«Сөләйман» мәчетендә аларга сокланып та, гаҗәпләнеп тә карадылар. Баштарак мин дә аларны аналы-кызлы дип уйлаган идем. Әмма ялгышканмын булып чыкты. Тернәкләндерү үзәгенә укырга килгән Мөслимә һәм Алсу Зариповалар кайнана белән килен икән. Дөресрәге, күзләре күрүче Мөслимә ханым үзенең инвалид килене Алсуның кулыннан җитәкләп, Коръәнне укырга өйрәнү өчен алып килгән.
Миңа мәчеттә алар белән әңгәмә кору насыйп булды.
-Алсу ханым, элек күзләрегез күргән дип ишеткән идем. Алар кайчан күрми башлады?
-Тумышым белән Нурлат районының Колбай-Мораса авылыннан мин. 1979 елда Нурлатның урта мәктәбен тәмамладым. Әтием күмәк хуҗалык җитәкчесе, ә Надежда исемле әнием рус милләтеннән булса да, татарчаны шәп белә. Әтием мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын, әнием хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә яши. Мин Казанга килеп, тегүче булып эшкә урнаштым. 23 яшемдә Рәфкать исемле кешегә кияүгә чыктым. Күзләрем мәктәптә укыганда да, аннары да яхшы күрә иде.
-Күзләрегез кинәт күрми башладымы?
-Юк, ул кинәт кенә булмаган инде. Моннан 10 ел элек табиблар минем башта яман шеш авыруы таптылар. Шеш үсә-үсә нерваларны каплаган. Аның үсү сәбәбен беркем дә белми. Табиблар да аңлатып бирә алмады. Күзләрем начарайганнан начарайды. Мин аны һөнәрем тегүче булганга шулайдыр дип уйладым. Ике улыбыз бар. Алар зурлар инде. Авыр чакларымда миңа гаиләм бик булышты, хәзер дә гел ярдәм итеп торалар. Ә кайчакларда хәтерем кала, гарьләнәм. Ни өчен бу авыру миңа эләкте дип уйланам. Югыйсә, гөнаһлар да кылып йөрмәдем. Кайберәүләр син ниндидер бер буын җибәргән хатаның җәзасын татыйсың диләр. Аннары Аллаһының миңа бер сынавыдыр бу дип тә уйлап куям.
-Күзләрегезгә операция ясаткансыз, дип ишеткән идем. Әллә ул уңышсыз чыктымы?
-15 ел эчендә миңа 3 операция ясадылар. Аларның 2се-Казанда, берсе Мәскәүдә үткәрелде. Беренче операциядән соң, күзләрем әйбәтләнгән кебек булган иде. Ә инде өченчесеннән соң, бөтенләй күрми башладым. Башта бик читен булды инде. Нервы өянәгем кузгалды, депрессия хәлендә идем. Ярый әле туганнарым: «Алсу, син алай күңелеңне бик төшермә инде. Тормыш дәвам итә»,-дип гел юатып тордылар. Мин бервакытны машинага утырганда башымны бәргән идем. Аңа 10 ел вакыт узган инде, тик ул чагында бәлки баш мием селкенгән булгандыр. Миңа беренче операцияне ясаган хирург соңыннан: «Андагы барлык шешне алып ташладым, тагын ничек үскән ул?!»- дип бик гаҗәпләнгән иде. Хирургның да хәлен аңларга була. Кан эчендә ул кадәрле күзәнәкләрне ничек алып бетерәсең, ди.
-«Сөләйман»дагы Тернәкләндерү үзәгенә укырга килгәч, башта кайтып та китмәкче булгансыз икән.
-Әйе, булды андый хәл. Баштарак мин биредә ияләшә алмам кебек тоелды. Монда килүемнең икенче көнендә хәтта китеп барырга да исәбем бар иде. Укырга хәлемнән килерме, кешеләр арасында хурлыкка калмаммы дигән уйлар биләде күңелемне. Икеләнеп калдым бер мәлне. Әни дә мине күзәтеп йөргән икән. Ул: «Алсу, бар да әйбәт булачак, калабыз»,-диде. Укытучыларның да ярдәме зур булды. Суфия ханым минем кулдан тотып, намазга бастырды. Ул мине намаз уку серләренә төшендерде. Фәнис остаз компьютерга өйрәтте. Мәликә ханымнан Брайльчәне өйрәндем. Миңа Роза ханымның да уңай тәэсире булды. Раил хәзрәт исә безгә бик уйландыра торган вәгазьләр сөйләде. Илдар хәзрәткә һәм башка хезмәткәрләргә дә мин бик рәхмәтле. Әлбәттә, рәхмәтемнең иң зурысы кайнанам Мөслимәгә. Ул чынлап торып, икенче әнием ролен үти. Кияүгә чыккач, алар мине ачык йөз белән каршыладылар. Бик әйбәт яшәдек алар белән. Гаиләбез зурайгач, 4 кешегә әйләнгәч, без башка чыктык. Чөнки тынычлыкта яшәсеннәр дидек. Кулымнан тотып йөртә ул мине, тормышын миңа багышлады дисәм дә буладыр. Бер ай эчендә, Аллага шөкер, намазга бастым. Әле Коръәнне шома укырга өйрәнеп бетә алмадым. Компьютерны да өйрәнә генә башладым. Димәк, үз өстемдә эшлисем бар әле. Хак Тәгалә Үзенең ярдәменнән ташламасын, безнең кебек мохтаҗларга гел шулай булышып торсын иде.
Әңгәмәдәш-Хатыйп ГӘРӘЙ