"Тәравих тәсбихы":
"Сүбүхәнә зил мүлки үәл мәләкүт. Сүбүхәнә зил гиззәти үәл кудрати үәл кибрийәи үәл җәбәрүт.Сүбъхә нәл мәликил хәййилләзи лә йәмүт. Сүббүхуң куддусур-раббил мәләәъикәти вәррух. Ләә иләәһә илләллааһү нәстәгфируллааһ, нәсъәлүкәл җәннәтә вә нәгүүзүү бикә минәннәәр».
Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә тәравих намазында һәр дүрт рәкәгатьтән соң укыла торган зикер
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Сүбөхәәнәл мәликил хәннән. Сүбөхәәнәл мәликил мәннән. Сүбөхәәнәл мәликил дәййән. Әлмәгъруфии бид гофраан, Вәл мәгъсүди бил ихсәәи. Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ, Әлфиракъ, әлфиракъ, Йәә шәһри рамәәдан. Аллааһүммә, йәә кадиим, Йә дәимү, йәә галим. Игьфирләнә, йәә кәриим, Йә рахимү, йәә хәлим. Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ, Әлфиракъ, әлфиракъ, Йәә шәһри рамәәдан».
Тәравих намазының егерме рәкәгатен укып бетергәч укый торган дога:
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллааһүммә салли гәләә мөхәммәдиү вә гәләә әәли Мөхәммәдиү вәсәллим. Аллааһүммә зәйииннәә бизиинәтил иимәәни вә шәррифнәә бишәраафәтил һидәәйәти вәл гирфәән. Вә әкримнәә бисыййәәми шәһри рамәдаанә, вәрзүконәәл җәннәтә вәлгуфраанә вә тәкаббәл миннәә тәраавиихәнәә йәә сүбөхәәнү вәстәҗибә дүгәә әнәә йәә хәннәнү бифәдликә вә җүдикә йәә мәняәәнү. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин».
Мәгънәсе: «Йә, Раббым! Мөхәммәд галәйһисәлләмгә вә аның җәмәгатьләренә рәхмәт вә сәлам кыл.
Йә, Раббым! Безне иман зиннәтләре белән зиннәтлә, гыйлем вә тәүфыйк белән шәрәфәтле кыл, рузабыз белән хөрмәтле кыл. Безгә җәннәтне вә барлыкны насыйп кыл. Йә,
Раббым! Безнең тәравихларыбызны кабул кылсаң иде. Йә, Рәхмәт Кылучы Аллаһ! Фазлың вә Кәрамың белән безнең догаларыбызны кабул кыл. Йә, Камил Рәхмәт кылучы Аллаһы Тәгалә! һәр нәрсә Синең рәхмәтең белән генә булучыдыр. Әмин».
Моннан соң өч рәкәгать витыр-вәҗиб намазы укыла, соңыннан сүрәләр, аятьләр укып дога кылабыз. Тәравих намазы җәмәгать белән укылса, аннан соң витыр-вәҗеб намазы да җәмәгать белән укыла.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең кардәше Габдулла ибне Габбәс р.г. бер риваятендә: «Пәйгамбәребез Рамазан аенда 20 рәкәгать тәравих намазын һәм аннары витыр-вәҗиб намазын укый иде», – дигән. Тәравих намазын өйдә дә укып була, ләкин мәчеттә җәмәгать белән уку саваплырак.
Тәравих намазы укуның хасиятләре
Хәзрәти Гали р.г. риваять иткән: «Рамазан аенда укыган тәравих намазының фазыйләтләре:
Беренче кичтә бер мөэмин тәравих намазын укыса, аның барлык гөнаһлары ярлыканыр, Аллаһы Тәгалә гамәлләрен кабул итеп, өмет иткән дәүләтенә ирештерер.
Икенче кичтә укыса, Хак Тәгалә анасының һәм атасының гөнаһларын ярлыкар.
Өченче кичтә укыса, фәрештәләр әйтерләр: «Йә, мөэмин! Аллаһы Тәгалә синең гыйбадәтләреңне кабул итеп, гөнаһларыңны гафу-мәгъфирәт итте».
Дүртенче кичтә укыса, Тәүратны, Инҗилне, Забурны, Коръәнне хәтем кылган савап булыр (хәтем – китапны тулысынча укып чыгу).
Бишенче кичтә укыса, Мәккә-Мәдинәдә мәсҗед Харам һәм мәсҗед Аксада намаз укыган савабы бирелер.
Алтынчы кичтә укыса, Бәйтелмәгмурны тәваф кылган савабы һәм аның һәр ташы ул мөэмин өчен ярлыкауны теләрләр.
Җиденче кичтә укыса, Муса галәйһиссәләм фиргавен белән сугыш кылгандагы савабы бирелер.
Сигезенче кичтә укыса, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм белән Бәдер сугышында бергә булган кебек булыр. Тугызынчы кичтә укыса, Дауд галәйһиссәлләм» белән бергә гыйбадәт кылган савабы булыр.
Унынчы кичтә укыса, Сиратны елтыр кебек үтәр.
Унберенче кичтә укыса: кабул булмыш сөннәт хаҗәтенең савабы бирелер.
Уникенче кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә барча куркулардан сәламәт булыр.
Унөченче кичтә укыса, Бәйтелмөкаддәсне бина кылган савабы бирелер.
Ундүртенче кичәдә укыса, Кадер кичәсендә уяу торган савабы бирелер.
Унбишенче кичтә укыса, хаҗәте үтәлер, догасы кабул булыр, ахирәттә дәрәҗәләр бирелер.
Уналтынчы кичтә укыса, Дөньядан үткәндә һәм кыямәттә кәлимә-и-таибәне әйтер, «Ләә иләәһә илләллааһу Мөхәммәдәр-расүлуллаһ».
Унҗиденче кичтә укыса, Җәннәти Әгълаәдә урынын күрмичә дөньядан чыкмас.
Унсигезенче кичтә укыса, шәһидләр саваплары кебек әҗер бирелер.
Унтугызынчы кичтә укыса, дөнья һәм ахирәттә ярдәмчесе булыр.
Егерменче кичтә укыса, Пәйгамбәребезне төшендә күрмичә дөньядан китмәс.
Егерме беренче кичтә укыса, җир һәм күктәге фәрештәләр аны ярлыкауны эстәрләр, Аллаһының ризалыгын табыр.
Егерме икенче кичтә укыса, Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтендәге ятимнәрне вә колларны ризык биреп туйдырган кебек савабы бирелер.
Егерме өченче кичтә укыса, Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтендәге тоткыннарны азат кылган кебек булыр.
Егерме дүртенче кичтә укыса, Китабы (гамәл дәфтәре) уң яктан бирелер.
Егерме бишенче кичтә укыса, Үлем фәрештәсе күркәм сурәттә килер, җәннәт белән сөенеч биреп җанын алыр.
Егерме алтынчы кичтә укыса, үлгәндә Аллаһы Тәгаләнең
ярдәме белән фәрештәләр шайтан хәйләсеннән сакларлар.
Егерме җиденче кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән җәһәннәм капугысы багланыр.
Егерме сигезенче кичтә укыса, Аллаһы Тәгалә оҗмах сакчыларына әйтер: «Оҗмах капуларын ач! Теләсә кайсысына керсен».
Егерме тугызынчы кичтә укыса, Әюб галәйһиссәләм авыруына сабыр иткән савапны бирер һәм гөнаһлары ярлыканыр.
Утызынчы кичтә укыса, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән гәрш астында бер мөнәди кычкырыр: «Тәравих укыганнар җәһәннәмнән котылдылар, өмет иткән җәннәтләренә һәм дидарын күрү дәрәҗәсенә ирештеләр». Аллаһы Тәгаләнең олуглыгы белән ант итеп әйтә: «Ул колларны гафу иттем», дип. Аннан соң Аллаһы Тәгалә боерыр: «Шуларның һәркайсы өчен – кирәк ир, кирәк хатын булсын, барчасының кулына ышаныч кәгазе язып бирергә!» Җәһәннәмнән котылганлыкка һәм сиратны тиз кичкәнлеккә яраклы кәгазьне бирер. Беркем ихлас белән тәравих намазын укыса, шиксез бу савапларга ирешер».
Кадер кичәсе
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Рамазан аенда Кадер кичәсе дип аталган бер мөбарәк кичә бар. Коръән аятьләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә беренче мәртәбә бу кичтә төшерелә башлады. «Бәкарә» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Коръән Рамазан аенда төшерелә башлады», – дип әйткән. Һәм «Кадер» сүрәсендә «Без Коръәнне Кадер кичәсендә төшердек», диелгән. «Шәһру Рамазане» аятендә Кадер кичәсенең Рамазан аенда булуына ишарәт бар. Бу аятьтән Коръәннең Рамазан аенда иңә башлавы беленде: «Иннәә ән-зәлнәәһү фии ләйләтил кадр».
Ләкин Рамазанның кайсы кичәсендә булуында шөбһә калды. Галимнәр күбрәк аны егерме җиденче кичәсендә диләр. Имам Әбү Исхак әйтә: «Кадер кичәсендә «Ләйләтил Кадр» кәлимәсе өч мәртәбә зикер кылынды. «Ләйләтил Кадр» кәлимәсенең хәрефләре тугыз хәреф (гарәп хәрефләре белән), өч җирдә тугыз егерме җиде була, Кадер кичәсе Рамазанның егерме җиденче кичәсе буладыр».
Бу Кадер кичәсендә һәм көндезендә итагать-гыйбадәтнең савабын тел белән әйтеп, каләм белән язып бетерү мөмкин булмас. Ихласлы мөселманнар, мондый мөбарәк кичләрдә итагать-гыйбадәт кылмакка иҗтиһад итәрләр.
Ий, газиз кардәшләр! Белегез вә аң булыгыз, бу Кадер кичәсе елда бер килер. Галимнәрнең күбесе бу Кадер кичәсен Рамазан-шәрифнең егерме җиденче кичәседер диләр. Ибн Габбас р.г. әйтте: «Кайчан Кадер кичәсе булса, Җәбраил фәрештә күп фәрештәләр җәмәгате белән Аллаһ Тәбәракә вә Тәгаләнең әмере белән җир йөзенә иңәрләр». Һәрбер гыйбадәт кылучыга: «Йә, Рабби, бу Кадер кичәсендә дога кылучыларның догасын кабул әйлә», диерләр. Таң атканчы бу рәвештә йөрерләр. Таң атканнан соң Җәбраил галәйһиссәләм әйтер: «Әй, фәрештәләр, күккә ашыгыз». Бу Кадер кичәсендә итагать-гыйбадэт кылу мең ай гыйбадәт кылудан изгерәктер. Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтеннән бер кеше бу Кадер кичәсендә ихлас күңелдән ике генә рәкәгать намаз укыса, изгелекләр кылса, пәйгамбәрләр өммәтенең мең ай гыйбадәт кылуына караганда да савабы күбрәк булыр. Мең ай 83 ел да дүрт ай була. Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә разыяллаһу ганһә сорады: «Йә, Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле, бу Кадер кичәсендә нинди дога кылыйм?». Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Кадер кичәсендә: «Аллааһүммә иннәкә» гафүүн түхиббүл гәфвә фөгфү гәнии», дигән дога кыл».
Мәгънәсе: «Йә, Аллаһ! Дөреслектә, Син бәндәләрнең гөнаһларын Ярлыкаучы, Син гафу кылуны дус тотасың, безнең гөнаһларыбызны ярлыка».
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһивәссәләм әйткән: «Әгәр минем өммәтем бу Рамазан аенда никадәр рәхмәтләр һәм никадәр саваплар булганын белсә, елның барчасы Рамазан ае булсачы, дип теләрләр иде».
Аллаһ Сөбхәнәһү Тәбәракә вә Тәгалә һәркайсыбызның кылган изгелекләрен кабул итеп, җәһәннәм утыннан коткарып, җәннәтле итсә иде. Әмин.
Гает намазы
Рамазан гаете намазына барганда, юлда тыныч тавыш белән тәкъбир әйтеп бару күркәм гамәлдер.Бәйрәм намазы үзе ике рәкәгатьтән тора һәм аерым-аерым түгел, ә бергәләп – җәмәгать белән укылыр. Беренче рәкәгатьтә, «Сөбхәнәкә» укылганнан соң, куллар өч тапкыр колакларга күтәрелә. Беренче һәм икенче мәртәбә куллар ике якка төшерелә, ө өченчесендә кендек астында тоташалар. Шуннан сон, «Фатиха» һәм өстәмә бер сүрә укыла. Соңыннан рөкүгька һәм сәҗдәгә кителә. Икенче рәкәгатькә торып баскач, «Фатиха» һәм өстәмә тагын бер сүрә укыла. Алга таба куллар өч мәртәбә колакларга күтәрелеп, ике якка төшерелә. Дүртенче тәкъбирдә куллар күтәрелми, ә рөкүгька кителә, алга таба сәҗдә кылына. Димәк, кагыйдә шундый: ике мәртәбә төшер, бер мәртәбә тоташтыр; өч мәртәбә төшер, бер мәртәбә иел.
Гаетнең фазыйләтләре
Гает – бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык вә сөенеч көннәре. Аллаһка камил итагатькә, Аллаһ вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әйт: Бу Аллаһаыц юмартлыгы вә рәхмәте. Моның өчен шатлансыннар. Дөреслектә, бу аларның җыйган нәрсәләреннән хәерлерәктер». («Юныс», 58). Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм Мәдинә шәһәренә килгәч, Мәдинә әһелләрендә ике бәйрәм көне булган, алар ул көннәрдә уен-көлке, күңел ачу белән шөгыльләнгәннәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аларга: «Аллаһ сезләргә ул көннәрегезне хәерлерәк көннәр белән алыштырды, ифтар һәм корбан көннәре», – диде.
Ике гает белән Аллаһы Тәгалә ике уен-көлке көннәрен зикер вә шөкер көннәренә алыштырды.
Гает – шөкер вә зикер көне. Гает – күпләр уйлаганча, уен-көлке, кәеф-сафа корып утыра торган көн түгел, бәлки Аллаһны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, Аңа хәмде-сәнә әйтү, бар нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Аллаһ үзенең бәндәләренә ураза көннәре үткәч, тәкъбир әйтеп, шөкер итәргә боерды: «Ул билгеле көннәрне ахырга җиткерүегезне һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен Аны бөекләвегезне тели. Бәлки шул ук вакытта сез Аллаһка шөкер итәрсез».
«Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр. Лә иләһә илләллаһу вәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, вәлилләһи лхәмд».
Гает көненең әдәпләре
Гает көннәрендә руза тоту рөхсәт ителми. Әбу Сәгыйт (р.г.) тапшыра: «Аллаһының илчесе ике көннең уразасыннан тыйды: ифтар һәм корбан көннәре». (Бохари, Мөслим).
Кояш баеп, гает төне кергәннән алып, гает намазына кадәр тәкбир әйтү сөннәт булып тора. Ир кешеләр мәчетләрдә, өйләрендә, базарларда, юлларда гыйбадәтләрен һәм шатлыкларын белдертеп тавыш белән тәкбир әйтә алалар.
Гает көнендә бер-береңне сөендерү, табыннар хәзерләп кунаклар чакыру, аларны сыйлау, үзеңә туган-кардәшләреңнең хәлләрен белеп кайту, «Аллаһ синнән дә миннән дә кабул итсен», дигән тәбрикләүләр киңәш ителә.
Гает көнендә гает намазын калдырудан сакланырга кирәк. Аллаһының илчесе галәйһиссәләм безгә гает намазына госелләнеп, исле майлар сөртеп (ирләргә), иң матур киемнәрне киеп килергә киңәш итте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзе гаеткә Йәмән җирлегеннән алып кайткан иң затлы киемнәрен кигән.
Шәүвәл ае
Һиҗри елның унынчы ае – Шәүвәлдер. Мөселман бу айда алты көн өстәмә ураза барлыгын онытмаска тиеш. Бу мәҗбүри булмаса да, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм үтәгән, безгә дә моны үтәү саваплы икәнлеге хәдисләр белән ачыкланган бер ураза төре. Моның турында Пәйгамбәребез шулай ди: «Кем Рамазан аенда ураза тотса, шуннан соң шәүвәл аеның алты көнен ураза тотса, бер туктамый ураза тапкан кебек булыр (ягъни ел буенча ураза тоткан кебек саналып, шуның әҗеренә ирешер)».
Рамазан гаетенә әзерләнгәндә...
Бәйрәм көннәрендә түбәндәге гамәлләрне кылу сөннәт санала:
– Йокыдан иртәрәк тору.
– Госел коену.
– Тешләрне ныклап чистарту.
– Ислемайлар сөртеп, хуш исле булу.
– Яңа, чиста киемнәр кию.
– Намаз алдыннан тәмле итеп туклану.
– Мәчеткә иртәрәк килү.
– Дин кардәшләреңне сәламләү.
Рамазан аеннан тыш ураза тотарга буламы?
Әле күптән түгел генә бөтендөнья мөселманнары Аллаһның рәхмәтенә омтылдылар, чөнки бу вакытта алар изге Рамазан аеның уразасын тоттылар. Ул сиздермичә генә үтеп китте, ә мөселманнар исә шәүвәл аеның 6 көн уразасын тота башладылар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нинди өстәмә уразаларны тоткан икән? Бөтенегез дә ошбу ураза тоту мөмкин һәм саваплы булган көннәр белән танышып чыгыгыз. Рамазан бетү әле ул изге гамәлләрне кылудан туктау дигән сүз түгел.
Гарәфә көнендә ураза тоту
Пәйгамбәребез (с.г.в.) Гарәфә көнендә ураза тоту турында болай дип әйтте: «Бу көндә ураза тоту узган һәм киләсе елның гөнаһларына каффәрәт булып тора (ягъни алар
– Дин кардәшләрең белән аралашу.
– Күрешкәндә, аралашканда күчтәнәчләр хакында онытмау.
– Якыннарыңның каберләренә бару.
– Кунакларны ризык белән сыйлау.
– Сөенечле, шат күңелле булу.
– Мөселманнарны изге бәйрәм белән котлау.
– Мохтаҗларга сәдака бирү.
– Бер-берсенә дошманлыкта йөрүче кешеләрне дуслаштыру.
– Туган-кардәшләрең белән күрешү кичереләләр» (Мөслим).
Гашурә көнендә ураза тоту
Аллаһ илчесе (с.г.в.) шулай дип әйткән: «Бу көндә ураза тоту узган һәм киләсе елның гөнаһларына каффәрәт булып тора (ягъни алар кичереләләр)» (Мөслим).
Мөхәррәм аенда ураза тоту
Әбү Хөрәйра Мөхәммәднең (с.г.в.) түбәндәге хәдисен җиткерә: «Рамазан
аеннан соң иң яхшы ай Аллаһның ае – Мөхәррәм, ә фарыз намазыннан соң яхшы намаз – төнге намазлар» (Мөслим).
Даут пәйгамбәрнең уразасы
Габдулла ибн Амр ибн әл-Ас түбәндәге вакыйганы җиткерә:
Беркөнне Аллаһ илчесе миңа әйтә: «Миңа болай дип әйттеләр: син көндез ураза тотасың да, төнлә тәһәдҗүд намазларын укыйсың» Мин әйтәм: «Әйе, Аллаһ илчесе». Ул (с.г.в). болай ди: «Алай эшләмә. Кайчагында уразаны тот та, аннары тотма, төнге намазларны да укы, йоклап та ал. Синең тәнеңнең синең өстеңдә хакы бар. Хатыныңның да синең өстеңдә хакы бар. Күзләреңнең дә синең өстеңдә хакы бар. Синең кунагыңның дә синең өстеңдә хакы бар. Сиңа аена 3 көн ураза тоту да җитә. Һәрбер саваплы эш өчен 10 тапкыр арттырылып савап языла. Бу, нәтиҗәдә, бертуктаусыз ураза тотуга тиң була». Ләкин мин үз сүземдә калдым, аннары җәзасын алдым. Мин әйтәм: «Әле миндә көч күп». Аллаһ илчесе әйтә: «Ул вакытта Даут пәйгамбәр шикелле ураза тот, ләкин аныкыннан да арттырма». Мин сорадым: «Ә ул ничек итеп ураза тоткан?» Пәйгамбәребез җавап бирә: «Ул көнтаралаш ураза тоткан»
Шәүвәл аеның уразасы
Мөхәммәд (с.г.в.) әйтә: «Кем Рамазан аенда ураза тотып, шәүвәл аеның 6 көнендә ураза тота, шуңа ел буе ураза тоткан кадәр савап языла».