Мәчеттәге ифтар мәҗлесләре вакытында күп кешеләр белән очрашасың, фикерләшәсең. Мөселманнарга үзара аралашу өчен иң кулай чак ул — Рамазан.
«Аудэкс» компаниясенең генераль директоры, Россия аудиторлары коллегиясенең атказанган аудиторы, «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фондының Попечительләр Советы рәисе Айрат Фердинанд улы Гыйбадетдинов белән күптән очрашып сөйләшергә уйлап йөрсәм дә, ничектер җае чыкмады. Ә беркөнне ул «Сөләйман» мәчетендә авыз ачу мәҗлесе оештырган чагында миңа Айрат Фердинанд улы белән кыскача гына гәпләшеп алу насыйп булды. Ни өчен кыскача дигәндә, тыйнак кеше ул Айрат Гыйбадетдинов. Күп сөйләүгә караганда, гамәл кылуны хубрак күрә.
-Сез уразаны быел инде ничәнче тапкыр тотасыз?
-Уразаны ничәнче мәртәбә тотамдыр, санаганым юк аны. Аллага шөкер, берничә ел тотам инде. Ураза — исламның иң мөһим шартларының берседер. Бу фарыз гамәлдән башка гыйбадәтебез тулы булмаячак. Рамазан аенда көннәребез файдалырак уза, күп кешеләр белән очрашасың, ифтарларда катнашасың. Рамазан елдан-ел күбрәк бәйрәм төсен ала бара. Бу айда көн саен нинди дә булса яхшы гамәл кылырга тырышасың. Сәдака бирәсеңме, әйбәт сүз әйтәсеңме — барысы да савап. Күңел изгелеккә омтыла торган ай бу. Аллага шөкер, ел саен ифтар мәҗлесләре зурая килә. Кешеләр дә күбрәк уразага керә. Мәчетләр ишегалдында яңа чатырлар корыла. Уразада бәндәләр рухи һәм җисми яктан чистара. Бу — бик файдалы. Баштарак уразаны ничек тотарбыз дип бераз борчылган идем, чөнки көннәр озын. Шөкер, алай авыр түгел. Эштәге мәшәкатьләр белән уразаның узганы сизелми дә. Бу инде Аллаһының безгә биргән рәхмәтедер, дип уйлыйм.
-Сез «Сөләйман» мәчете әһелләренә дә булышасыз, шул ук вакытта тыйнак та булып кала аласыз.
-Мин кулдан килгәнчә булышырга тырышам, чөнки Коръәндә Аллаһыга ышану, намаз уку, ураза тоту, хәйрия эшләре турында күп әйтелгән. Көннәребезне бушка уздырырга ярамый. Бу фани дөньядагы тормыш — ул безләрне сынау мәйданы гына. Тормыш безгә мәңгелек урыныбызның кайда булуын билгеләр өчен бирелгән форсат кына. Безгә иртәдән кичкә кадәр тагын нинди яхшы гамәл кылып була, дип уйлану һәм аны тормышка ашырырга кирәк.
-Үзегез кайсы яклардан?
-Мин Казанның Каюм Насыйри урамында туып үстем. «Мәрҗани» мәчетенә якын гына ул.
-Левченко бистәсендә яшисезме әллә? Сезне биредә еш күрәм дип әйтүем.
-Юк, монда яшәмим. Кеше бит ул сәдака биргәндә аның иң күп савап бирә торган урынын эзли. Минем уйлавымча, сукырларга изге китапны укырга өйрәтә торган урын нәкъ әнә шундый җир. Мин Совет районында эшлим һәм шунда ук торам да. «Сөләйман» мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов белән күптән таныш. Без аның белән уртак телне табып эшлибез. Ә сәдаканы Аллаһының ризалыгы өчен, дип биргәндә генә ул кабул була дип уйлыйм.
Әңгәмәдәш — Хаҗип ӘХМӘТША