Казанга кунакка килгән саен “Сөләйман” мәчетенә укырга килгән күрмәүчеләр белән аралашам. Алар төрле җирләрдән килгәннәр: Башкортстаннан, Украинадан, Татарстаннан. Алар минем белән бик теләп аралаша. Без дини темаларга да, дөньяви темалар буенча да сөйләшәбез. Шуларның берсе мин кайчандыр яшәгән Алабуга шәһәреннән килгән икән.
Илгизәр Сәхап улы Cибгатов 1956 елның 11 июнендә дөньяга килә. Бик авыр тормышта яши. Әлки районының Түбән Салман авылында әтисез үсә. “Дүртенче классны укыгач, 5нчене 5 км ераклыкта урнашкан Яңа Салман авылына укырга йөрдек. 8 классны әнә шунда бетердем”, - дип сөйләде ул мәктәптәге тормышын.
1972 елда Чистай шәһәренә китеп төпләнгән. Шунда Күрмәүчеләр җәмгыятенә эшкә урнашкан. 1993 елны Чаллыга килгән, ә Алабугага эшкә барып йөргән.” Мин анда күрмәүче эшчеләрне тегәргә өйрәттем. Әле үзем дә беренче группа инвалид”, - диде ул үзе турында. Чаллыдан 12 ел эшкә йөргәч, ниһаять, 2005тә Алабугада фатир сатып алган.
Авыр тормышы хакында менә нәрсә диде ул: “Башта туганымның кызын машина бәреп үтерде, 70 көннән соң кызымны автомобиль бәрде, 5 айдан соң әнием вафат булды, 8 айдан соң апам үлде. Янә 8 ай үткәч, 32 ел бергә торган тормыш иптәшем яман шеш авыруыннан вафат булды”.
Сез исламга ничек килдегез? “Сөләйман” мәчете белән ничек таныштыгыз?
Исламга мин былтыр июньдә килдем. “Сөләйман” мәчете турында “Татарстан Яңа Гасыр” радиосыннан ишеттем. Тормышым авыр булгач, рухи тынычлану эзләдем. Ниһаять, ике могҗиза күрдем. Берсе мине мәчеткә этәрде, чөнки клиник үлем вакытында фәрештәне күргән идем. Икенчесе – базга төшүдән мине кемдер туктатып калды.
Менә шул “Сөләйман” мәчетенә Браильчә Коръән өйрәнергә килгәч, 5 вакыт намаз укый башладым.
Дини гамәлләрдән тыш, нинди эшләр башкарасыз?
Күрмәсәм дә, сантехник, электрик эшләрен башкарам, магнитофон, телевизор, радио төзәтәм. Үземдә радиостанция дә бар: кыска дулкында бөтен илләр белән сөйләшәм. Хәтта космостагы Муса Манаров белән дә сөйләштем.
Хәзерге вакытта күрмәүчеләр белән укырга килгәч, “Сөләйман” мәчетендә сантехник эшләрен башкарам. Мәсәлән, бәдрәфне ремонтлап маташа идем: торбаларны алыштырдык, краннар белән дә эш иттек. Гомумән, хатын-кызлар бәдрәфендә тәртип булачак.
Күрмәүчеләргә нинди теләкләрегез бар?
Күрмәүчеләргә бик изге теләкләрем бар, чөнки үзем дә инвалид булгач, алар өчен кайгырып торам. Алар елап, кайгырып, мескенләнеп тормасыннар иде. Мин сукыр дип качып ятып, мескенләнеп булмый ич инде. Үзләре тырышсыннар, эшләсеннәр, һөнәр өйрәнсеннәр. Үзем бернинди дә уку йортын тәмамламадым, ә бик күп һөнәрләр беләм.
Аллаһка шөкер, монда безгә Илдар хәзрәт, Мәликә ханым, укытучылар булыша, безнең өчен бик күп көч куялар. Ашханәдә эшләүчеләр дә тәмле итеп ашаталар. Шуларга бик күп рәхмәт әйтәсем килә.
Рөстәм ХАҖИЕВ