22 июльдә, кем әйтмешли, Казанга терәлеп үк торучы Биектауда бу районның яңа билгеләнгән башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин (рәсемдә: сулдан – беренче) бе
Туган якларыма (Әтнә) кайтканда миңа еш кына Биектау аша узарга туры килә. 10 елдан артык ислам темасына язучы журналист булсам да, ни сәбәптәндер бу райондагы бер генә дини чарада да катнашу насыйп булмаган. Бәлки чакырмаганнардыр, бәлки кызыксынуым җитмәгәндер. Дөрес, Татарстан Диния нәзарәтендә уздырылган бер җыенда мөфтинең урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб: «Өч районда Мәскәүдән җибәрелгән грантларны алмыйлар да, бу мәсьәләдә берни эшләнми дә. Болар-Биектау, Әтнә, Менделеевск районнары», -дип белдергән иде.
Рөстәм Кәлимуллин
Биектауның Мәдәният йортында имамнар белән уздырылган танышу җыенында башлап сүзне район җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин алды. Ул: «Алдан ук әйтеп куям, уйлый күрмәгез мине сездән күбрәк белә, дип. Һич тә алай түгел. Сез-имамнар, мин-хакимият башлыгы. Барыбызның да ахирәт көнендә җавап бирәсебез бар. Сез үзегезнең эшләрегез өчен, мин үземнең эшләрем өчен»,-дип башлады чыгышын. Ул бергәләп, кулга-кул тотынып эшләргә кирәк булуы, шулай иткәндә генә халыкка да, дәүләткә дә файда китерәчәкләре хакында сөйләде. «Республикада мәчетләр, мәдрәсәләр төзелде, гыйлемле имамнарыбыз барлыкка килде. Шул чорларда игеннәр котырып үсте, юллар салынды, өйләргә газ керде, яхшы машиналар сатып алдык, йортлар төзедек. Боларның берсе дә очраклы хәл түгел. Аны сез үзегез дә аңлыйсыз. Тик соңгы вакытларда кирәкмәгән сүзләр сөйләп йөри башладык. Мәсәлән, кешеләр хаҗга кибеттән әйберләр сатып алу өчен генә бара, дип. Булуы мөмкин түгел мондый хәлнең! Кибетчеләр алар Төркиягә, Иранга, башка җирләргә бара. Менә шундый ялган сүзләр сөйләп йөргәнгә күрә, гөнаһларыбыз күп булганга корылык рәвешендә безгә Аллаһның җәзасы килде»,-дип бәян кылды Р. Кәлимуллин.
Районның башкарма комитеты җитәкчесе әле күп мәсьәләләргә кагылып узды. Ул Биектауда диннең торышы зәгыйфь булуына борчылуын яшермәде. «Мин Мамадышта вакытта андагы дин әһелләрен халык белән аз эшлисез, дип тәнкыйтьли идем. Анда әле әйбәтрәк булган икән. Әйтик, Мамадыштагы үзәк мәчеткә җомга намазына 150гә якын кеше йөри. Ә Биектауда дин өлкәсендә хәл күпкә начаррак», –дип билгеләп үтте район башлыгы.
Аннары Р. Кәлимуллин Биектауга килгәч, үз күзләре белән күргән тискәре күренешләргә дә бәясен бирде. Алар бер оешмага кергәч, хатын-кызларның ит ашап утыруына тап булганнар. «Яхшылабрак карагач, егылып китә яздым. Андагы татар хатыннары дуңгыз итен шыпылдаталар гына иде», – диде ул. Гүзәл затлардан ни өчен мөселманнарга гөнаһлы булган итне ашауларын сорагач, алар аны белмичә алулары турында әйткәннәр. «Нәрсә ашаганыңны белмәскә, бу ачлык елмыни?! Хәзер күркә дисәң – күркә ите, каз дисәң, каз ите бар. Ашарга тыелмаган ризыклар да күп ләбаса!»-диде ул, ачынып. Р. Кәлимуллин райондагы бер җитәкче белән сөйләшкән сүзләрен искә төшерде. Ул татар кешесе булса да, бер тапкыр да Мәдәният йортына да, мәчеткә дә кереп карамаган. Гомумән, райондагы 30 җитәкче Казанда яши икән. Ә Коркачыктагы кирпеч заводында эшләүче 90 кешенең нибары 10сы Биектауныкы, калганнары күрше районнардан. «Болар яхшы күренешме инде? Мин беренче чиратта үз районыбыз халкын эшле итәргә тиешбез, дип уйлыйм»,-диде Р. Кәлимуллин.
Башкарма комитет җитәкчесе әле күп нәрсәләр хакында сөйләде. Аның тел төбеннән райондагы дини тормышка битараф булмавы, алай гына да түгел, аны алга җибәрергә омтылышы бар икәнлеге сизелде, бу төбәктә әдәп-әхлакка зур игътибар биреләчәген тоярга мөмкин иде. Әгәр теге яисә бу мәсьәләдә сораулар туа икән, ул үзе ышанычлы дип тапкан Булат хәзрәткә яисә Марсель һәм Госман хәзрәтләргә шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын әйтте.
Мөхтәсиб Галимулла хәзрәт Хәбибуллин
Уртача буйлы, чандыр гәүдәле мөхтәсиб Галимулла хәзрәт Хәбибуллин бу көнне шактый зур чыгыш әзерләгән иде. Ул Биектау мөселманнары белән инде 20 ел җитәкчелек итүен, бу вакыт аралыгында 35 мәчет салынуын, тагын бишесенең төзелүен әйтеп узды. Шунысы игътибарга лаек: Галимулла хәзрәтнең бәян итүендә дә райондагы дини тормышның мактанырлык булмавы чагылыш тапты. Ул хәтта үзенең мөхтәсиб вазифасыннан китәргә әзер икәнлеген әйтеп, Мәдәният йортына җыелган халыкны гаҗәпкә калдырды. «Үзегез дә беләсез, соңгы вакытларда еш авырыйм. Авылларга чыга алмыйм, башым әйләнә. Минем урынга Алмаз Шәйдуллин дигән яшь имамны тәкъдим итәм»,-диде ул. Шунда мөхтәсибне зур илтифат биреп тыңлап утырган Р. Кәлимуллин түзмәде: «Ни дигән сүз инде бу?! Бу бит мөхтәсиб сайлау җыелышы түгел. Әле кайчан гына узды түгелме соң мөхтәсибне сайлау җыелышы. Бу мәсьәләне ни өчен шунда күтәрмәдегез? Мин сезне куючы да түгел, эшегездән азат итә дә алмыйм. Сезне мөхтәсиб итеп эшләтү яисә эшләтмәү мәсьәләсен мөфти хәл кыла»,-дип аны бүлдерде.
Гомумән, бу җыелышта яңа башлык, кем әйтмешли, дилбегәне үз кулында нык тотты, аны бер генә мизгелгә дә ычкындырмады диясе килә. Мондый җитди кешенең, дин өчен борчылучының районга җитәкче булып килүен имамнар да хуплады. Район мөхтәсибенең урынбасары, Усад авылы мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Яруллин сүз алып, яңа җитәкчеләргә үзләренең фатихасын бирүләре турында белдерде.
Казый Рөстәм хәзрәт Зиннуров
Татарстанның Үзәк төбәге казые (аңа Казан, Яшел Үзән шәһәрләре, Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе, Югары Ослан һәм Питрәч районнары керә) Рөстәм хәзрәт Зиннуров әлегә имамнарның гыйлеме зур булмавын сөйләде. «Әгәр бирегә Мәккәдәге укытучыларны китереп куйсак һәм имамнарыбыз «Әлхәм»не укый башласа, беренче сүзләрдән үк алар кимендә 20 хата табачаклар. Бу сүзләрне һич кенә дә сезне кимсетеп, рәнҗетеп әйтүем түгел. Әйтик, Чаллыда ел саен имамнарның гыйлем дәрәҗәсен күтәрү курслары уңышлы гына эшләп килә. Аны бездә дә булдырасы иде», –дип тәкъдимен әйтте Рөстәм хәзрәт.
Башлык Р. Кәлимуллин казыйның әлеге фикерен уңай дип тапты һәм моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә бирде. «Гомердә булмаган хәл: авылга Сабантуйга кайткач, андагы хатын-кызларның хәмер эчкәнен күрдем. Тагын бер гөнаһ: салалардагы әби-бабайлар бүген нәрсә була икән дип йолдызнамә укып утыра. Халык гороскопка ышана, чөнки динне белми, наданлык та көчле. Имамнарның бурычы-үз гыйлемнәрен арттырып, халык арасында киң таралган хорафатларның зыяны турында сөйләп, аларны туры юлга чыгару, җәмгыятебезне аракы эчү, тәмәке тарту, наркомания кебек авырулардан арындыруда булышу, кешеләрне әдәп-әхлаклы итү», – диде Рөстәм хәзрәт Зиннуров.
Аннары Рөстәм хәзрәт казыйлар утырышында Рамазан ае хакында булган сөйләшүләрне, кабул ителгән карарларны бәян итте. Аның сөйләвенә караганда, без быел 11 августта уразага керәбез. Беренче тәравих намазы 10 августта ястүдән соң укыла. Быел да фитыр сәдакасы бер кешегә кимендә 50 сумны тәшкил итә. Хәленнән килгән кеше аны күбрәк тә бирә ала. Ә инде уразаны тота алмаган кеше (әйтик, өлкән яшьтәгеләр) фидия сәдакасын 100 сум итеп түләргә тиеш. Ураза гаете исә 9 сентябрьгә тәгаенләнгән. «Шулай да, әгәр мөфти Рамазан аеның башка көнгә күчерелүе турында фәтва бирсә, без аны да кабул итәбез. Әгәр андый карар булмаса, һәммәсе дә элеккечә үз көчендә кала», – диде Рөстәм хәзрәт.
Кыскасы шул: Биектауга яңа башлык килгәч үткәрелгән имамнар җыелышы бик эшлекле шартларда барды. Тиздән аның тәүге нәтиҗәләре дә күренер, дип ышанасы килә.
Хатыйп ГӘРӘЙ