Шәүвәлнең беренче көне гаед-фитр көне – ураза гаете. Рамазан рузасы тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган көндер. Бу көндә имамга кушылып, гает намазын уку һәр мөселманга тиештер.
Изгелек дәвам итә
Рамазан аеның күркәм сыйфатлары күп. Шуларның берсе – ураза тотучыларның ай буе кылган игелекле гамәлләренең Рамазаннан соң да дәвам итүе.
Рамазан ае дәвамында күп кенә мөселманнар элек кылмаган биш вакыт намазын укый башладылар, иманын ныгыттылар.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) хәдис-шәрифендә болай әйтә: “Гамәлләрегезнең иң яхшысы дәвамлы булганыдыр”.
Иң мөһиме яхшы гамәл гомер буе эшләнергә тиеш.
Рамазан аеннан соң шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту шулай ук хәдискә таяныла. Анда болай диелә: “Кем ки Рамазан дәвамында ураза тотса, аннан соң шәүвәл аенда да аңа тагын 6 көн өстәсә, ел буе ураза тоткан кебек булыр”.
Беренче Шәүвәл көне гарәпчә гает көне дип атала. Руза тоту сәбәпле гәүдәләребез тагын да сәламәтләнде. Гәүдә авырлыгыбыз кимегән булса да, әлхәмдүлилләһ, иманыбыз артты,ихлас вә ниятләребез артты. Иманыбыз камилләште, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә – Раббыбыз хәерле изге гамәлләребезне арттырды.
Пәйгамбәребез “Иманлы кеше Аллаһы Раббысының хозурына кайтып юлыкмыйча, - Аның чын рәхмәтенә ирешә алмый,” – ди.
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә әйтә: “Дөньядагы хисабыгыз, эшләгән эшләрегез – агач кисү, иген игү, җир казу, бәрәңге утырту гына түгел, бәлки яшәгән гомерләрегезне дөньяга килгән сәгатегездән алып, Хак хозурына кайтканга кадәр һәммә нәрсә гамәл дәфтәренә язылды, муеныгызга тагылды. Кыямәт көне җитәр чагында, хозурыңа яланбаш, яланаяк, ялангач басып, күзләрегезне тутырып караган вакытларыгызда гамәл дәфтәрегезне чыгарабыз. Йә бәндәм, гамәл дәфтәреңне укы – укы да, шуңардан чамала – әллә Аллаһның рәхмәтләре, җәннәтләренә, әллә Аның шелтәсе, газабы булган җәһәннәменә барасың – үзең хөкем ит, үз-үзеңә хасиб булырсың, үз-үзеңә хөкемран булырсың, үз-үзеңне тикшерерсең; гамәл дәфтәрең үзеңә тагылган изгелекләреңне беркем дә каплаганы юк”.
Әлхәмдүлилләһи, Рамазаныбыз хәере белән үтте. Шаять, Аллаһы насыйб итсә, Рамазан аебыз хәерле, файдалы бер дару, бер дога булыр, - Аллаһы насыйп итеп, шул дәвалардан авыруларыбызга да шифалар булыр.
Шаять, Аллаһы насыйб итсә, Рамазан ае авыру күңелләргә килеп, аларга шифаларын биргәндер. Шаять, Рамазан шәрифебез гөнаһ һәм саташуга бирлегән бәндәләргә тәүбә һәм Аллаһка кайту юлларын тануга , изгелек һәм хәйрәт юлларуна күнегергә, шуларда йөрергә сәбәп булгандыр. Шаять Рамаз шәрифебез бозылган холыкларны иң зур дару, иң зур тәрбия – ачыгу камчысы белән, сусау таягы берлән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә тәрбияләргә холыкларыбызны да төзәтергә, тыйнаграк булырга, башкаларның да хәлен аңларга, фәкыйрь, ачыккан, сусаганнарның хәлен белергә, мосафирның да хәлен аңларга, Коръән ашларының әһәмиятен аңларга ярдәм иткәндер.
Гаетләребез мөбарәк булсын, җөмләбезгә хәерле гомер, һәм балаларыбызга Раббуль Гыйззә тәүфыйкъ-истикамәтләр , шәкертләребезгә гыйлем-нәфыйк, дин һәм милләтебезгә хәерле хезмәтләр мияссәр кылып, җөмләбезнең күңелләрен пакъ, иманнарыбызны сәламәт кылсын. Гаид шәриф бәйрәмнәребез барчабызга мөбарәк булып, киң ризык, дин һәм дөньяларыбыз тереклегендә Җәнабе Аллаһ тәкрарларын күрергә насыйб әйләсен.
Ф. Хәмит хәзрәт