Коръән һәм сөннәткә ышанган мөселман баланың Аллаһы Тәгаләнең бүләге икәнлеген аңлый, әгәр аңа яхшы тәрбия бирсәң. Сәламәт һәм алга киткән җәмгыять яхшы сыйфатларны тәрбияләп, яманлыкны юкка чыгарырга тырыша. Үсеп килүче буынны тәрбияләү бу өлкәдә иң беренче һәм иң мөһим ясалган адым, чөнки ул безне киләчәгебез.
Коръәндә болай диелә: «Мал һәм балалар дөнья тереклегенең зиннәтләредер, әмма мәңге калачак нәрсә изге гамәлләрдер, ул изге гамәлләр Раббың хозурында дөнья малыннан һәм балалардан хәерлерәктер, нигъмәт йөзеннән һәм кешенең өмет иткән нәрсәсенең яхшырагыдыр» (18:46).
Иманлы бәндә бала тәрбияләүнең җаваплы эш икәнлеген дә аңлый, чөнки моның өчен ул Кыямәт көнендә соралачак. Аллаһ илчесе (с.г.в.) әйтә: «Сезнең һәрберегез дә көтүче һәм ул үз көтүлеге өчен җавап бирә: ил башлыгы көтүче, ир-ат гаиләсе өчен көтүче, ирнең өен һәм балаларын караган хатын-кыз да көтүче. Димәк, сезнең һәрберегез дә көтүче һәм үз көтүлеге өчен җавап бирә». Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) балаларга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген күрсәтте. Ул алар белән уйнады, кулына алды һәм үбә торган иде. Балаларга карата җылы мөнәсәбәттә булуны ул Аллаһның рәхмәте дип атаган. Шулай ук, ул әйтә: «Кем башкаларны җәлләми, аның үзен дә кичермиләр». Бала үзенә ата-анасының мөнәсәбәтен эмоцияләр, мимика, хәрәкәтләр аша кабул итә.
Беркемгә дә сер түгел, балалар сезнең хисләрегезне һәм фикерләрегезне, биргән бәяләрегезне интуицияләре белән кабул итәләр.
Бала белән мөнәсәбәттә булганда түбәндәге принципларны күздә тотарга кирәк:
Мин эшлим:
Баланы хөрмәт итәргә, шәхесе үсешенә уңай йогынты кирәк;
Аны яратырга, чөнки ул — минем балам!
Аңа кыйммәтен һәм әһәмиятен аңларга ярдәм итү: менә ул күпме белә, өй эшләрендә ярдәм итәргә рөхсәт итәргә кирәк;
Хаталарын төзәтергә ярдәм итәргә кирәк;
Этәрергә;
Үзенә түгел, ә гамәленә бәя бирергә;
Аңа сайлау хокукын бирергә;
Активлыкны, иҗадилыкны үстерү һәм камилләштерү;
Тиешле карарга килергә рөхсәт итү;
Бер үк вакытта яхшы күңелле дә, каты да булырга өйрәтү;
Таләпләр куйганда эзлеклелеккә өйрәтү;
Артык мактамаска;
Башкаларның да фикерлрәен кабул итәргә өйрәтү;
Балага эчке дөньясын өйрәнергә булышу.
Мин эшләмим:
Җәза бирмиим, куркытмыйм;
Яманлык эшләгәндә генә җәзалар өчен аңа игътибар итмим;
Бүләк биреп яки куркытып тыңлатмыйм;
Бала белән сугышмыйм;
Үз сүземне генә сүз итмим;
Баланың үзен начар дип сүкмим;
Аның фикерен исәптә тотмауны яратмыйм;
Булышам;
Хокук иерген бирмәүне кабул итмим;
Башкаларның яхшылыкларын әйтер өчен баланы алар белнә чагыштырмыйм;
Үземнең тормыш тәртипләремне уйламыйча гына аңа йөкләмим;
Баланы шәхес дип кабул итәм.
Гәбдрәхман ХӘБИБУЛЛИН