Мең шөкер Аллаһка мең шөкер, диеп Башлыймын яңа көнне. Төшләр күреп, тән тыныгып, Үткәрдем узган төнне. Раббыга рәхмәтләр укып, Җиргә аягым басам. Күкне иңлим, җирне тоям, Бар дөньяга сокланам. Белми гөнаһлар эшләсәм, Кичерсә иде Ходай. Минем тормыш рәвешемнән Аллаһым булсын разый. Изгелекләр кылыйк һәрчак, Дөньялар тыныч торсын. Мәчет манараларыннан Азаннар яңгырасын. Әмирә ҮТӘГӘНЕВА, Пермь крае, Барда районы Күрмәүчеләр җәмгыятеннән.
|