Хаҗиева Алия
Инсафлы яши кешеләр
Коръәнгә ышанганнар,
Гөнаһлардан куркып
Тыйганнан тыелганнар.
Хөкем газапларын аңлап
Әдәпкә омтылганнар.
Тәмүг иблискә ияреп
Кемнәр золым кылганнар.
Адәм Аллаһны тыңласа,
Чыкмас иде оҗмахтан.
Золым кылганнары өчен
Гафу сорап еладылар.
Җирдә тереклек итәргә
Раббыбыз бирде рөхсәт.
Һәр эштә гадел булырга
Раббыбыз бирде әмер.
Йөзне кыйблага юнәлтеп
Гыйбадәт кылу зарур.
Кеше ышанычлы яши
Һәм яши ул гайрәтле.
Коръән сүрәләре генә
Сабырлата йөрәкне.
Тыйнак-шәфкатьлек арта
Ислам динен тотканга.
Җаны сафлы, күңеле пакъның
Куанычлы һәр таңы.