтергә тырышты. Гомерендә бала чырае күрмәгәннәр бала тәрбияләү турында трактатлар яза башладылар, бердәнбер балалары ялтыш юлда йөрүчеләр милләт балаларын коткару турында концепцияләр тәкъдим итәргә тотындылар.
Шулай итеп, гасырлардан килгән нәсел тәрбиясе өзелде, нәсел тәрбиясе белән, милли тәрбия югалды. Милли тәрбия китү белән—Аллаһ онытылды, адәм баласы Аллаһ тәрбиясеннән китеп, үзе кебек үк тотрыксыз, үзгәрүчән бәндәләр тәрбиясенә, алар тудырган идеологияләргә мохгаж булып калды.
Беренчесе - баланы кем тәрбияләргә тиеш? Икенчесе—ул тәрбия нинди нигездә булырга тиеш? Әлбәттә, Коръән буенча да!
Мөхәммәт саллаллаһу галәйһиссәләмнен әйтеп калдырган васыяте бар: «Балаларыгызны яхшы багыгыз. Аларны яхшы тәрбия кылыгыз». Корьән кушканча яши башлыйбыз икән, бу дөньяда безне жинүче булмаячак. Моны да Аллаһы Тәгалә вәгъдә итә: “Әгәр Аллаһ сезгә ярдәм итсә, сезне жинүче булмас”. Димәк, тәрбияне дә үзебездән башлыйк, кулга Коръән тотып башлыйк. Шул ук вакытта башкасын да онытмыйк.