Яраткан эшеннән тәм табып, дәрт–дәрман алып яшәүчедән дә бәхетлерәк кеше юктыр ул, мөгаен. Әнә шундый затларның берсе, йөзеннән чын мәгънәсендәге мөгаллимәлек бөркелеп торган, Аллаһыдан бирелгән сәләтен тулысынча эшкә җиккән тәмле телле, йомшак фигыльле Роза ханым Мортазинаны «Сөләйман» мәчетендә хаклы рәвештә ихтирам итәләр.
Күзе күрмәүчеләрне укыта ул Роза ханым. Мәчеттә тиз арада үзе дә Брайль системасында укырга һәм язарга өйрәнде. Әмма күпләр аның яраткан эше белән әле соңгы 2 елда гына шөгыльләнә башлаганын беләме икән. Юктыр, мөгаен. Дөрес, Югары Сәрдә дигән авылда берникадәр вакыт балалар укытып ала ул. Тик бәхетле бу мизгелләр аның күңелендә татлы төш сыман гына булып сакланып калган.
Роза ханым белән «Сөләйман» мәчетендә очрашып сөйләшкән вакытта ул миңа кинәт кенә: «Заводта эшләп пенсияга чыгуымны хәтта кешеләргә сөйләп йөрисем дә килми»,–дип әйтеп гаҗәпкә калдырды. Ә хәзер ул рухланып – канатланып эшләп йөри. Саф сулы чишмәне буып торган тау – ташлар җимерелгән диярсең. Хәер, барысын да рәттән сөйлим әле.
Роза Биектау районындагы Тимерче дигән авылда 1946 елда 11 балалы ишле гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Әхмәтхан тирә – якта дан тоткан көрәшче була. Авылларында батыр калып, заманасы өчен зур бүләк булып саналган самавыр, стена сәгатьләрен күп ала. Ул хәтта ат астына кереп, аны күтәргән кеше. Ак финнарга каршы һәм Ватан сугышында катнаша. Сары авыруы белән чирләп, 63 яшендә вафат була. Розаның әнисе Гөлхәбирә муллалар нәселеннән. Ул уразаны тота, намазын калдырмый. Елына ике тапкыр аш уздыра, ифтар – авыз ачуны һәм Мәүлет мәҗлесен үткәрә. Биектауда эшләп йөргәнлектән, әтисе Әхмәтхан боларның берсен дә белмәгән булып кылана. Коммунист булганлыктан, аны партком бюросына чакырып, шактый нык шелтәлиләр.
Роза үсеп буйга җиткәч, анда укытучы булу теләге уяна. Буа педагогика училищесын тәмамлап, ул Югары Сәрдә авылында эшли башлый. Шунда Равил исемле егет белән таныша. Тиздән, 1967 елның 8 мартында алар кавышып та куялар. Бу вакытта инде ире Равил Казанда шофер булып эшләргә керешкән була. Аларга «Казанхимстрой» тулай торагыннан бүлмә бирәләр. Роза ханымга да Казанга күчеп килергә туры килә. Аларның уллары туа. Аңа 1 яшь тулгач, балалар бакчасына эшкә урнашмакчы булса да, кайнанасының анда кертәсе килми. Үзенең ризасызлыгын ул: «Мәктәптә дә, бакчада да уеңда гел балалар булачак, иргә хөрмәтең бетә», – дип белдерә. Яшь ана әнисе Гөлхәбирә янына кайтып, аның киңәшен сорый. Әмма ул да: «Кызым, гаиләңне сакларга кирәк», – дип кодагыйның сүзен куәтли. Шул рәвешле Розага «Оргсинтез» заводына лаборант булып эшкә урнашырга гына кала. Биредә 3 ел бу вазифаны башкаргач, тырыш һәм итагатьле ханымны смена җитәкчесе итеп куялар. 14 ел буена цехларны анализ белән тәэмин итә алар. Шунда бер цехның җитәкчесе белән сөйләшеп киткәч, ул аңа: «Сез нигә цехка күчмисез? Лабораториядә 50 яшьтән, ә цехта 45 тән пенсиягә чыгачаксыз»,– дип киңәш бирә. Әлбәттә, Роза ханымны бу сүзләр уйланырга мәҗбүр итә. Һәм ул гади аппаратчы сыйфатында цехка күчә. Шунда 9 ел эшләп, пенсияга чыга.
1991 елда Роза ханымның күңелендә калырлык вакыйгалар күп була. Ул елны Казан дәүләт университетының геология факультетын уңышлы тәмамлаган улы Рөстәм өйләнә, ә Роза ханымның сукыр эчәгесенә операция ясыйлар. Ул эшләгән цехта җиңел эш юк бит инде. Аны районның социаль тәэмин итү бүлегенә эшкә җибәрәләр. Ә биредә тиздән ялгыз әбиләргә ярдәм итү бүлеге оештырыла. Роза ханым ире белән киңәшләшкәннән соң, шул бүлектә эшләргә ризалыгын белдерә. Анда ул 15 ел вакытын сарыф кыла. «Беренче карашка әбиләр барысы да бер төрле кебек. Татары матур итеп ак яулык бәйләп йөри, рус әбиләре дә яланбаш түгелләр. Әмма алар белән якыннан танышкач, күңелемә шулкадәрле авыр иде. Кайберләренең балалары булып та ярдәм итмиләр, икенчеләренең газиз кешеләре читтә, өченчеләренеке эчә... Аларның язмышы шундый гыйбрәтле. Араларында зыялы, югары белемле интеллигенция вәкилләре дә шактый. Аларның картайган көннәрендә шулай кадерсезгә калганнарына йөрәгем бик әрни иде»,–дип искә алды ул чакларны Роза ханым. Кыскасы, Роза ханымда дөньяга башка караш барлыкка килә. Шунда ул әнисе Гөлхәбирәнең: «Кызым, яшь гомер уза да китә. Раббым Аллаһыдан бәхетемне картлык көнемә калдыр дип сора», дигән сүзләрен исенә төшерә.
Көннәрдән беркөнне 1954 елгы сеңлесе Эльмира мәчеткә йөри башлый, намаз укырга керешә. Ул бервакыт Роза ханымның өенә килә. Шунда сөйләшеп утырганда, Роза ханым: «Беләсеңме, сеңелем, мин сорасам, Аллаһы Тәгалә барысын да бирә»,–дип әйтеп куя. Шунда сеңлесе аңа: «Ә син үзең Аллаһыга нәрсә бирәсең?» – дип сорый. Аннары: «Әйдә, апа, бас намазга. Сиңа да вакыт җиткәндер инде, яшең 50 гә якынлашып килә»,– дип апасын дингә үгетли башлый. Әйе, бу хакта Роза ханымның дә күп тапкырлар уйлап караганы бар. Әмма әлегә кадәр фәкать тәвәккәллеге генә җитмәде. Ире Равилгә дә әйтте мәчеткә йөреп, дин сабаклары алырга нияте барлыгын. Күрше хатыны аларга кергәч, Равил: «Хатыным абыстай булмакчы була. Абыстай ясыйм әле мин аннан»,– дип әйтеп салды. Әмма, ни кызганыч, ул хәләл җефетенең абыстай булганын күрә алмыйча калды, үлеп китте. Вафат булганына да инде 7 ел тула. Ә Роза ханым башта «Болгар» мәчетенә барып, Гөлйөзем абыстайдан дини сабаклар алды. Аллаһының рәхмәте яусын аңа. Аннары Роза Әхмәтхан кызы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә барып, гыйлемен арттырырга ниятләде. 2005 елда имтиханнарны уңышлы тапшырып, 2008 елда бу уку йортын тәмамлауга иреште. Инде хәзер кемне дә булса укытырга кирәк иде. Әнә, бер хәдистә гыйлемле булып та укытмаган кеше китап күтәреп йөргән ишәк белән чагыштырылган. Аның алдына кайсы мәчеткә барып карарга икән дигән сорау туды. Бер танышы «Сөләйман» гыйбадәтханәсе әһелләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Мәчеттә Мәликә ханым Гыйльметдинова аны якты йөз белән каршы алды. Бергәләп сөйләшеп утырганнан соң, аңа: «Апа, мин сезне эшкә алам. Без күрмәүчеләрне укытабыз, сезгә дә Брайльчәне өйрәнергә туры киләчәк»,– диде. Роза ханым барыбер теләгенә иреште: бер төркемдә үзе шәкерт булып, Брайль системасын өйрәнде, ә икенчесендә Мәликә абыстайга сукырларны укытырга булышты. Шул рәвешле, ул үзенең яраткан эшенә кереште. Төшләренә хәтта керә башлаган иде элек балаларга дәрес биреп йөргән чаклары. Сеңлесе Эльмира аның бу эшен хуплап: «Апа, Аллаһы Тәгалә картаеп барган көннәреңдә сиңа яраткан эшең белән шөгыльләнүне бирде. Моннан да олы бүләкнең булуы мөмкинме соң?!» – дип әйтеп куйды.
Бер уйлап карасаң, Роза ханымның тормыш юлында гел әйбәт күңелле кешеләр очрап торды. Ул үзенә «Хезмәт ветераны» дигән исемне алуда булышкан Сәвия Миннәхмәтовага гомере буена рәхмәтле булды. Дөрес, тормышында күңелсез вакыйгаларга да юлыкты аларның гаиләсе. Кызы Резеданың рус милләтеннән булган ире парашюттан сикергәндә һәлак булды. Әлбәттә, кайгырдылар моның өчен. Резеда хәзер татар кешесенә кияүгә чыкты, инде 5 яшьлек улы бар. «Кәримне 4 айлык чагыннан 4 яшькә кадәр үзем бактым. Исемен дә үзем куштырдым. Инде догаларга да өйрәнде. Ашарга утырганда бисмилла әйтеп утыра. Кечкенәдән өйрәтсәң, керә ул. Аллаһы боерса, шушы балабыз безгә догачы, динебезне дәвам итүче булыр дигән өмет белән яшим»,– дип бәхетле елмая Роза ханым. «Сөләйман»да бер айлык курсларда булып, өйләренә кайтып китүчеләр арасында Башкортстанннан килгән Разил исемле бер укытучы да бар иде. Ул аңа: «Аллаһының рәхмәтләре яусын сезгә, Роза ханым. Мин хәзер сездән алган гыйлемнәремне Дүртөйлегә кайткач, балаларыма, күрше–тирәдәге бабайларга өйрәтәм»,–диде. Бу сүзләр Роза ханымның йөрәгенә, кем әйтмешли, сары май булып ятты. Башкаларны дингә кайтаруда синең хезмәтеңнең барлыгын тоюдан да зуррак сөенечнең булуы мөмкинме соң! Соңгы теләге генә калган инде Роза ханымның. «Хәзер мин Аллаһыдан хаҗ кылу мөмкинлеге тудыруны сорыйм. Дөрес, нәфес дигән нәрсә дә бар әле. Аннары оныкларыма иманлы, тәүфыйклы татар мөселман кешеләре очрасын, алар өйләнеп яшәсеннәр дип телим»,– дип тә өстәп куя Роза ханым Мортазина.
Буш вакытларында бәетләр, шигырьләр язу белән дә шөгыльләнә ул. Мондый сәләтне әтисе ягыннан килә дип саный. «Теге яки бу вакыйга белән нык дулкынланганда, күңелне тетрәндергеч бер вакыйга булганда гына шигырь туа»,– ди Р. Мортазина.