Бу хәл яшь чагымда, әле тормыш тәҗрибәм дә аз булганда килеп чыкты. Имамәтчелеккә дә яңарак кына керешкән вакытым иде.
Беркөнне миңа ярдәмчем Кәрим (исеме үзгәртелде) белән Казандагы моргта яткан мөселман кешесен юарга туры килде. Дөрес, моңа кадәр дә минем инде мондый гамәлне башкарганым бар иде.
Гадәттәгечә, без бисмилланы әйтеп, бу эш өчен кирәкле урынны чистартып, озакка сузмыйча гына вафат кешене госел коендыра башладык.
Билгеле булганча, мәетне юу бик саваплы гамәл санала. Дөрес, биредә бик җитди бер шарты да бар. Мәетне юган кешегә вафат булган адәмнең тәнендәге кимчелекләрен сөйләп йөрү ярамый. Әгәр бу шартны үтәмәсәң, ягъни дөньядан үткән кешенең бер генә җитешсезлеген әйтсәң дә, сиңа әлеге гамәлнең савабы калмый, киресенчә, аның гөнаһ булып язылуы да ихтимал. Ә анысыннан Аллаһ сакласын!
Кыскасы, хәнәфи мәзһәбендә кушылганча итеп 50 яшьләр тирәсендәге уртача буйлы ир кешене юарга керештек. Юып, кәфенләгәннән соң аны туганнары килеп алырга тиеш.
Берзаман мин күз кырые белән генә күреп калдым: ак күлмәк һәм ак чалбар кигән мәетебез үзе безгә таба килә. Шунда йөрәгем жу итеп куйды. Башка сыймый торган гайре табигый хәл иде бу. Тере мәетебез безгә килеп җитмәде, борылды да моргның башка ягына таба китеп барды. «Кара әле безнең мәеткә», — дигәнне аңлатып, мин Кәримгә иягем белән ымлап күрсәттем. Ул да авызын ачып, урынында катып калган иде. Секунд эчендә төрле уйлар йөгереп узды баш миеннән. Нәкъ әлеге генә без юган кеше иде бу. Битендәге миңенә кадәр нәкъ аныкы бит! Әллә өрәге йөриме икән морг буйлап дигән шөбһәле фикерләр дә килде башка. Дөресен әйтим, күңелне аңлап булмый торган курку һәм шикләнү биләп алды. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Нишләргә дә белгән юк.
Безнең йөрәк өянәген кузгата язган бу кызык һәм кызганыч хәлнең сәбәбе соңрак, мәетнең туганнары килгәч кенә ачыкланды. Бу әле яңарак кына юылган кешенең башка шәһәрдә игезәк сыңары булган икән. Ул якын кардәшенең һәлак булганын белеп, тизрәк Казанга кайтып җиткән һәм моргка да килгән. Ә безгә аның барлыгы хакында берәү дә әйтмәде бит. Димәк, мин ярдәмчем Кәрим белән юкка гына хафаланганмын булып чыктым.
Ә шулай да бу вакыйга мәңге онытылмаслык булып күңелемә сеңеп калды. Хәзер дә мин мәетне юарга туры килгәндә иң әүвәл аның туганнарыннан: «Бу кешенең игезәк сыңары юкмы?» — дип сорый торганга әйләндем.
Тик, ни кызганыч, теге вафат булган кешенең игезәк сыңары да озак яшәмәде. Тиздән ул да җан тәслим кылып, каберстан әһеленә әйләнде.
Хаҗип ӘХМӘТША язып алды