Март ае азагында «Сөләйман» мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, күрмәүчеләр һәм ишетмәүчеләр белән эшләү хезмәте җитәкчесе Мәликә абыстай Гыйльметдинова, хокук белгече Илһам Исмәгыйлев, «Ислам info» газетасы хәбәрчесе Айнур Әхмәтша һәм мәчетнең чит илләр белән мөнәсәбәт бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов Төркиядә булып кайтты. Шул уңайдан газетабыз хәбәрчесе Ирек Нигъмәти делегация җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитовка берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.
Илдар хәзрәт, Кара диңгез аръягына сезне нинди җилләр ташлады?
Төркиягә сукырлар эшләре буенча бардык. Анда безне Истанбул каласы мөфтие кабул итте. Ул безне кунакханәгә урнаштырырга булышты. Гомумән, анда безне бик җылы, яхшы каршы алдылар, кунак иттеләр. Аннары андагы күрмәүчеләрнең тормышлары белән таныштырдылар, нинди эшләрдә катнашуларын күрсәттеләр. Биредә «Биязай» вакыфы җитәкчеләре белән очраштык. Аның җитәкчесе Локман бәй – үзе сукыр кеше – Аурупа һәм Төркия парламентларының депутаты, бик эшчән, тырыш кеше. Төркия парламентында: «Әгәр бер оешмада эшләүчеләр 50 дән бер кешегә генә артса да, анда бер инвалид, бер төрмәдән чыккан кеше булырга тиеш», дигән канунны үткәрә алган ул. Хәзерге көнне бу канун эшли һәм әгәр дә кайсы да булса бер оешма әлеге канунны бозса, аңа бик зур суммада штраф салына. Менә ничек игътибар итәләр гарип кешеләргә.
Ә бездә ничек котылырга белмиләр. Хәер, хәзрәт, сау кеше хакы да шалкан бәясе тормый ла санә!
Бу кешенең тулы исеме Локман Әйва. Ә Халис Куралай Мәгариф министрлыгында эшли. Ул да сукыр кеше. Бик тырыш, эшчән. Аның белән Истанбул шәһәре мэриясенә бардык. Анда да югары дәрәҗәдә кабул иттеләр, «Биязай» вакыфының тагын бер җитәкчесе Әйлин Чифчих мэриядә социаль бүлекне җитәкли. Ул безгә Истанбулның бөтен матурлыгын күрсәтте, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләренә алып барды. Безнең баруыбызның максаты тамаша кылу гына түгел иде бит. Сукырлар белән эшләүче мәчетебезгә азрак ярдәм булмасмы дигән уй да бар иде.Төркиядә яшәүче кардәшләребез безгә аена 30 Коръән җибәрүне үз өсләренә алдылар. Бер Коръән 6 китаптан торуын искә алсак, бер айга 180 китап киләчәк дигән сүз. Алар бик затлы итеп эшләнгән, кыйммәт. Бер ел дәвамында безгә шулай Коръән килеп торачак Төркиядән, Аллаһы боерса. Китап чыгару өчен үзебездәге техникага кирәкле әйберләрен алдык. Бездәге күрмәүчеләрнең укуын алга таба тагын да камилләштерүдә файдалы, эшлекле сөйләшүләр булды.
Шәһәр урамнарында, җәмәгать транспортында мөнәсәбәт ничек үзләренә?
Бездә, әйтик, аларның акча яки документы булмаса, транспорттан ике дә уйламыйча куып төшерәләр. «Ягымлы» сүзләр белән озатып әле.
Мәгариф министрлыгында эшләүче Халис Куралай зарлана (аны сукыр дигән идем бит): «Безгә, Төркиядә яшәүче сукырларга, бик зур сабырлык кирәк. Мин транспортта юл хакы өчен акча сузсам, аны миннән кабул итмиләр. Менә ничек «мыскыл» итәләр. Сукыр, янәсе. Ә бит минем акчам бар», – ди ул. Төркиядә яшәүчеләрнең бөтен зары менә шул.
– Ике ил кешеләре арасындагы капма-каршылык күз алдына килә дә, куркыныч булып китә. Болары сүз уңаеннан гына әйтелде. Аллаһы боерса, безнең урамнарга да бәйрәмнәр килер әле.
Хаҗип ӘХМӘТША