Азан әйткәндә
Гүзәл Мөхәммәтҗанова
Һәр көн саен азан әйткән чакта,
Искә төшә, әнкәй, сүзләрең.
“Догаларың укып, теләк телә,
Чынга ашар, кызым, теләгең”.
Шөкерана кылам аткан таңга,
Бәхет миңа һәркөн сау чакта.
Яшьләремне тыеп торыр өчен,
Сабырлыклар җитми кайчакта.
Мул тормышта, тигезлектә яшим,
Һич белмимен юклык, кытлыкны.
Сорыйм Синнән, Раббым, сабырлыклар,
Сорыйм Синнән рухи ныклыкны.