Газетабыз укучысы Фәһия Мәрдамшинаның сорауларына Казандагы имам Рөстәм хәзрәт Зиннуров җавап бирә.
Әссәламәгаләйкүм, «Ислам info» җәридәсе хезмәткәрләре!
Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, хәерле озын гомерләр теләп калам. Бу хатны мин Сездән берничә соравыма җавап-киңәш алу нияте белән язам. Хәзерге көндә укыйм, өйрәнәм дигән кешегә дини китаплар, газета-журналлар бик күп. Совет чорында үсеп, дини белем ала алмаган без, әби-бабайлар, шуларны алып, Коръәни-Кәримнең сүрә һәм аятьләрен ятларга тырышабыз. Хәтере яхшырак әбиләрнең «Йәсин», «Тәбарәк» сүрәләрен ятлаганнары да бар. Менә шул әбиләрне «Син Коръән укый беләсең, безнең өйгә килеп, фәлән көнне Коръән укы әле!» – дип үтенеп чакыралар. Бармаса, тәкәбберлеккә керә, яки санламау була. Бара. Белгәнен укый. Белгәнчә дога кыла. Яхшы теләкләрен тели. Менә шундый бер әбигә үзен зур белгеч итеп санаган, үз авылында абыстай булып йөргән кунак әби: «Ашка Коръән укырга баргач, сүрә, аятьләрне укый башлаганчы әүвәл «Иман шартын» укыгыз!» дип киңәш бирде. Коръән укыла торган ашларга, Аллага шөкер, йөрибез. Ләкин «Иман шартын» укучы юк иде. Мәдрәсә-мәчет күрмәгәнбез, китаплар алып кына ятлыйбыз. Ләкин «Иман шартын» укып, соңыннан Коръән укыгыз дигән искәрмәгә мин, мәсәлән, очрамадым. Иман мөселманчылыкның ишеге, аны яттан белергә кирәк. Аны шулай аш мәҗлесләрендә дә укырга кирәкме? Бу мәҗбүриме? Бу беренче соравым. Тагын икенче җирдә бер хатын – башка авылдан килгән кунак, безнең Коръән укучы әбиебездән: «Мәрхүмнең рухына багышлап 51 нче көнне укытылган Коръән ашында нинди дога укырга кирәк?» дип сорады. Әбиебез кистереп кенә менә шулай дип укыла, дип әйтә алмады. «51 нче көнендә моны укыгыз, дигән язманы бер дә очратмадым. Белгәнемчә, бөтен мәрхүмнәргә ничек укысам, монда да шулай дога кылдым» – диде. Ләкин уңайсызланды.Мәрхүмнең 51 көненә багышлап укый торган махсус дога бармыни? Бу мине дә кызыксындыра. Өченче бер җирдә әбиебез «Әлхәм», «Әлиф, ләм, мим» «Аятел-Көрси», «Тәбарәк», аннан соң «Лә Ястәви» аятьләрен укыды. Казанда мәчеткә йөреп сабак алган (әби түгел иде) яшьрәк хатын: «Син хата ясадың «Лә Ястәви»не «Тәбарәк»тән соң укыдың» диде. Әбекәйгә кыен булды. Уңайсызланды. Минем Коръәнем бар гарәпчәсе дә, үзбәкчә тәфсирем дә. Әби белгәннәрне мин дә беләм, артыннан, эчемнән әйтеп барам. Әби дөрес укыды. «Хата нидә икән?» – дип аптырап, Коръәннән яңадан карасам, «Лә Ястәви», «Тәбарәк» тән алда килгән «Хәшер» сүрәсенең аяте икән (59 нчы сүрә). «Мөлек» – «Тәбарәк» 67 нче сүрә икән. Инде шул сүрәләрнең урынын алмаштырып уку хата буламы? Зур хатамы бу? Гөнаһ түгелме? Коръән сүрәләрен Коръәндә килгән тәртиптә генә укырга кирәкме? Менә мине кызыктырган, беләсем килгән (бәлки бер мине генә түгел, башка авылларда да беләсе килгәннәр бардыр) шул сорауга үзегезнең газетагызның берәр санында җавап бирмәссез микән, дигән нияттән яздым. Мин быел «Ислам info»га язылдым. Телефоннан шалтыратып кына сорарга да булыр иде, ләкин колагым яхшы ишетми. Барыгызга да уңышлар теләп калучы – Фәһия әбиегез Мәрдамшина. Арча районы, Иске Чүриле авылы
1 нче сорауга җавап: Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлләһу галәйһи вәсәлләм үз хәдисләренең берсендә: «Һәрбер хәерле эшнең башы бисмилла», – дигән. Һәм дә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә: «Коръәнне укый башлар алдыннан Аллаһының рәхмәтеннән куылган шайтанның коткысыннан Аллаһы Тәгаләгә сыгынып башлагыз», – дигән. Димәк, Коръән укуны мөселманнарга таныш булган «Әгүүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим» дигән кәлимәләр белән укый башлыйбыз. Шулай ук Коръәнне үзең генә өйдә яисә мәҗлестә укыйсыңмы – бу барысына да кагыла. Бу – Аллаһы Тәгаләнең кушкан әмере. Хәзерге вакытта барлык дини мәрасимнәр дә Коръән уку һәм алда әйтелгән сүзләр белән башлана. Ә инде хатта китерелгән иман шартына килгәндә, алар һәрчак безнең баш өстебездә тора, чөнки «Әшһәдү әл-ләә иләәһә илләллаһу үә әшһәдү әннә Мөхәммәдән гәбдүһү үә расүлүһ» дигән сүзләр мөселманлыкның беренче баскычы булып тора. Аның мәгънәсе мондый: «Мин ихлас күңелдән шәһәдәт бирәмен ки, дөрестән дә бөтен галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгаләнең хак икәнлегенә, моңа иман китерәмен. Шулай ук ихластан гуаһлык биреп әйтәмен Пәйгамбәребез Мөхәммәд Раббыбызның хак илчесе, Пәйгамбәре һәм колы булуына». Бу сүзләр ир яисә хатын-кызның чын мөселман булуына дәлил. Без кешенең күңелен белмибез. Әгәр дә адәм заты шушы сүзләрне әйтә икән, аны мөселман дип таныйбыз. Пәйгамбәребез: «Мин кешеләрнең күңелләрен тикшерү өчен җибәрелмәгәнмен», – дигән. Монда без бераз гына җаваптан читкә киттек, әмма боларны белү бик мөһим. Әйтик, кайбер вакытта: «Бу кеше гомере буена парторг булып эшләде, комсомол булды, замполит вазифаларын башкарды», – дигән гаепләү сүзләрен ишетәбез. Тик, безнең халыкта әйтелгәнчә, үткән эшкә – салават. Кыскасы, әгәр кеше иман кәлимәләрен әйтә икән, без аның хак мөселман булуына ышанырга тиеш булабыз. Әгәр дә кеше элеккеге гөнаһлы эшләренә тәүбә кылган икән, без аны тикшермибез. Ә инде хаттагы сорауга килгәндә, динебездә мәҗлесләрне алып барганда сүзне «Иман шартыннан» башларга дигән шарт та, таләп итү дә юк. Боларның һәммәсен дә мәҗлесне алып баручы үзе хәл кыла. Төркияне алсак та, гарәп илләренә килсәк тә, андагы мәҗлесләр Коръән укудан, «Әгүүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим»не әйтүдән башлана. Мин үзем дә мәҗлесләрне алып барганда күпчелек очракта шулай итәргә тырышам. Шулай да теге яки бу мәҗлескә баргач, анда кемнәр утыруына да карыйсың. Кайбер мәҗлесләрдә сүзне Коръән уку белән башлыйсың, ә икенчеләрендә «Тукта әле, биредә динебезне сөйләп, аңлатып бирергә кирәк, мондагылар әле чебен санап утыра, әз генә булса да күңелләрендә нур балкытып алырга, җылылык кертергә кирәк дип, вәгазь сөйләргә керешәсең. Кайбер чакта сүзне әти белән әнине хөрмәт итәргә кирәк булудан башлыйсың, икенче очракта ир белән хатын мөнәсәбәтләренә тукталасың, кайбер чакта Аллаһы Тәгаләнең кем икәнлеген, безнең каян барлыкка килгәнлекне, кая китәчәгебезне әйтеп үтәсең. Димәк, мәҗлесне алып баручы бер үк вакытта яхшы психолог та булырга тиеш. Пәйгамбәребез: «Кешеләргә акылларына карап дәшегез», – дигән. Әгәр дә берәү намаз укымаса, Аллаһы Тәгаләне танымаса, аның белән нәфел намазлары турында сөйләшеп торудан мәгънә булырмы соң? Мондый кешеләр белән фәкать башлангыч дини белем турында гына гәпләшергә мөмкин дип саныйм. Ягъни андыйлар белән Аллаһыга, пәйгамбәрләргә, фәрештәләргә иман китерү һәм башка гадирәк нәрсәләр хакында сүз алып барасың. Ә инде кайбер очракта мәҗлестәге абый-апаларның мәдрәсәдә укып чыкканын, яисә дини уку йортының кичке бүлегендә гыйлем алганнарын беләсең дә, болар белән кайбер мәсьәләләрдә тирәнгәрәк тә керергә була икән дип нәтиҗә ясыйсың. Шулай да бу мәсьәләләрдә безгә гауга чыгарырга яисә бәхәсләшергә кирәкми. Әйткәнемчә, боларның һәммәсен дә мәҗлесне алып баручы үзе хәл кыла. Әгәр дә инде теге яки бу мәсьәләдә мәҗлесне алып баручының белеме җитенкерәми икән, иң хәерлесе аңа: «Гафу итегез, мин моны белмим», – дип әйтү. Чөнки белмим дип әйтү, үзе белем. Белмичә җавап бирүгә караганда, «Белмим»– дип әйтү мең өлеш хәерлерәк. Чөнки белмичә җавап бирүең белән кешене ялгыш юлга кертеп җибәрүең ихтимал. Монысыннан Аллаһ сакласын. Шуңа күрә абыстайлар, остазбикәләр боларны истә тотсыннанр, онытмасыннар иде.
Ә инде дини китапларда, әйтик «Мөгаллим сәни»дә ни өчен башта иман шартын өйрәнергә һәм әйтергә кирәклеге турында сүз бара дигәндә, бу динне яңа өйрәнә башлаган шәкертләр иман шартларын гарәпчә дөрес аваз белән чыгарсыннар өчен эшләнгән. Әгәр дә мәҗлестә динебезне белмәүче, аңламаучы кешеләр алдында иман шартларын сөйләп китәсең икән, моның бернинди дә зыяны юк, киресенчә, үзеңә савап кына аласың.
2. Ә инде хаттагы икенче сорауга болай дип җавап бирер идем: динебездә мәрхүмнең өчесенә, җидесенә, кырыгына, илле беренә һәм елына багышланган аерым бер дога да, сүрә дә юк. Дөрес, аерым риваятьләр бар. Мәсәлән, зират тирәсеннән узып барган чакта «Кульхуаллаһ»ны, кеше җан биргәндә. «Йәсин» сүрәсен укырга мөмкин.
Боларны Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтеп, өйрәтеп калдырган. Мәрхүмнең рухына багышлап Коръәнне көн саен, яисә сәгать саен укыйсыңмы, – болар һич тә артык түгел. Мәетләрнең рухы моңа шатланып кына торачак. Син кайда гына булсаң да Аллаһыдан: «Вафат булган әти-әниемнең рухларын шат кыл, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын ярлыка», – дип сорау кирәк. Ә инде мондый мәҗлесләрне үткәрү кирәкме дигән темага без хәзер бәхәсләшмибез дә, чөнки галимнәребез аларны кирәк дип таптылар. Әгәр дә без, дин әһелләре, халыкка шушы мәҗлесләр вакытында динебез хакында сөйләмәсәк, бөтен нәрсә юкка чыгачак. Үзегез дә белеп торасыз, бүгенге көндә шайтан көн саен, сәгать саен дингә каршы үзенең кара эшен башкара. Мәрхүмне искә алу мәҗлесләрендә «Йәсин» сүрәсен укыймы, «Тәбарәк»неме, «Лә Ястәви»неме, «Аятел-Көрси»неме, «Ихлас» сүрәсенме, бу мәсьәләдә мәҗлесне алып баручыга каты бәрелергә кирәкми. Аллаһы Тәгалә барысын да күреп, ишетеп торучы һәм мәетләребез дә безнең укыганны ишетеп, моңа фәкать сөенерләр генә.
3. «Сүрәләрнең тәртибен үзгәртеп уку гөнаһмы?» – дигән сорауга мин болай дип җавап бирер идем: дөньяда белем искиткеч күп. Без нихәтле генә тырышсак та, аны өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Коръәни-Кәримдә: «Сезләргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән белем дөньядагы гыйлемнең кечкенә генә бер өлеше», – диелгән. Бу – беренчедән. Икенчедән, Коръәндәге сүрәләрнең тәртипләренә караганчы, карыйк әле менә бу яшьрәк хатын-кызның кылган гамәлен. Ягъни дөрес эшләгәнме ул Коръән укучы әбине бөтен кеше алдында кыен хәлдә калдырып? Менә олы апабыз мәҗлестә Коръән укыды. Укыганда зур хаталары булмады, чөнки хатта аның ялгышлары турында сүз кузгатылмый. Ул – Коръән укучы апа бер сүрәнең урынын икенчесе белән алыштырган, ягъни аларның урыннарын үзгәрткән. Алданрак әйтеп куйыйм: бу зур хата түгел, хәтта аны хата дип тә әйтеп булмый. Намаз укыганда да сүрәләрнең тәртибен үзгәртергә була, хәтта ул намазны да бозмый әле. Кеше, мәсәлән, «Нәс» сүрәсен «Кәфирун» сүрәсеннән, яисә «Кәүсәр»не «Гасыр» дан алда укыса, бу намазның шартын бозмый. Дөрес, болай эшләү яхшы дигән сүз түгел. Әгәр кеше башта – «Гасыр»ны аннары «Кәүсәр»не укыса, бу бик гүзәл була. Әмма теге яшьрәк хатынның бөтен кеше алдында олы апага: «Сез ялгышлык кылдыгыз», – дип төртеп әйтүе, менә бу дөрестән дә хата. Без бик еш кына моның турында онытабыз. Пәйгамбәребез беркайчанда: «Син тегеләй иттең, болай иттең,» – дип кешеләргә төртеп күрсәтмәгән, аларны кыен хәлгә куймаган. Хатта язылган бу очрак турында без уйланырга, үзебездәге мондый кимчелекләрне бетерергә тиеш булабыз. Әгәр дә, әйтик, Коръән укыган әбидә кайбер кимчелекләр булган икән, мәҗлестән соң, кунаклар белән саубуллашып чыгып барганда ул апаның янына килергә иде дә: «Апа, Коръән укыганыгызны тыңлап бардым, бик зур рәхмәт сезгә. Күңелләребез йомшарып китте. Бер генә соравым бар иде: «Лә Ястәви»не «Тәбарәк»тән алда укырга тиеш түгел идеме?»– дип матур гына итеп аннан сорарга, бу хакта әйтергә мөмкин булыр иде. Һәм бу яшь хатынның ул гамәле дә дөрес булыр иде. Ә менә намазда, Коръән укыганда сүрәләрнең тәртибен мөмкин кадәр саклап бару мәслихәт, чөнки сүрәләрне тәртип белән уку намазның камиллегенә бер сәбәп булып тора.