Бер адәм юлда җәяү атлаганда үз-үзе белән сөйләшеп бара икән. «Бу далада, бу сахрада, бу чүлдә миннән дә көчсез, бичара, хәсрәт-кайгыларга баткан кем булыр тагын», – дип елый да башлаган.
Сыртына йөк төялгән, үтеп баручы ишәк бу кешенең сүзләрен ишетеп, әйтә:
«Әй акылсыз адәм! Ни булды, бу кадәр хәлеңнән зарланасың? Ишәк хәлен белмисең, минем кебек йөк астында түгелсең бит, я! Атла да, хәлеңә шөкер ит», – ди.
Ачыклама
Бу хикәя бик гыйбрәтле бер хикәядер. Кешенең һәр теләгенә ирешә алмауы мөмкин. Шулай да, ошбу хакыйкатькә күрә, үзеннән түбәндә булганнарның хәленә карап, үз хәленә шөкер итү – акыллылык галәмәтедер. Тагы да авыррак хәлдә булганнарга карап, үз хәлеңнән риза булу – күркәмдер. Үзеңнән начар хәлләрдә булганнарга карап, үз хәлеңә шөкер итү тиешледер.
Әйе, җир йөзеннән яңа нәселләр, кавем-кабиләләр, азсанлы вә күпсанлы милләтләр яшәп китәләр – җирләрен, малларын, мал-мөлкәтләрен калганнарга калдырып. Мал-мөлкәтләре, байлыклары еш кына бөтенләй дә тиешсез кешеләргә каладыр. Чын байлык иясе – Раббыбыз Аллаһтыр! Син, мин - яшәп китүче кунак кына, имтихан юлчылары. Ягъни, ахирәткә әзерләнүчебез, дөнья дәресхәнәсендә имтиханыбызны биреп, үлем ишегеннән хакыйкый дөньяга күчәбез. Монда бигрәк тә мал имтиханы биреп дөньялыкны Аллаһ юлында файдаланганнар, кулланганнар нинди бәхетле!
Пәйгамбәребез (с. г. в.) бер хәдис шәрифтә: “Өстен кул түбән кулдан хәерледер”, – дип боера.
Өстен кул - бирүче, ярдәмче кул. Түбән кул – сораучы, алучы вә мохтаҗ кулдыр.
Күңеле бай булмаганның кулы өстен булмас. Нәкъ хәдис шәрифтә боерылганча:
“Байлык – мал күплеге белән түгел, чын байлык – күңел байлыгында”.
Күңел байлыгы булмаган кешеләр, муллыкта яшәсәләр дә, шәрәфле вә хиссиятле бер тормышка лаек була алмаслар. Аларның ахирәттә хисаплары куркыныч вә читендер.
Мөхтәрәм мөэминнәр! Дөньяда имтиханга таба тормыш юлчылары булуыгызны онытмагыз! Бөтен нигъмәтләр өчен соралачагыбызны хәтерегездән чыгармагыз.
Күңел вә ахирәт бае булыгыз! Фәкыйрь вә мескеннәргә игътибарлы булыгыз. Юмартлыкны һөнәр итегез. Ярдәмләшүдән качмагыз! Дөньялыктагы байлыгыгыз ахирәттә үзегезгә йөз кайгысы булмасын, инсани йөзегезнең әхлак вә фазыйләт яктылыгы булсын! Исрафларга чыкмагыз, гөнаһларга батмагыз, уралмагыз! Ярдәмләшүләрегез хәерлегә булсын! Усаллыкның, начарлыкның коралы булмагыз! Һәр заманның иң көчле коралы – көләч йөз, татлы тел икәнен онытмагыз. Аллаһыдан куркыгыз! Тәкъва хәятеннән аерылмагыз. Тик тәкъвалык – дөнья вә ахирәт байлыгының асылыдыр һәм иң хәерлеседер.
Аллаһ нигъмәтләренең кадерен белегез: байлыгыгызны Хак Тәгалә юлында кулланыгыз, бөек бәхет-сәгадәткә, дәүләткә лаек булырсыз!
Сәламәтлек белән хасталыкка, барлык белән тарлыкка каршы торыгыз!
Мал-мөлкәт, бала-чага – дөнья хәятенең үтеп китәчәк бизәкләредер.
Дөньялыктагы хәерле эшләрегез – бакый мәңге калыр.
Һәммәгезгә диндарлык вә фазыйләт юлында уңышлар юлдаш булсын!
Мөхәммәт Галләмнең “Дини хикәяләр” китабыннан