Marriott's SpringHill Suites компаниясе халык фикерен өйрәнү үткәргән. Аның нәтиҗәсендә сәяхәтчеләрнең сәфәр вакытында дога укуга вакытны кызганмаулары билгеле булган. Тикшерүдә 1000нән артык турист катнашкан. Алар анкетада бирелгән күптөрле сорауларга җавап биргән. Нәтиҗәдә, сәяхәт вакытында 4 туристтан 1сенең көн саен Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, дога кылуы ачыкланган. Иң кызыгы, алар өйдә вакытта Аллаһы Тәгаләне болай ук еш искә төшерми икән, дип хәбәр итә РИА «Новости» сайты.
Туристларның күбесе самолетта очканда дога кыла икән. Дога очыш алдыннан тынычлану максатыннан укыла. Моны тикшеренүчеләр самолетлар белән бәйле хәвеф-хәтәрнең артуы нәтиҗәсе, дип фаразлый.