– Хәлимә, Хәлимә – ә! Төш тизрәк икенче катка. Анда бер матур гына егет сине сорап килгән, – дип угы–чугы килергә керештеләр күзләре күрмәүче хатын–кызлар һәм серле генә елмаештылар минем бу апаны эзләп йөрүемне белгәч. Мондый ыгы – зыгының серенә мин соңыннан гына төшендем.
Дөресен генә әйткәндә, 89 нчы яше белән баручы Хәлимә апа Насыйбуллина белән «Сөләйман» мәчетендә үткәрелгән өмә вакытында танышкан идем. Шунда какча гәүдәле, кечерәк буйлы бу апаның ду килеп, ишегалдын себереп йөрүенә таң калдык без.
Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, хәтере шәп икән әле Хәлимә апаның. 1921 елның 2 ноябрендә Тәләче районының Олы Кибәхуҗа авылында Зиннәтулла һәм Бибисәгадәтләр гаиләсендә дөньяга килә ул. Икенче төрле Яңавыл дип тә йөртләр икән бу авылны. Хәлимә апаның сөйләвенә караганда, Явыз Иван вакытында бу тирә – як халкын чукындыру өчен күп көч түгелгән, андагы кешеләрне чыбык белән суктырганнар. Кайбереүләр мондый җәзага түзә алмыйча, христианлашып киткәннәр. Аллаһы Тәгаләнең бер афәтедер инде, берзаманны күктән ташлар ява башлый. Татарларны чукындыру максаты белән килгән миссионерларны да, аларны саклап торган гаскәрне дә таш яңгыры бәреп ташлый. Соңыннан бу урынны Аллаһының каһәре төшкән җир дип саный башлаганнар, аңа якын килмәскә тырышканнар. Шул рәвешле, чукындыруларга чик куелган. Казаннан кайткан бер кеше хәтта күктән төшкән ташка чардуган да корып куйган диләр. Хәлимә апаның сүзләренчә, шулай да табигате бик матур икән бу якларның. Олы Кибәхуҗаның бер ягында–тау, ә аннары тигезлек, ике авыл уртасында елга ага. Керәшен булырга теләмәгәннәр нигез салган диләр Олы Кибәхуҗага.
Карышмаучан, сүз тыңлаучан булганга күрәме, авылда аны зурлар белән беррәттән эшкә кушалар. Ашлык урдыргыч агрегатта–лобогрейкада да хезмәт куярга туры килә. «Бала бит инде. Тәртәгә ябышып йокы аралаш ат куа идем», – дип исенә төшерде яшь чакларын Хәлимә апа. 1938 елда аларның гаиләсе Казанга күчеп килә. Әтисе Зиннәтулла да, Хәлимә дә төзелешкә эшкә керә. Ә инде Ватан сугышы башлангач, 46 яшьтәге әтисен фронтка озаталар. Хәлимәнең үзен дә окоп казырга җибәрәләр. Чувашиядә 3 ай буена җир казыгач, Казанга кайта ул. Аяк киеме дә тишелеп чыга Хәлимәнең. Тик ни гаҗәп, прораб җылы аяк киемен Хәлимәгә бирмичә, башка кешегә бирә. «Нигә миңа бирмәдегез? Итегем тишек бит», дигәч, прораб күзен дә йоммыйча: «Тишек булса да, синең аягында итек. Әнә, Анисимованың аягыңда бернәрсә дә юк, аңа бирдем», – дип җавап кайтара. Аннары ул Хәлимәгә: «Менә мин сине остаханәгә эшкә җибәрәм. Шунда өйрәнерсең дә, итегеңне ямап киярсең», – дип өстәп куя. «Ә мин остаханәгә барып, тәки өйрәндем итекче һөнәрен. Итекне ямап кына калмыйча, калыплап, үзем тегә башладым», – ди Хәлимә апа. Бу вакытта барлык яңа итекләр фронтка озатылганлыктан, тыл кешеләренә искеләрен ямап кию ихтыяҗы туган була. Хәлимәнең үзенә дә моның файдасы тия. «Кич утырып бер итек ямасаң, бер ипелек акча керә иде», – ди ул, самими елмаеп.
Тик кияүгә чыгу мәсьәләсендә генә бәхет елмаймый аңа. Әнисе даими рәвештә авырый, әтисе дә сугыштан сәламәтлеген югалтып кайта. Сорап килүчеләр булса да, әти – әнисен калдырып китә алмый ул. Бүлмәләре кечкенә булганлыктан, йортка кияүне кертергә дә мөмкинлек табылмый. Җитмәсә, документларын да югалта Хәлимә. Аллаһының рәхмәте белән тиздән фатир мәсьәләсе хәл ителә.
Намаз укырга өйрәнүе дә шактый кызыклы Хәлимә апаның. Пенсиягә чыгар алдыннаң була бу хәл. Беркөнне әнисенең туган авылы Максабашка кайта ул. Шунда аларга Гөлбикә исемле туганнары килеп керә. «Әйдә, минем белән намаз укы», – дип мөрәҗәгать итә ул Хәлимәгә. Хәлимә: «Белмим бит мин», – дигәч, «Белмим дип торма. Тәһарәтеңне ал да, миңа оерсың», – ди. Гөлбикә намаз укырга керешә. Апасының «Әттәхият»не селкенә–селкенә укып утырганын күргәч, Хәлимә түзә алмый, пырхылдап көлеп җибәрә. Ник дигәндә, әнисеннән намаз укыганда селкенергә ярамый дип ишеткәне була. Гөлбикә намазын укып бетереп, дога кыла да аягы белән Хәлимәгә төртеп җибәрә. Ә ул исә аркасы белән идәнгә барып төшә. Гөлбикә аны бик каты ачулана. «Берәү намаз укыганда көлергә ярамаганлыгын син белмәскә тиеш түгел идең. Әле мин үзем дә өйрәнеп кенә йөрим», – дип шелтәли ул Хәлимәне. Өйгә кунаклар җыела бу көнне. Шунда Хәлимә аларга: «Гөлбикә мине намаз укырга өйрәтте бит әле», – дип әйтеп сала елмаеп. Шунда Гөлбикә утырган урынныннан сикереп тора дә, Хәлимәне кочаклап ала. «Инде миңа эндәшмәссең дә дип уйлаган идем. Үпкәләмәгәнсең икән. Кил, минем дәфтәрдән язып ал намазның шартларын, өйрән», – ди ул сабый балаларча куанып. Менә шулай итеп өйрәнә Хәлимә апа намаз укырга. Бертуган апасының һәм мәрхүмә сеңлесенең балаларын үстерергә дә булыша ул. «Әти сукырайды безнең. Әни – 90 яшендә, Әти 95не тутырып вафат булды. Менә хәзер үзем дә сукыраеп киләм», – дип бер мәлгә хәсрәтле уйларга бирелеп, тынып калды Хәлимә апа. Шулай да бер күзе әле күрә икән. «Брайльчәне белмим, Коръәнне карап укыйм, тик нокталарын гына күреп бетермим», – дип уфтанып куйды ул.
Минем: «Кияүгә чыга алмавыгызга, ялгыз калуыгызга үкенмисезме соң?» – дигән соравыма, Хәлимә апа: «Юк, үкенмим. Тәкъдиргә шулай язылган булгандыр. Аллаһы Тәгалә насыйп итмәсә, булмый ул барыбер. Әнә, кайберәүләрне үз балалары да карамый. Ә мин ялгызым түгел. Бертуган сеңлемнең кызы Зөһрә белән яшим. Ул миңа үземнең кызым кебек.Ул булмаса, нишләр идем. Бу дөньяда инде яшәдем, ач–ялангач булмадым. Иң мөһиме–Раббыбыз Үзенең җәннәтеннән мәхрүм итмәсен. Безне укытканнары өчен Илдар хәзрәткә, Мәликә абыстайга Аллаһының рәхмәтләре яусын», –дип җавап бирде.
Ә миндә исә гел туганнарының мәнфәгатен кайгыртып яшәгән Хәлимә апа Насыйбуллина белән соклану һәм горурлану хисләре уянды. Чөнки моны бөтен кеше дә булдыра алмый, лабаса!
Хатыйп ГӘРӘЙ