Аллаһ илчесе әйтә: “Туба аяклары тузанга баткан Аллаһ юлында ат дилбегәсен тотучы бәндәгә”.
Туба – ул җәннәттәге агач. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Туба мине күреп иман китерүче бәндәгә. Туба, тагын туба, тагын туба – мине күрмичә дә иман китерүче бәндәгә”.
Беркөнне Мөхәммәттән (с.г.в.) сорадылар: “Нәрсә ул туба?” Ул: “100 ел озынлыгындагы җәннәттәге агач,” – дип җавап бирде. Мөслим хәдисендә исә: “Туба агачының күләгәсендә атлы 100 ел чаба һәм ул бетми,” – дип китерелә.
Аның чәчәкләре җәймә кебек, яфраклары аба шикелле, ботаклары амбра кебек. Ул үскән туфрак та ислемай шикелле. Аның тамырыннан сөт, бал, шәрап (исертми торган) елгалары ага.
Җәннәткә кергән бәндәләр җыелгач, Раббыларыннан фәрештәләр килер, алар алтын дилбегәле атлар белән килерләр. Ул атларның матурлыгы яктылык чыганагы кебек. Утыргычлары һәм башка әйберләре дә күңелгә хуш килеп, балкып торырлар. Алар килеп җиткәч, фәрештәләр җәннәт әһелләренә болай дип әйтерләр: “Сезнең Раббыгыз безне сезнең арттан җибәрде, ә сез Аның янына барыгыз да сәламләгез”. Алар атларга утыралар, ул атлар кошлардан да тизрәк һәм урын-җиргә караганда да җайлырак. Атка атланган бәндә кардәше белән рәхәтләнеп сөйләшеп барырлар.
Алар Рәхимле Аллаһ янына килеп җиткәч, Ул пәрдәләрен сала, һәм алар Аңа карарлар. Аны күргәч: “Я Аллаһ, Син һәрбер кимчелектән пакъ һәм Синнән тынычлык кына килеп тора”. Аллаһы Тәгалә аларга болаһ дип әйтә: “Әйе. Мин һәрбер кимчелектән пакъ һәм Миннән тынычлык кына килеп тора. Сез Минем рәхмәтемә һәм мәхәббәтемә ирештегез. Рәхим итегез, Минем колларым. Сез, Мине күрмәсәгез дә, Миннән курыктыгыз һәм буйсындыгыз”. Бәндәләр әйтә: “Без Сиңа тиешле дәрәҗәдә коллык күрсәтмәгәнбез икән. Хөрмәтебез дә җитеп бетмәгән икән. Хәзер Синең каршыңда сәҗдә кылыйк әле”. Әмма Аллаһ әйтә: “Дөрестән дә, бу авыр хезмәт һәм табыныр өчен яратылмаган, бу – рәхәтлек дөньясы. Мин сезне гыйбадәт кылу хезмәтеннән азат иттем. Миннән нәрсә телисез, шуны сорагыз, һәрбер мондагы бәндә үз теләгәнен алыр”. Шуларның берсе болай дип сорар: “Я Раббым, Җир әһелләре байлык өчен бер-берләре белән ярышалар иде. Ләкин һәрвакытта да аларга аз тоелды. Җирдә булган һәрнәрсәне миңа бир”. Аллаһ әйтә: “Син бүген теләкләреңне бик чикләдең. Бик аз сорадың. Минем бүләкләр саран түгелләр”. Соңрак: “Аларның акылларына да килмәгән әйберләрне күрсәтегез,” – дип әйтер.
Аларга шундый нигъмәтләр күрсәтелер, хәтта бүтән теләкләре дә калмас. Аларга аргамаклар да күрсәтелер. Дүртесенең берсендә ятак урын да булыр. Аларда шатер да бар. Аларда зур җәймәләр бар. Шуларның һәрберсендә дә кара күзле икешәр матур кыз бар. Кызларның һәрберсендә дә икешәр оҗмах җәймәсе. Алардан тәмле ис килеп тора. Йөзләренең нурлары шатердан да чыгып китә. Бу кызлар бу бәндәне башкалардан кояш таштан өстенрәк кебек шулай өстен күрерләр. Җәннәт бәндәсе алар янына килеп кергәч, тегеләр аны сәламлиләр, үбәләр, кочаклыйлар. Соңрак Аллаһ оҗмах әһелләрен рәт буенча тезә дә һәм һәрберсе дә үзенең тиешле урынына бара. Әгәр кайвакытта бәла-казалар, дөнья мәшәкатьләре булгалый икән, моңа борчылырга кирәкми, чөнки җәннәт боларга лаеклы.
Рөстәм ХАҖИЕВ