Аллаһы Тәгаләгә якын булырга телисеңме?
Ул вакытта тыңла:
Әбү Хөрәйра Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерә: "Кеше Аллаһы Тәгаләгә якынрак сәҗдә кылганда була, шуңа күрә андый вакытларда догаларыгызны кылыгыз инде" (Мөслим).
Хаҗ кылган кадәр савапларга ирешергә телисезме?
Ул вакытта ошбу сүзләргә колак сал да юлга чык:
Ибн Габбас Пәйгамбәребезнең с.г.в. түбәндәге хәдисен җиткерә: "Рамазан аенда кече хаҗ кылу хаҗ кылу белән бәрабәр (яки хаҗны минем белән бергә кылу шикелле)" (Бухари, Мөслим).
Җәннәткә кереп йорт хуҗасы булырга телисеңме?
Ул вакытта ишет:
Аллаһ илчесе с.г.в. болай дип әйтте: "Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзүче Җәннәттә шундый ук бинаны алыр" (Мөслим).
Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә телисеңме?
Ул вакытта түбәндәге сүзләргә колак сал:
Әнәс Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерә: "Дөреслектә, һәрбер йоткан ризыгы, һәрбер эчкән йотым суы өчен Раббысына шөкераналар кылса, Аллаһ шундый бәндәсе белән разый була".
Аллаһы Тәгалә синең догаңа җавап бирсенме? (яки кабул итсенме?) Син аны телисеңме?
Ул вакытта тыңла:
Әнәс Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерә: "Азан белән камәт арасында укылган дога Аллаһ тарафыннан кире кагылмый" (Бу хәдисне Тирмизи белән Әбү Давыт китерәләр).
Бертуктаусыз ураза тоткан кадәр савап алырга телисеңме?
Ул вакытта ишет:
Габдулла Гамр малае әл-Әс оныгы Мөхәммәт пәйгамбәрнең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерә: "Кем җеназа намазына кадәр мәет күмү эшендә катнаша, шуңа бер карат кадәр савап бирелә, ә кем инде мәетне күмет бетергәнче анда була, аңа ике карат хәтле савап языла". Кешеләр аннан сорыйлар: "Нәрсә соң ул ике карат?" Пәйгамбәр с.г.в. җавап бирә: "Алар ике зур тау шикелле" (Бухари, Мөслим).
Җәннәттә Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. белән бергә булырга телисеңме?
Ул вакытта түбәндәге сүзләргә колак сал:
Мөхәммәт с.г.в. түбәндәге сүзләрне әйтте: "Мин һәм ятимне тәрбияләүче җәннәттә менә шулай якын булабыз," һәм ике бармагын күрсәтте (бу ике бармак ничек бер-берсенә якын, шулай якын булалар) (Бухари).
Пәйгамбәребез с.г.в. үзе синең җәннәткә керүең өчен тырышсынмы?
Ул вакытта игътибар белән тыңла:
Сәхл ибн Сәгд Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерә: "Ике урт арасындагы (Ягъни телне гайбәттән, яман сүзләрдән) һәм ике бот арасындагы әгъзасын (Ягъни гаурәт урыннарын, алар белән зина кылмый) сакласа, мин аның җәннәткә керүе өчен тырышачакмын" (Бухари, Мөслим).
Син үлгәннән соң да сиңа саваплы гамәлләр язылып барсыннармы?
Ул вакытта түбәндәге сүзләргә колак сал:
Әбү Хөрәйра Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерә: "Кеше үлгәч, аның бөтен гамәле туктатыла, ләкин өч төрле гамәле туктатылмый: Ул вафат булганчы, берәр изге эш эшләп калдыра да, ә кешеләр аннан кулланалар; гыйлемнәр биреп калдырса; изге балалар калдырса, чөнки алар аның өчен дога кылып торалар" (Мөслим).
Җәннәттәге бизәлешләрнең берсен телисеңме?
Ул вакытта ишет:
Әбү Муса Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерә: "Сиңа җәннәттәге бизәлешләрнең берсенә юлны күрсәтергәме? " Мин әйтәм: "Әлбәттә, я Аллаһ илчесе". Ул с.г.в. болай дип әйтте: "Түбәндәге сүзләрне әйтеп йөр: Аллаһтан башка беркемдә дә көч-куәт юк" (Бухари, Мөслим).
Төне буе намаз укыган кадәр әҗер-савапларга ирешергә телисеңме?
Ул вакытта игътибар белән тыңла:
Госман ибн Гаффан Мөхәммәт пәйгамбәрнең түбәндәге әйткән сүзләрен җиткерә: "Кем коллектив (җәмәгать белән) ястү намазында катнаша, шуңа ярты төн буе укыган намаз кадәр саваплар языла, ә кем инде иртәнге намазны да коллектив белән укый, аңа төне буе укыган намаз кадәр савап языла" (Мөслим).
Бер минутта Коръәннең өчтән бер өлешен укыйсың киләме?
Ул вакытта түбәндәге сүзләргә колак сал:
Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: "Кем "Әйт: Ул -Аллаһ Бер, Аллаһ бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел..." дигән сүрәне укый, шул Коръәннең өчтән берен укыган шикелле була" (Бухари).
Изге гамәлләрең яман гамәлләреңне узып китсеннәрме?
Ул вакытта ишет:
Әбү Хөрәйра Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерә: "Ике сүз бар, аны әйткән кешене Аллаһы Тәгалә ярата, алар тел өчен җиңел, Үлчәүдә исә алар авыр киләләр. Менә алар: Сүбхәналлаһи вәбихәмдиһи, сүбхәнәллаһил газыйм (Аллаһка мактау һәм дан хас, Бөек Аллаһка дан)" (Бухари).
Синең ризыгың һәм гомерең артсынмы?
Ул вакытта игътибар белән тыңла:
Аллаһ илчесе с.г.в. әйтте: "Кем ризыгының һәм тормышының озынаюына бик шат, шул туганлык җепләрен өзмәсен" (Бухари)
Аллаһ синең белән очрашырга теләсенме?
Ул вакытта түбәндәге сүзләргә колак сал:
Пәйгамбәребез с.г.в. болай дип әйтте: "Кем Аллаһы Тәгалә белән очрашырга тели, шул кеше белән Аллаһ очрашырга тели" (Бухари).
Аллаһ сине сакласынмы?
Ул вакытта ишет:
Җүндүб ибн Габдулла Аллаһ илчесенең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерәләр: "Иртәнге намазны укучы Аллаһы Тәгаләнең сагы астында була". (Мөслим).
Гөнаһларың бик күп булса да, алар кичерелсеннәрме?
Ул вакытта игътибар белән тыңла:
Әбү Хөрәйра Пәйгамбәребез Мөхәммәтнең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерә: "Кем көненә 100 мәртәбә "Аллаһка дан булсын, Аңа дан булсын," - дип әйтә, диңгез пенасы хәтле гөнаһлары булса да, барысыда кичереләләр" (Мөслим).
Синең белән җәһәннәм арасындагы юл 70 елга озынайсынмы?
Ул вакытта түбәндәге сүзләргә колак сал:
Аллаһ рәсүле болай дип әйтә: "Кем бер көн булса да Аллаһ ризалыгы өчен ураза тота, Аллаһ шуның йөзен 70 елга җәһәннәм утыннан ерагайта".
Аллаһы Тәгалә сиңа 10 мәртәбә рәхмәтен салсынмы?
Ул вакытта ишет:
Габдулла ибн Гамр ибн әл-Әс Пәйгамбәребезнең с.г.в. түбәндәге сүзләрен җиткерә: "Кем миңа бер тапкыр салават әйтә, Аллаһ аңа 10 тапкыр салават әйтә" (Мөслим).
Аллаһы Тәгалә синең дәрәҗәңне югары күтәрсенме?
Ул вакытта игътибар белән тыңла:
Аллаһ илчесе болай ди: "Кем Аллаһ ризалыгы өчен үзен гади тота, шуны Аллаһ дәрәҗәләргә күтәрә" (Мөслим).
«Info-Ислам» мәгълүмати агентлыкның
фикһ мәсьәләләре буенча хокук бүлеге җитәкчесе
Габдессабур Хәйретдинов