Хәнәфи мәзһәбен өйрәник

Бөтен дөнья мөселманнары яңа меңеллык алдыннан замандашларның каршылыгына очрады: әһле ислам яшәгән илләрдә дини экстремизм һәм кискен хәрәкәт

БӘЙЛЕ
2010 Дек 13

Бөтен дөнья мөселманнары яңа меңеллык алдыннан замандашларның каршылыгына очрады: әһле ислам яшәгән илләрдә дини экстремизм һәм кискен хәрәкәт итү (радикализм) вирусы җибәрелде. Алар вөҗдан иреге гамәленең яңа рәвешләрен барлыкка китерде. Бүген тардиөион диннең рухи мохитен төрле деструктив агымнар чолгап алды. Алар халыкның милли үзенчәлеген һәм күп гасырлар буена ныгып урнашкан гадәтләрен, йолаларны җимерә.

Бүген мондый агымнарга иярүчеләр йогынтысына мәчетләр бирелә, аларда яңа тәртипләр урнаша. Мөгаен, боларның барысы да мөселманнарның арасын өзү, аларның рухи тормышында тотрыксызлык китереп чыгару өчен алдан уйлап хәрәкәт итүнең җимешләредер. Кызганыч, бүген эшләр хәтта шуңа барып җитә ки, мөселманнар үзләренең иң зур дини бәйрәмнәрен дә үзара килешеп, бергәләп уздыра алмыйлар. Шуңа күрә татар зыялылары, дәүләт вәкилләре белән берлектә үткәрелгән дин эәлеклеләренең тарихи җыенында мөселманнар арасында килеп туган хәлгә барчылу белдерелде. Анда мондый хәлдән чыгуның бер ысулы итеп эшләрне Әбү Хәнифә калдырган юнәлештә, ягүни хәнәфи мәзһәбендә алып баруның зарурлыгы турында әйтелде. Ул Россия мөселманнарының күпчелегендә дини тормышның нигезе итеп алынды.

Хәнәфи мәзһәбе нәрсәне аңлата?

Ислам динендә ул нинди урын тота? Тарихка мөрәҗәгать итсәк, Әбү Хәнифә (699-767) дигән исем алган Ногман ибн Сабит данлыклы фикһ белгече булган. Аның исеменә әл-Имам әл-Әгъзам (Бөек Имам) дәрәҗәле титулы кушылган. Әбү Хәнифә сөнниләр мәзһәбенә нигез салган имамнарның иң өлкәне иде. Бу имамнар арасыннан фәкать Әбү Хәнифә генә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с. г. в.) сәхабәләре белән очрашкан. Әбү Хәнифәнең варис булуы мәсьәләсенә шуның өчен дә зур әһәмият бирелә: ул заманның күренекле фикһ галимнәре әл- Әүзаи, Суфьян әс-Саури, Ләис ибн Саад, Мәлик ибн Әнәс аның дәрәҗәсенә дәгъва кыла алмадылар. Болардан тыш, Әбү Хәнифә көндәлек тормыш таләпләренә җавап бирә торган Коръән һәм сөннәткә нигезләнеп, мөселманнарның хокук системасын эшләгән беренче илаһият белгече. Нәнъ әнә шуңа күрә имам әш-Шәфигый: «Мөселманнар фикһтагы уңышлары өчен Әбү Хәнифәгә бурычлы»,- дигән. Дөрестән дә, Әбү Хәнифәгә кадәр фикһ дигән фән булмаган. Ул истихсан (хәерлесен өстен күрү) һәм кыяс (Коръән белән хәдискә таянып хөкем чыгару) ысулларын барлыкка китерде. Имам шәригать галимнәрен акыл һәм гаделлек юлы белән хөкем итәргә чакырды.

Имамның никадәрле бөек галим булуын әле бүгенгә кадәр бәяләп бетерү мөмкин түгел. Әбү Хәнифәнең алымы аның мәзһәбен тормыш шартларына нык якынайта. Бары Әбү Хәнифәгә генә Әл-Имам Әл-Әгъзам дигән исем бирелүе һәм мөҗтаһид-мотлак (алар шәригатьтәге һәр сорауга мөстәкыйль рәвештә фәтва чыгара алганнар) дәрәҗәсенә ирешкән укучыларының булуы күп нәрсәләр хакында сөйли. Башка мәзһәбләргә нигез салган имамнардан аермалы буларак, бары Әбү Хәнифәгә җәмгыятьтә үзгәрешләр барган чорда үзенең фәтваларын чыгарырга туры килгән. Шуңа күрә дә хәнәфи мәзһәбе исламдагы иң түземле хокук мәктәбенә әйләнгән. Акылга нигезләнеп гамәл кылудан тыш, хәнәфи мәзһәбенең түземле булуына Аллаһка бөтен калебең белән ихластан ышанып, сүз белән иман кәлимәсен әһтү дә тәэсир итәдер. Мөселманнар өммәте арасында таркалыш китереп чыгарырга сәләтле күп санлы бер-берсенә каршы килүче сектант төркемнәр барлыкка килгәнгә күрә дә хәнәфи мәзһәбе оешуга нигез салган. Бу мәктәпнең төп кагыйдәләре ислам белемен ала алмаган һәм шәригатҗне тулысынча үтәмәгән миллионнарча кешеләрне дә Аллаһка ышанучы итеп караудан тыймый. Ул хәтта җирле инсаннарга исламга кадәрге иске йолаларны сакларга да комачауламый. Алар хәнәфи мәзһәбендә хокукның өстәмә чыганаклары, дип таныла. Шуңа күрә гади мөселманнар да бу мәзһәбне үзләренә аңлаешлы, дип таный. Моннан исә Урта Азия, Алтын Урда, Госманлы дәүләтендә һәм Бөек Магуллар империясендә кешеләрнең хәнәфи мәзһәбен кабул итүләре шул сәбәптән икәнлеге ачыклана. Аларның нәселе хәзергә хәтле бу мәзһәбтә булуын дәвам итә.

Хәнәфи мәзһәбендәге фикер хөрлеге нәтиҗәсендә Фәраби һәм Әбугалисина кебек дөнья күләмендәге галимнәр барлыкка килә. Аларның фәнгә керткән өлеше бәһаләп бетергесез. Кешелек дөньясына укымышлы, мәдәниятле һәм рәхим-шәфкатьле затларның кирәк булуы бәхәссез. Бу көчләрнең барысы да мәзһәбләрдә тупланган. Әбү Хәнифә зыялы кеше буларак, ислам дине өндәгән әдәп-әхлак кагыйдәләрен үзенә алган. Ул мондый очракларда чагылыш тапкан.

Бөек имам төннәрен гыйбадәттә үткәргән. Әбү Йосыфның хәбәр итүенчә, ул һәр төнне бер рәкәгатьтә тулысынча Коръәнне укып чыккан. Кайчакларда төнге һәм иртәнге намазларны бер тәһарәт алу белән укыган.

Бервакыт бер кеше имамга: «Алладан курык»,- дигән. Бу сүзләрдән соң, Әбү Хәнифә калтырап китте, агарынды һәм башын аска иеп: «Сиңа Аллаһының рәхмәте булсын! Кешеләр бу сүзләрне ишетүгә никадәрле мохтаҗлык кичерә!»- диде.

Әбү Хәниф үз заманының иң абруйлы дин белгече булган. Шәддад ибн Хәким аның турында: «Мин ул заманда аңа караганда да гыйлемлерәк кешене күрмәдем», — дигән. Имам әш-Шәфигый: »Кешеләр хокук фәнен Әбү Хәнифәдән өйрәнә» һәм «Кешеләр хокук фәнендә Әбү Хәнифә белән чагыштырганда балалар кебек кенә»,-дип белдергән.

Әбү Йосыф хәбәр иткәнчә, Әбү Хәнифә бервакыт төшендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) каберен казып, аның сөякләрен җыйганлыгы турында күрүен сөйләгән. Бу төш аркасында ул нык кына куркуга калган. Аннары дусты Ибн Сириннән аңа аңлатма бирүен сораган. Ибн Сирин: »Син Аллаһ илчесенең сөннәтен җыеп, шуңа җан өрә торган кеше»,-дигән.

Тик Россия мөселманнары арасында хәнәфи мәзһәбе киң таралган булса да, Әбү Хәнифәнең карашлары һәм эшләү алымнары киң җәмәгатьчелеккә тулысынча билгеле түгел. Шуңа күрә бүгенге көндә Әбү Хәнифәнең дини мирасын өйрәнү аеруча мөһим гамәл булып тора.

Хәзерге вакытта Көнбатышны һич тә ислам буенча көн күрә, дип әйтеп булмый. Тик алар да Коръәнне өйрәнүдән тайчынмый. Ни өчен без, мөселманнар, бу мәсьәләдә алардан артта калырга тиеш?

Безгә шуны аңлау мәслихәт: радикаль (кискен) идеологияне кайбер илләрдә һәм төбәкләрдәге кебек, бездә көч кулланып юкка чыгару мөмкин түгел. Биредә аңа шундый шартлар тудыру зарури: бу идеологиягә ихтыяҗ барлыкка килмәсен һәм ул үз-үзен юкка чыгарсын. Ә исламның хәнәфи мәзһәбендә кискен идеологиягә урын юк. Кайбер экспертларның: «Хәнәфи мәзһәбе радикализмны тоткарлап торучы көч»,-дигән сүзләрендә хаклык бар. Бу мәктәп кешеләргә түземле һәм уртача карашта булуы белән аерылып тора.

Шуны онытырга ярамый: динне акыл белән кабул иткәндә генә без Раббыбыз чакырган урталыкка ирешә алырбыз.

Абдрахман ХӘБИБУЛЛИН


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе