1890 елда Санкт-Петербургта басылып чыккан “Хуләсәтүл-мәсәилә үә мүһиммәтүл-дәләил” китабының 96 нчы битендә Шәүвәл ае тарихы языла.
Башка айлар кебек үк бу айның да исеме гарәп падишаһларының исеме белән бәйле. Бәни Гайсә кабиләсенең Әнүш исемле падишаһы була. Ул гомеренең күбрәк өлешен сахраларда, урманнарда йөреп, төрле бөҗәкләрне, аларның тән төзелешен өйрәнеп уздыра торган була. Һәрбер хакимдә була торган үзенә бертөрле сәерлек Әнүш падишаһта да була. Ул гомере буе диңгез буенда яшәргә тиешле кигәвен зурлыгындагы яшел чебен эзли... Көннәрдән беркөнне, кояш баегач, диңгез буенда нәкъ шул чебеннәрнең өерен күрә һәм гаҗәпләнеп кычкырып җибәрә: “Мә һәзәл шәүвәләте”, ягъни “Бу нинди ачыш!” мәгънәсендә. Бу – ул вакытта “туван” дип аталган айның ахыргы көне була һәм Әнүш падишаһ бу айны шушы ачыш хөрмәтенә “шәүвәл” дип атый. Ислам дине кергәнче, шәүвәлнең беренче көне гарәпләрдә нәхес, ягъни бәхетсезлек, шомлылык, уңышсызлык көне дип исәпләгән.
Гарәп ярымутравына Ислам дине кергәч, Шәүвәлнең беренче көне Гайдел-фитыр көне, ягъни Рамазан уразасы тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган – Ураза гаете буды. Шушы изге айга керештек. Рәсүлебез (с. г. в.) бик күп хәдисләрдә шушы айның фазыйләтләре хакында безгә аңлатты. Өммәтебезгә нәсыйхәт кылып, Рамазан аенда яшәгән гомеребезнең, кадерле тормышыбызның тагын да дәвамы булсын өчен, гамәлләребез тагын да ихлас булсын өчен, шушы Шәүвәл аенда өстебезгә тагын бер гыйбадәтне йөкләде.
Барча мөселман өммәтен дә Рамазан аенда тоткан ураза кебек, шулай ук Шәүвәл аенда да алты көн ураза тотып уздырырга тиешле. Бу, әлбәттә, өстебезгә йөкләтелгән фарыз, вәҗеб гыйбадәт булмаса да, мәгәр безнең иманыбызның Рамазан аенда пакьләнүе, җаныбызның, тәнебезнең сафлануы тагын да дәвам итү өчен зур мөмкинчелек бирелде. Хәтта рәсүлебез (с. г. в.) бер хәдисендә: “Шәүвәл аенда алты көн тоткан уразасына кеше дөньяга килгән сабый бала кебек гөнаһсыз булыр”, – диде.
Бала дөньяга килгәндә, беләбез, гөнаһсыз булып туа. Шулай ук кеше дә Рамазан уразасын тотканнан соң, Шәүвәл аенда да алты көн ураза тотып уздырса, гөнаһсыз бала кебек калыр, ди. Ягъни, барча гөнаһларын Аллаһы Раббыбыз гафу кылырмын, ди. Бу безгә зур шатлык, зур сөенеч. Рамазан аенда тоткан уразабыздан каффәрәт, тагын да зур сөенечкә ирешү өчен зур мөмкинчелек бирелде. Икенчедән, шушы Шәүвәл аенда кеше алты көн уразасын тотса, нәфел уразасын тотып уздырса, рәсүлебез (с. г. в.): “Кеше бер ел тоткан әҗер-савапка ирешә”, хәтта икенче бер хәдисендә рәсүлебез (с. г. в.): “ Гомере буе тоткан ураза әҗеренә дә кеше ирешә ала”, – диде.
Иң мөһиме: ихлас булып, шушы гыйбадәтне башкарып та без макталырга тиешбез. Ягъни Рамазан аенда бәндәләр, әлхәмдүлилләһ, барчаларыбыз да бер ай гомеребезне ризыктан, эчемлектән, гөнаһлы гамәлдән тыелып уздырдык. Шушы гамәлебез дәвамлы булсын өчен без бу гыйбадәткә дә без көч-куәтебезне куярга тиешлебез. Нәфел гыйбадәт кенә дә булса да, рәсүлебез аны һәр вакытында үтәде, ягъни сөннәт муәккәдә дип алырга кирәк. Шундый сөенеч бирелгән Шәүвәл аенда. Аллаһы Раббыбыз шушы мөбарәк Шәүвәл айларыбыз да да ураза гыйбадәтләребезне башкарып, барчабызга да бу йөкләтелгән бурычны үтәргә ярдәм итсә иде.
Гает көннәрендә исә без бер-беребезне бәхилләп, гафу итеп, туганнар белән арабызны ныгытып, төзек кылып, бер-беребезне рәнҗетүдән сакланып, гает шатлыгын уртаклашыр өчен, зиратка барып, мәетләребезгә дә дога кылып, туганнарыбызны зыярәт кылып уздырырга тиешлебез барчабыз да. Шулай бәйрәм итү бу мөселманнарга хас булган бәйрәм. Аллаһы Раббыбызның кодрәте белән Рамазан аенда да ураза гыйбадәтен башкардык, Шәүвәл аенда да шушыны дәвам итеп, шатлык-сөенеч белән Шәүвәл уразаларын тотарга да барчабызга Аллаһы Тәгалә үзе насыйп әйләсә иде. Әмин!