«Сөләйман» мәчетенең тернәкләндерү үзәгендә тормыш кайный. Бер атнадан артык инде күрмәүчеләр һәм зәгыйфь күрүчеләр монда дини белем ала.
Үзләренең хәсрәтләре буенча берләшкән инвалидлар биредә яшәргә, эшләргә, тормышка сөенергә, ышанырга өйрәнә. Катмарлы заманда яшибез, икътисади һәм көнкүреш сикәлтәләре баштан ашкан. Әмма, инвалидлар кыю йөрәкле халык, алар бердәм, бер-берсенә теләктәш, авырлыкларны кичә һәм җиңә беләләр.
«Ислам info» газетасы редакциясе үзенең укучыларын тормышлары беренче карашка эчпошыргыч һәм бертөсле тоелган, әмма чынлыкта бөтенләй капма-каршы булган якты күңелле шушы кешеләр белән таныштыруын дәвам иттерә. Мин беркөнне Башкортстаннан килгән Зәйтүнә Гатауллина белән очрашып әңгәмә кордым.
Әссәламәгәләйкүм, Зәйтүнә ханым, башта үзегез белән таныштырып үтегез әле.
Мин Чиләбе өлкәсендә туып-үстем. Аннары язмыш мине Башкортстан якларына алып килде, утыз елдан артык җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләдем. Гади аш-су пешерүче булып башлаган идем, насыйп иткәч, җитәкче булырга да язды. Тормыш иптәшем белән ике бала тәрбияләп үстердек, аларның инде үз тормышы, үз язмышы. 2007 елда эштә күзләрем җәрәхәтләнде һәм алар бик начар күрә башлады. Шуннан соң инде мин «Инвалидлар оешмасына» бастым.
Сезнең көнкүрешегез җитди үзгәрдеме?
– Беләсезме, тормыш бит аннан соң да тукталып калмый, дәвам итә. Күпләр авырлыкларга чыдамый, сыгылып кала, ә кемнәр исә булган ихтыяр көчен җыеп, яшәвен дәвам итә. Менә мин дә, ничек тә яшәргә, ничек тә үз халәтемә күнегергә тырыштым. Нишлисең, димәк, Аллаһ Тәгалә шулай язган. Мин спорт белән шөгыльләнә башладым, дини китаплар укыдым. Шулай итеп, үз-үземә яңа шөгыль таптым, югалып калмадым. Безнең оешма күп төрле спорт уеннарында катнаша. Мәсәлән, үткән елны без Кырмыскалы районында узган ярышларда икенче урын яуладык. Авыр булса да, бер дә артта калырга тырышмыйбыз әле, алга карыйбыз.
Сез күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр үзәгенә ничек килеп эләктегез?
– Әйткәнемчә инде, безнең оешмага бу үзәктә үткән елны булып кайткан апалар-абыйлар йөри, шулардан ишетеп белдем. Алар шул тиклем канәгать булып кайттылар, шатлыклары хәтта эчләренә сыймый иде. Мин менә хәзер үзем дә төшендем инде ни өчен икәненә. Ни өчен дигәндә, без үзебезне ял йортында кебек хис итәбез, өстәвенә, белем дә алабыз.
Вакытыгызны ничек уздырасыз?
– Иртәнге намаздан соң укулар башланып китә. Безгә Луи Брайль системасы буенча Коръән укыталар, тирә-юньне чамаларга, «JAWS» махсус программасы ярдәмендә компьютерда эшләргә, намаз укырга өйрәтәләр.
Ә укудан тыш ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Әйе, укулар белән генә чикләнеп калмыйбыз. Мәсәлән, беркөнне күренекле журналист Фәния ханым Хуҗәхмәт белән очрашып сөйләштек. Үзебезгә кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат тупладык. Аннары без Камал театрына барып тамаша карап кайту бәхетенә дә ирештек. Кичләрен без бер-беребез белән аралашабыз, серләшәбез, үзебезчә ял итәбез.
Исламда сез күптәннәнме инде?
– Ничек дип әйтим икән. Барлык шәригать кануннарын үтәмәсәм дә, һәрдаим Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшәдем. Әти-әниләрем укымышлы кеше иделәр, кулларыннан килгәнчә мине дингә өндәделәр. Менә хәзер Аллаһы Тәгалә рәхмәте миңа да яуды, намаз укырга өйрәнеп киләм. Үзем өйрәнеп, балаларыма да өйрәтәсем килә.
Сезнең өстәп тә әйтәсе сүзегез бар ахрысы?
– Мин чын күңелемнән җитәкчеләргә, укытучыларга зур рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Безне шундый ягымлы итеп каршы алганнары, ярдәм күрсәткәннәре, аңлаганнары өчен Аллаһының чиксез рәхмәтләре яусын. Аяк-куллары сызлаусыз булсын.
Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Зәйтүнә ханым.
Рузилә Гәрәева