Беркөн бер авыл карты мөфти-казый әфәндегә килеп улына шикаять белдерә:
— Мөхтәрәм казыем, кичә мине улым кырда кыйнады, үгезләр куа торган чыбыркысы белән сукты. Җаным бик әрнеде, бик еладым.. Мин баламны шуның өчен үстердеммени? Бу картлык хәлемдә мин хәзер ни эшлим инде? Бүген менә сиңа килдем, бер юл күрсәт миңа, бер акыл бир. Мин хәзер ни кылырга да белмим, хуҗам, ялварам, сиңа, миңа ярдәмче бул.
Казый әфәнде:
— Субехәнәллаһ! Ничек инде бала атасына кул китәреп
сугар! Әллә син улыңа дин өйрәтмәдеңме? Ата-ана хакының
изгелеген улыңа аңлатмадыңмы? Кечкенәдән әхлак, тәрбия
үрнәкләре бирмәдеңме?
Карт:
— Хөрмәтле хуҗам! Авыл тормышын беләсең бит, сез
әйткәннәрне өйрәтмәдем шул. Авыл. җирендә эш күп, кыенлыклар-мәшәкатьләр кип, хайваннар карыйсы, иген үстерәсе, утын әзерлисе... Боларның берсен дә эшләмичә булмый.
Казый күзе яшьле картка:
— Алай булгач инде, бабакай, син улыңны гаепләмә, Ул
сине җир сөрә торган үгезләре белән бер саный. Чөнки улың
өчен синең белән үгезләр арасында бернинди аерма да юк.
Улыңа ата кадерен өйрәтмәгәнсең. Ул үгезләргә сугам дип
сиңа суккан. "Юкса бала атасына кул китәрмәс иде... — дип,
картның улына карата әтилек вазыйсраларын үтәмәгәнлеген, көтек булганлыгын аңлатты.
Юсыф Тауслы